Логотип Идель
Ялкын

"СӘЛӘТ" БЫЕЛ 5 СЫЙНЫФ УКУЧЫЛАРЫН ДА КӨТӘ

«Сәләт-Осталар бистәсе» хәтта 5нче сыйныф укучыларын да кабул итә.

"Сәләт"тә мөмкинлекләр бик күп: фән, спорт, иҗат юнәлеше... Иҗат – тормышта яңа кыйммәтләр тудыра, шәхесне яңа ачышларга илһамландыра. «Сәләт-Осталар бистәсе» аланында үзеңне тулысынча иҗат диңгезендә итеп хис итәргә мөмкин. Быел әлеге смена «Фәнсар» фән һәм мәгариф үзәгендә (Биләр шәһәре, Алексеевск районы), 10-27 июнь аралыгында узачак. Сменаның программасы балаларга кул эшләре, рәсем һәм архитектура сәнгате, дизайн, 3d-модельләштерү, инженерия графикасы, робототехника кебек дәресләр бирүгә корылган.



Әлеге алан узган ел гына оешкан иде. «Осталар бистәсе» – балаларны үзендә 5нче сыйныфтан ук (ә бу 11 яшьлек балалар) кабул итүче "Сәләт"нең бердәнбер сменасы. Аланның төп максаты иҗади яшьләргә ярдәм итү, аларны интеллектуаль һәм рухи яктан үстерүдән гыйбарәт.

«Сәләт-Осталар бистәсе» түбәндәге бурычларны үз өстенә ала:

  • Сәләтле яшьләрне туплап, аралашу мохите тудыру;

  • Яшьләрнең гамәли иҗатка игътибарын юнәлтү, яшеренеп яткан сәләтләрен ачу;

  • Мәктәп укучыларына һөнәри юнәлеш бирү;

  • Яшь буынны Junior Skills эшче һөнәрләр чемпионатына әзерләү.



Алия Вәлиева, «Сәләт-Осталар бистәсе 2017» аланы директоры:
Узган елгы катнашучыларның күбесе быел да гариза калдырган, димәк, аларга смена ошаган дигән сүз. Бу безнең өчен бик сөенечле факт. «Осталар бистәсе» – интеллектуаль-гамәли һәм фәнни-техник иҗат сменасы ул. Балаларга кызыклы да, файдалы да булган белемнәр бирәсебез килә. Әлеге смена, Сәләтнең барлык сменалары шикелле үк, сәлкеш күңелендә җәйнең иң онытылмас вакыйгасы булып калыр дип ышанам. Аланыбызны әйдаманнар составы ярдәме белән уникаль итәргә тырышырбыз. Чөнки безнең әйдаманнар бик максатчан һәм шаян! Инде бүгеннән кызыклы программа һәм чаралар өстендә эшлибез.


Илназ Идрисов, «Сәләт-Осталар бистәсе 2016» аланы сәлкеше, "Сәләт" активисты:
«Осталар бистәсе»н бик яраттым, әле дә сагынам. Биредә Сәләт миңа үзен башка яктан да ачты. Бу аланга быел да барырга уйлыйм, чөнки аннан китеп булмый, ул минем бар күңелемне яулап алды. Junior Skills эшче һөнәрләр чемпионатына әзерләү бу сменада бик көчле. Ә бу юнәлеш бүгенге көндә бик популяр. Гаризаны тутырып өлгердем инде.

Гаризалар portfolio-selet.ru сайтында кабул ителә. Рәхим итегез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев