БЕЛЛА АХМАДУЛЛИНА ҺӘМ АНЫҢ ИТАЛЬЯН ДУСТЫ

Белла Ахмадуллина дигән шагыйрәне, укып булмаса, ишетеп беләбез инде барыбыз да. Әле бит хәзер Василий Аксенов әсәре буенча төшерелгән "Роковая страсть" сериалы да бара. Сериалда төп образларның берсе нәкъ менә ул.

[caption id="attachment_11057" align="alignleft" width="200"]Белла Ахмадуллина 1 Белла Ахмадуллина[/caption]

[caption id="attachment_11058" align="alignright" width="200"]Белла Ахмадуллина 2 Тонино Гуэрра[/caption]

Белла Әхәтовнаның якын бер дусты була. Тонино Гуэрра исемле шагыйрь, язучы, сценарист һәм бик-бик кызыклы шәхес була ул. Гомумән, Гуэрраның биографиясе буенча бөтен кино тарихын өйрәнергә була дип тә сөйлиләр.



Италиядә аны гади генә "Маэстро" дип йөрткәннәр.


Хәзер инде Белла Әхәтовна да, Тонино Гуэрра да исән түгелләр. Ә Андрей Хржановский төшергән бу фильмда Тонино Гуэрра үзенә Италиягә кунакка килгән Белла турында сөйли. Һәм тагын монда шагыйрәнең "День Рафаэль" шигырен үзе ничек укуын ишетергә була.



Италиягә сәяхәт итеп алыйк :)


https://youtu.be/lsyFLYRaplE

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Комментарии (0)
Осталось символов:
Шәп укыла
  • 21 март 2021 - 10:13
    «МИН – ТЕЛЕФОН КОЛЫ...» «Мин телефонга бәйле. Бу турыда моңа кадәр үк әти-әнием, дусларым әйтә иде инде. Аларны тыңламый, ишетми идем. Хәзер моны үзем дә аңлый башладым. Чыннан да кереп китәм дә, чыга алмыйм. Көнем дә, төнем дә шул телефонда уза. Бу бәйлелектән ничек тә булса арынып буламы?»
    747
    0
    0
  • 3 апрель 2021 - 16:45
    ЭРЕМЧЕКЛЕ-БАНАНЛЫ ДЕСЕРТ Хәзер бергәләп эремчекле-бананлы десерт әзерлибез. Ул иртәнге ашка да, кичке ашка да шәп кенә булачак.
    441
    0
    0
  • 10 апрель 2021 - 10:33
    ШАМПИНЬОНЛЫ КАРАБОДАЙ. РЕЦЕПТ Дөрес тукланучылар өчен бик тәмле һәм җиңел рецепт. 20 минут эчендә әзер дә була.
    375
    0
    0

Блоглар