КУБИК РУБИКНЫ - БЕРНИЧӘ СЕКУНДТА
Иң җитезләр аны берничә секундта җыя ала. Ышанмыйсыңмы?
Казанда «Tatarstan Spring Open 2017» дип аталган спидкубинг буенча Бөтенроссия ярышлары узды. «Лимонад» яшүсмер клубында Рубик кубигын җыяр өчен 70 яшүсмер җыелды.
Катнашучылар берничә дисциплинада ярышты. Алар арасында гадәти Рубик кубогын, пирамида жыю, кубикны бер кул белән һәм күзләр йомык килеш җыю бар иде.
Чемпионатка спидкубинг йолдызы Максим Чеченев та килде. Күзләрне йомып кубикны җыюда нәкъ менә ул җиңүче, дип табылды. Ул Рубик кубигын 1 минут 15 секундта җыйды.
Кубикны гадәти ысул белән җыюда Тимур Фролов җиңде. Ул Рубикны 11,5 секундта жыя алды. Эрик Шакиров кубикны 18,5 секунд эчендә бер кулы белән җыйды.







Фотолар Tatarstan Spring Open 2017 төркеменнән алынды
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
28 января 2026 - 13:03
КАМАЛ ТЕАТРЫНДА БИЛЕТЛАРНЫҢ ӨЧТӘН БЕР ӨЛЕШЕН МӘСКӘҮ ҺӘМ ПЕТЕРБУРГ ТАМАШАЧЫЛАРЫ АЛА
-
27 января 2026 - 14:19
ТАТАРСТАНДА 200 МӘКТӘП УКУЧЫСЫ ФӘНДӘГЕ УҢЫШЛАРЫ ӨЧЕН 69 МЕҢ СУМЛЫК ГРАНТ АЛАЧАК
-
26 января 2026 - 10:28
ТАТАРСТАНДА 2026 ЕЛГА САБАНТУЙ ДАТАЛАРЫ БИЛГЕЛЕ
-
23 января 2026 - 12:16
ДӘҮЛӘТ ДУМАСЫНДА «ОТЛИЧНИК»ЛАРНЫҢ ӘТИ-ӘНИЛӘРЕНӘ ӨСТӘМӘ ЯЛЛАР БИРЕРГӘ ӘКЪДИМ ИТТЕЛӘР
Нет комментариев