Иҗат
-
КЕШЕ КҮҢЕЛЕ – КАРА УРМАН (ХИКӘЯ)
Рәгинә иртән эшкә барганда да, кичтән кайтканда да ике тукталыш арасын, гадәттә җәяүләп үтә. Кышын буранга, язын челләгә, язлы-көзле коеп яуган яңгырларга карамый, җәяүләп атлый. Бүген дә шулай итмәкче иде. Төнлә явып үткән яңгырдан соң сафланып, төсләре ачыкланып калган иртәнге кала урамнарына хозурланып баруга ни җитә! -
КАРУРМАНДА КАРА ПЕСИ
– Йөз сум акча биреп тор әле! Энгель агай салам түбәсе бер якка авышкан абзар кыегына космос аша телевизор карый торган тәлинкә кагып маташа иде, күрше малаеның гозерен ишетмәмешкә сабышты, үтеп китәр, дип уйлады. Ләкин гозерле Ирис ашыкмады. -
КАРЛЫГАННАР ӨЛГЕРГӘН ЧАК
Бакчада кара карлыганнар өлгерде. Кара төннең үзеннән дә кара карлыганнар. Татлы да үзе, әчкелтем дә. Табигатьтә гел шулай: иң бәрәкәтле, иң шифалы сые – әче җимешендә... -
ТУГАН ЙОРТ БУСАГАСЫ
Җиңел велосипедының бер як мөгезенә аскан авыр сумкасын йорттан-йортка йөри-йөри бушатып бетергәч, Гүзәлия өенә табан атлады. Замана үзгәрү белән, кеше белән кеше арасындагы элемтә чаралары арта бара. -
БЕРЕНЧЕ МИЧ
Җәй азагында, әле көннәр коры чакта, дип Гөлбадиян яңа мич чыгартырга уйлады. Иске миче өйнең үзе белән бер яшьле, картайды. Кирпече дә үзләре генә суккан кирпеч. Урыны-урыны белән җимерелә дә башлады, төтене дә юньләп тартмый, җылы да тотмый. Бәладән башаяк, ут-күз чыгуы бар. Рәхмәт, мичкәй. Балалар үскәндә ак калач, бәлеш, яңа ипекәйләр ашаттың. Туңып кайтканда үзеңә сыендырып җылыттың. -
БӘХЕТЛЕ КАРЧЫК
Кәшифә карчык, сиксән сигез яше белән баруына, биш бала үстерүенә карамастан, авылдагы өендә ялгызы гына яшәп ята. Биш баласының берсенә дә кирәкмәвендә түгел моның сәбәбе. Киресенчә, әниләре газизләренең барысына да кирәк, барысы да аналарына чиксез рәхмәтле, һәрберсе аңа хөрмәт-ихтирам белән карый. -
КИСКЕН БОРЫЛЫШ
Ниһаять, үзем яратмаган кешегә «әйе» дип җавап бирергә киттем. Мондый адымга теләп түгел, ә кирәк дип барам. Безнең әниләр яшьтән үк бик якын дуслар булган -
СОҢГЫ ЫШАНЫЧ
Таң нурлары керфекләрен сак кына капшап үтүгә, Зиния күзләрен ачты һәм тәрәзә аша ишек алдына күз салды. Җәйге көннең яңа туып кына килгән, алсу битле кояшның бишегеннән чыгып кына барган мәле. Төннең күксел эңгер-меңгерле җәймәсе иртәнге нурлар кочагында чак таралып, эреп кенә ята -
ВАСЫЯТЬ
Бер авыл балалары, араларында бер яшь кенә аерма булган Мәдинә белән Дания, бәләкәйдән җитәкләшеп, бергә уйнап үстеләр. Барлы-юклы уенчыклары белән бүлештеләр. Өч тәрәзәле, бәләкәй генә, җиде җанны сыйдырган кысан өйдә үскән Дания күп вакытын Мәдинәләрнең иркен, якты өендә үткәрә иде. Мәдинәнең әнисе дә, бу ике кызның саф дуслыгына сөенеп, Данияне үз кызыдай якын күрде. -
ТЕАТРГА БИЛЕТ
– Идеал мөнәсәбәтләрне ничек күз алдына китерәсең? – Уңга бер адым, сулга бер адым – «расстрел»! – диде дә артист егет, күзләреннән нур чәчеп рәхәтләнеп көлеп җибәрде. «Чая артист дигән аты булса да, ихлас һәм артык сөйкемле үзе», – дигән уй йөгереп узды Мөнирә күңеленнән. Шәхси мөнәсәбәт, мәхәббәт темасына ачылырга җыенмый бу сәхнә йолдызы... Тә-әк... тагын бер сорау гына биреп карыйм да... -
СУГЫШ МӨҺЕР СУККАН ЯЗМЫШЛАР...
Аның өе авыл башында урнашкан. Узган-киткән кеше әлеге яшел капкалы, кечкенә, әмма үзенә күрә серле, мөлаем йортка керми китә алмый. Авыл халкы һәм, гомумән, тирә-юньдәге һәрбер кеше хөрмәт итә, ярата Гыйрифәбану әбине! Әле дә булса таягына ипләп таянып акрын гына капка төбенә чыгар шикелле ул... Бер гасыр яшәгән булса да, ак әбиебезнең инде юк икәненә күңел һаман ышана алмый әле. -
ЮЛ
Яңгыр ява. Ишеп тә, биткә бәреп тә түгел — сибәләп... Салкын пар кебек, тавышсыз-тынсыз гына, әмма үзәкләргә үтәрлек итеп... Бигрәк тә олы юл чатында басып торганда, болай да еларга тулышкан җаныңа дым булып сеңә бу яңгыр... -
МИНЕМ ӘБИЕМ – СУГЫШ ЧОРЫ БАЛАСЫ
– Әни , безнең әти кайткан. Әти кайткан. Әни, әни кара әле, ул бит безнең әти – дип, ике малай бакча сукмагыннан атлап килүче солдат каршына йөгерә. – – Әнием, әнием, ул минем дә әтием бит име, әтием, әтием, – дип, бәләкәй Диләфрүз дә, вак бәрәңгеләр тутырылган кечкенә чиләген тотып атып, абыйлары артыннан бер тапкыр да күрмәгән әтисе каршына йөгерә... -
ҖАНЫҢНЫ БИРСӘҢ ДӘ...
Илназы Ходайдан сорап кына алган баласы булды Тәслимәнең. Ире Хариска чыккач та сигез ел буена балага уза алмады ул. И ул чакта күргәннәре!.. Кайларда гына бармады, кемнәргә генә күренмәде. Багучылар, фал ачучылар, дәвалаучылар калмады. Врачлар турыдан-туры өметеңне өз дигәннәр иде инде. -
БАБАЙ ЯНЫНДА
Бабасы аны капка төбендә, күкрәгенә җитә язган озын таягына таянып каршы алды. Саматның киләсен каян белгән диген! Кадерле кунакларны каршы алганда кия торган киемен кигән - иске генә пинжәгенең түшенә, гадәттәгечә, ике сугышчан бүләген тагып ачыккан. Самат аларны кечкенәдән белә - “Батырлык өчен медале” белән “Дан ордены”.
Белми калма
-
19 декабря 2024 - 12:25
МӘКТӘП УКУЧЫЛАРЫ АРАСЫНДА «ТАТАР ЕГЕТЕ, ТАТАР КЫЗЫ» БӘЙГЕСЕ ҖИҢҮЧЕЛӘРЕ БИЛГЕЛЕ
-
18 декабря 2024 - 15:05
КАЗАН БУЕНЧА АК ЕЛАН СӘЯХӘТКӘ ЧЫГА!
-
16 декабря 2024 - 10:35
ШАЯРТЫРГА ЯРАТУЧЫЛАР БЕР СӘХНӘДӘ!
-
13 декабря 2024 - 10:40
КАЗАНДА БЕРЕНЧЕ ТАПКЫР РЕСПУБЛИКАКҮЛӘМ ДИДЖЕЙЛАРНЫ БАРЛАУ, ТЫҢЛАУЛАР УЗАЧАК