Логотип Идель
WORLDSKILLS

WORLDSKILLS флагы: ике еллык юл ...

Казанда Эшче һөнәрләр ярышлары башланырга күп калмады. Ә аңа кадәр әле Татарстан башкаласына WORLDSKILLS флагы килеп җитүе көтелә. Кызганыч, бу вакыйга шаукымында без аның тарихын онытабыз кебек. Барыбыз да белми: әмма Казанга җитәр алдыннан ул меңләгән километр узып, хәтта космос киңлекләрендә булды.

Ике ел элек Абу-Дабида узган Worldskills ярышларын искә алыйк. Аның ябылу тантанасында Worldskills флагын зурлап Россиягә тапшырдылар. Эстафетаны беренче булып Сочи кабул итте. Әлеге шәһәргә флагны WorldSkills-2017 дөнья чемпионатында “web-эшләнмә” компетенциясендә алтын медаль яулаган һәм “The Best of Nation” титулына лаек булган Константин Ларин китерде.

Флагның киләсе тукталышы халыкара космик станция иде. WorldSkills символын “Союз МС-07” станциясенә Антон Шкаплеров, Норисигэ Канаи һәм Скот Дэвид Тингл китерделәр. Җиргә әйләнеп кайткач, флаг үзенең сәяхәтен элек WorldSkills дөнья чемпионатларын кабул иткән 20 ил буенча дәвам итте: Испания, Германия, Нидерланд, АКШ, Көньяк Корея, БГӘ, Португалия, Финляндия, Франция, Ирландия, Швеция, Австралия, Канада, Италия, Бельгия, Бөекбритания, Австрия, Бразилия, Япония, Кытай-Тайбэй.

Ниһаять, флаг бөтен илләрне әйләнеп чыккач, ярышларның хуҗасына килеп җитте. Россиянең шәһәрләре арасында беренче булып флагны Көньяк-Сахалин кабул итте, ә инде соңгы пункты Санкт-Петербург булды.  Хәзерге вакытта WorldSkills флагы Татарстан буенча сәяхәт итә. Беренче булып Түбән Кама шәһәрендә кунак булып, башка районнарга кузгалды. Казанга кадәр флагның соңгы тукталышы Әлмәт районында булачак. Һәм, ниһаять, WorldSkills флагы ике ел буе дәвам иткән юлны тәмамлап, WorldSkills Kazan 2019 ачылу тантанасына килеп җитәчәк.

Рәзил Сәмигуллин

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев