Логотип Идель
Иҗат

КИСКЕН БОРЫЛЫШ

Ниһаять, үзем яратмаган кешегә «әйе» дип җавап бирергә киттем. Мондый адымга теләп түгел, ә кирәк дип барам.  Безнең әниләр яшьтән үк бик якын дуслар булган. Әле күкрәк баласы  чагыбызда ук безне коляскага салып, бергә паркта йөри торган булганнар.  Аннары ясле, балалар бакчасы, соңрак мәктәп еллары аның белән бер парта артында утырып үтте. Әле дә хәтерлим, мәктәптә гел минем чәч толымыннан тарта иде, ә мин укытучы апага барып эләкли идем үзен. Мәктәп еллары аеруча яшерен запискалар, беренче салмак бию, беренче тапкыр өйгә озатып куйганда куркудан йөрәкнең ярсып тибүе һәм мәктәпкә кадәр портфелемне күтәрешеп барулары белән истәлекле. Соңыннан чыгарылыш кичәсе… Беренче тапкыр мәхәббәт аңлату… Аннары институт еллары. Менә шулай ничә ел үтеп тә киткән…Тәүге мөнәсәбәтләрнең кайчан башланганын мин хәтта төгәл генә әйтеп тә бирә алмыйм. Бик шатлыклы вакытларда гына йөрәкнең ярсуы истә калган. Әйе, ул миңа чын бәхетне татырга мөмкинлек бирде, чын күңелдән эчкерсез яратуын аңлатты, боларның барысы өчен дә мин аңа чиксез рәхмәтле. Ләкин яшь йөрәк һаман каядыр ашкына, күңел яңа мөнәсәбәтләр эзли. Көннәрдән бер көнне аны бөтенләй яратмавымны аңладым. Арада мәхәббәт түгел, ә бер-беребезгә күнегү генә яши икән бит. Безнең әниләр һаман да дус-тату, көн саен диярлек кичләрен минем туй күлмәген, кунаклар исемлеген барлап үткәрә алар… Безнең туй күпләр өчен көтелгән вакыйга буларак кабул ителәчәгенә шигем юк. Мин хәтта моңа каршы да түгел кебек. Ник икәнен үзем дә аңлатып бирә алмыйм. Әллә аңа карата хөрмәтем зур, әллә абыем кебек якын булгангамы, әллә аны югалтып ялгыз калудан курку хисеме, белмим… Ничек кенә булса да мин аңа бүген «әйе» дип әйтергә булдым. Минем бу сүзләремнән соң аның язмышы ничек үзгәрәсен, шатлыктан сабыйларча ничек сикерәсен хәтта күз алдына китереп куйдым... 

Минем «әйе» дигән сүзем тагын ун минуттан яңгыраячак, ә ул яшәгән подъезд төбенә кадәр берничә адым калып килә. Тормыш турында уйлап, күктә очып барганда үкчәм чокырга төшеп киткәнен сизми дә калдым. Аякны түзә алмаслык авырту биләп алгач кына уянып киткәндәй булдым. 

– Сезгә ни булды? – дигән борчулы тавыш янгырады.  Аякның авыртуына түзә алмыйча, тешемне кысып кына: 

– Аааяк... аааягым... авыртаааа…мммм..., – дип ыңгыраштым. 

Ул арада таныш булмаган бу кеше түфлинең каптыргычын ычкындырып аягымны карый башлады. 

– Бернинди дә куркыныч юк. Аллага шөкер, аягыгыз сынмаган, сеңере генә тартылган. Ләкин сезгә барыбер хастаханәгә барырга кирәк. Мин үзем,  врач булсам да, кызганычка каршы, сезгә монда ук ярдәм күрсәтә алмыйм. Чөнки аягыгызны рентген сурәтендә тагын бер кат җентекләп тикшерергә кирәк. Сөягегез чатнаган булырга мөмкин, аннары хастаханәдә сезгә авыртуны баса торган дарулар да бирерләр. Әйдәгез, шунда илтәм сезне...  

Башымны кагып, риза булдым. Башка берни турында да уйлар хәлдә түгел идем мин. Таныш булмаган кеше мине күтәреп алып машинасына таба алып китте. Мин аның иңсәсенә ябыштым. Ул мине машинасына утыртып, саклык каешын эләктерде дә, тиз генә машина аптечкасыннан ниндидер дару алып бирде. «Эчегез, җиңелрәк булыр», – ди. Чыннан да, авырту басылды, күзем белән тирә-якны карап чыктым. Ниһаять, үземне коткаручының йөзенә игътибар иттем. Мин утырган машинаның эче бик зәвыклы булып күренде. Күн утыргычлар... Алдагы тәрәзә пыяласында аю баласы эленеп тора. Машина руле өстендә бер почмагы белән ниндидер фотосурәт элеп куелган, аннан 20 яшьләр чамасы бер кыз елмая. 

– Бу Илүзә... Минем сеңлем... Былтыр юл һәлакәтенә эләгеп үлде. Коточкыч очраклы хәл. Аны кич белән хастаханәгә алып килгәндә, минем эш сменасы иде… йөзе әле дә күз алдымда тора. Гомерен саклап калу өчен никадәр көчемне куйсам да, саклап кала алмадым. Минем үз кулларымда үлде сеңлем, ул аңына килә алмады, телендә гел минем исемем яңгырады… Шушы рәсемгә карыйм да Ходайдан сорыйм: ник соң син иң яхшы  кешеләрне иртә алып китәсең? Әле бит аның тормышы башланып кына килә, бик күп эшләр башкарасы бар... Илүзәгә нибары 19 яшь тулган иде. Гел елмаеп-көлеп яшәде, бик ярдәмчел булды. Ул университетның юридик факультетында гел «бишле» билгеләренә генә укыды, һичшиксез, кызыл дипломлы белгеч булыр иде. Ләкин... язмыштан узмыш юк шул…  Аның һәр сүзе йөрәк түреннән чыкты. Сөйләве ничектер эчкерсез, гади иде. Бу фаҗига аңа бик авыр яра калдыруын аңладым... 

– Мине гафу итегез, зинһар, – дип сүзен дәвам итте ул.

– Сезгә нишләптер күңелемне ачасым килде. Бүген Илүзә бу якты дөнья белән хушлашканга төп-төгәл бер ел бит...  Бераздан машина эчендә тынлык урнашты. Бу тынлыкны мин башлап боздым. 

– Сез булдыра алганның барысын да эшләгәнсез. Кеше үз кулы белән язмышны үзгәртә алмый, табигый законнарны киредән үзгәртү беркемгә дә бирелмәгән. Бар да Ходай кулында. Ничек кенә язмыш сынавы белән килешеп бетмәсәк тә, ничек бар шулай кабул итәргә туры килә безгә. Барсын да ничек бар шулай кабул итәргә тырышыгыз, аның каршында гаебегез юк. Язмыштан узмыш юк, дип тикмәгә генә әйтмәгән борынгылар.   

Ул  миңа игътибар белән карап куйды. Аннары бераз дәшми торгач: 

– Әйе, сез хаклы, – дип куйды.  Күпмедер вакыт кабат сүзсез бардык. Шул вакыт аралыгында аны баштан-аяк күзәтергә өлгердем. Иң беренче күзем төшкән нәрсә – ул бармагында балдагы булмау. Аңа ничә яшь икәнлеген болай гына әйтеп бирү җиңел түгел. Якынча 25ләр бардыр. Калын бөдрә чәч, коңгырт күзләр. Нәфис озын бармаклар. Ирексездән, башымда әллә нинди уйлар бөтерелде: «Бу нәфис куллар көн дә унлаган кешенең гомерен коткара бит… Ә бу коңгырт-кара күзләр күпме гомере кыл өстендә булган кешеләрдә өмет уята…» 

– Минем исемем Илдус. Сезнең исемегез? 

– Ә мин Алия. Сезнең белән танышуыма шатмын. Минем аңлавымча, сез – табиб? 

– Әйе, мин травматолог. Ашыгыч ярдәм хастаханәсендә эшлим. Бик тынгысыз эш. Көненә нинди генә авыруларны алып килмиләр.  Аның йөзе һәрвакыт көләч, карашы тыныч, көн дә кеше гомерен саклау өчен көрәшә димәссең дә. Бу кадәр тыныч холыклы, итагатьле табибны күргәнем юк иде әле. Илдус минем табибларга карата булган бөтен мөнәсәбәтемне үзгәртте. 

– Сез кайда эшлисез? – дип елмаюлы караш ташлады. 

– Мин университетның психология факультетында, соңгы курста укыйм. Җәй көне диплом яклаячакмын, – дидем. 

– Психология... – дип, тәмләп сүзен башлады Илдус. – Психология – ул бик көчле фән. Мин дә кечкенә чагымда әтием кебек психолог булырга хыяллана идем. Әтием мина 15 яшь тулгач үлеп китте, табиб булырга карар кылдым, – дип аңлатты ул.

– Безнең һөнәрләр нәрсәсе беләндер охшаш, сез килешәсезме? Мин кеше гомерен хирургия кораллары белән коткарам, ә сез – әңгәмәгез белән... 

Ул бер минут тынып торды да тагын мине кайгырта башлады: 

– Аягыгыз бик каты авыртамы? Аз гына түзегез инде. Ерак калмады. Их, шушы бөкеләрне... Хәтта реанимация машинасы да үтә алмас иде моннан, язмыш белэн көрәшкәндә кеше гомеренең һәр секунды кадерле шул...   

Авырту йөземдә чагылганга шулай дип сорагандыр инде Илдус.  Тагын ун минуттан килеп тә туктадык.  Мин бу хастаханәдә якынча биш ел элек булган идем, сөйгәнем гөмбә ашап агулангач. Башка монда булырга язмады, кайдан керәсе дә онытылып өлгергән. Зур якты коридорга Илдус мине күтәреп алып керде. Юлда килгәндә аягым шешкән, басарлык түгел иде. Коридор халык белән тулы. Шәфкать туташлары, табиблар йөгерешә… Нинди генә авырулар юк…  Кинәт арткы яктан: 

– Операционныйны әзерләгез! Тизрәк!!! – дигән тавыш яңгырады. Кемнеңдер ачыргаланып елаган тавышы ишетелде, каталканың тәгәрмәчләре сызгырып үтте, лифт ишеге ачылды-ябылды, һәм тавыш тынды… Рентген бүлмәсенә барып җиткәнче аңымны югалтам дип торам. Үземнең аягым түзәлмәслек дәрәҗәдә авырта, чит кешеләр кайгысы йөрәкне сызып үтә…  Һәрбер елаган, сыкраган тавыш минем бөтен күзәнәкләрем аша үткән төсле… «Бу бит хастаханә, кешеләр ярдәм сорап килә торган урын», – дип тынычландырырга тырыштым үземне. Илдус мине рентген өстәле өстенә салды да үзе ян ишеккә кереп китте. Кайдандыр тавышлар ишетелде, аннары  нидер сөйләнә-сөйләнә җиңел адымнар яныма килде. Теләр-теләмәс кенә миңа күз салды да, кискен хәрәкәт белән аягымны дөрес якка каратып куйды. Аның бу хәрәкәтеннән кычкырасылар килде. 

– Ипләбрәк, зинһар өчен, бик авырта! – дим инәлеп. 

– Ярар, түзәрсең! – диде шәфкать туташы коры гына.       

Салкын өстәлдә бик озак ятам кебек тоелды. Бераздан Илдус кабат яныма килеп, җанга рәхәтлек өсти торган елмаюы белән карады да: 

– Бар да яхшы. Сөягегез чатнамаган, сеңерләре генә тартылган. Хәзер мин сезгә авыртуны киметә торган укол ясыйм да компресс куярм. Бар да яхшы булыр, – диде.  Без кергәндә, травматолог бүлмәсенең кабул итү бүлегендә ике табиб  һәм өч шәфкать туташы утыра иде. 

– Илдус Бариевич, сез нишләп һаман монда?! Эш сәгатегез күптән беткән иде бит инде! – дип, Илдусны күрүгә барысы гаҗәпләнү белдерде.    

Илдусның кулында мине күргәч, сөйләшү темасы шунда ук үзгәрде: 

– Нәрсә булды? Кем бу?  – Бу кыз аягын каерган. Ибраһим Мәхмутовичның авыру тарихын илткәндә, аларның подъезд төбендә җирдә утырганын күрдем дә монда алып килдем. Сөяге чатнамаган, әле генә үзем тикшердем. Хәзер мин аңа компресс куям, Сания, әйдәгез минем белән, укол ясарсыз.  Сания, кәттә генә елмаеп урыныннан торды да, тиз тиз Илдус артыннан атлады. Бу вакытта һәр яшь шәфкать туташының Илдуска кияүгә чыгарга әзер икәнлеген аңладым мин. Бәлки, рентген бүлмәсендәге шәфкать туташы да, миндә үзенең көндәшен күреп, шулай усал кылангандыр, көнчелек утында янгандыр…  Илдус мине акрын гына караватка яткырды. Сания миңа укол ясады, авыртуыннан телемне тешләдем. Әллә уколы шундый, әллә Сания авыттырырга теләп ясады, анысы миңа караңгы. Уколдан соң әкрен генә йокыга талдым.  Күпме вакыт йоклаганмындыр, белмим, мин уянганда ниндидер зур матур бүлмәдә ята идем. Тирә-ягымда беркем дә юк. Бераз аңыма килә алмыйча тордым, кайдалыгымны беләсем килде… Торып тирә-ягымны күзәтә башладым. Өстәлдә Илүзәнең фотосурәтен абайлап алдым. Диварларда ниндидер дипломнар, сертификатлар эленгән. Кинәт ишек ачылып китте, анда Илдус күренде. 

– Сез уяндыгыз дамыни? - дип елмайды ул.

– Хәлләрегез ничек? 

– Бар да яхшы. Аягым авыртмый, шеше дә кайткан. Бик зур рәхмәт сезгә, белмим, сезне очратмасам нишләр идем мин! 

– Ярар инде, мин бит кулдан килгәнчә генә ярдәм күрсәттем. Әйдәгез, бер-беребезгә «син» дип дәшик әле, каршы түгелсеңдер бит. Алайса мин үземне әллә ничек уңайсыз хис итәм.  – Юк, каршы түгел, – дидем. – Бик зәвыклы бүлмә... 

– Рәхмәт! Барсын да үзем планлаштырдым. Кечкенә генә бүлмәдә әллә ни фантазия белән уйнап булмаса да, бераз нидер майтара алдым кебек.  Ничектер тик торганнан: «Син өйләнгәнме?» – дип сорыйсы иттем.  Ул бик аптырашлы караш ташлады. Эчтән генә үз-үземне ашарга тотындым: «Менә җүләр! Ник шулай дип сорадым инде... Ник мин бер белмәгән кешенең тормышына керәм соң?!» 

– Юк, мин өйләнмәгән. Гел эш белән мавыгып, ничектер вакыт булмады. Ә син кияүдәме? 

– Юк, мин дә ялгыз.  Ул миңа сәер генә карап куйды: 

– Бармагында балдагың бар бит. 

Мин ул балдак турында бөтенләй оныткан идем инде. 

– Ә-ә-ә... Миңа аны сөйгәнем мәхәббәтебез хакына бүләк иткән иде, бер-беребез белән гомернең ахыргы көненә кадәр бергә булырга вәгъдәләр куешкан идек. Озакламый туйга әзерленә башларга җыена идек. Хәзерге акылым белән уйлыйм да, «кирәкме соң бу миңа?!» дип нәтиҗә ясыйм. Без аның белән туганнан ук бергә, гел дус булып яшәдек. Арада мәхәббәт түгел,  бер-беребезгә күнегү генәдер дип уйлыйм хәзер.  – Бик озак гел бергә булгач, аңа «юк» дип әйтә алмыйсыңмы? 

– Әйе. Син хаклы. Мин тормышымны үзгәртүдән куркам бугай... 

– Үз язмышыңа үзең хуҗа бит син. Гомер бер генә бирелә. Аны үзең теләгәнчә, тәмен белеп үткәрергә кирәк. Яратмаган кеше белән яшәп,  үкенерлек булмасын.  Нәрсә әйтергә белмичә югалып калдым. Ул бит хаклы… Илдус миңа күзләрен тутырып карап тора иде. Кинәт уянып киткәндәй булдым, ничектер уңайсызлык кичердем: 

– Ой... Син бит инде күптән өйдә буласы кеше! Минем аркада сиңа эштә утырырга туры килде… Миңа әллә ничек уңайсыз да... Борчыганым өчен, зинһар, гафу ит! Мине коткаруың өчен мең рәхмәт сиңа! Ә хәзер миңа өйгә кайтырга вакыт. 

– Юк инде. Бар да яхшы, – дип елмайды ул. – Болар барысы да күңелгә хуш килерлек мәшәкатьләр бит. Сине өеңә кайтарып куяргамы? 

– Мөмкин булса… – дидем дә кызарып киттем. Ирексездән башыма әллә нинди уйлар килде: «Хәерчегә якты чырай күрсәтсән, ямаулык сорый», – дип юкка гына әйтмәгәндер борынгылар… 

Күпмедер вакыт без сөйләшмичә бардык. Мин аңа нәрсә дип әйтергә дә белмәдем. Ул мине өйгә кайтарып куяр да шуның белән бу күңелле очрашу бетәр дип курыктым. Бу мизгелләрне беразга булса да озайтасым килә иде. 

Минем өйдән ерак түгел светофорда туктагач:  Алия, әйдә кафега кереп ашыйбыз, син ашыкмыйсың бит? Минем бик тә ашыйсым килә... – диде ул. 

Кечкенә бала шикелле шатланып:  – Бик теләп! – дип җавап биргәнемне сизми дә калдым. Димәк, безнең бу очрашу дәвам итәчәк! 

Эпилог   

Бик озаклап кафе сайладык. Ахыр чиктә суши-барга кереп сыйланырга булдык. Минем элек мондый барларда булганым юк иде, ә менә Илдус аларның еш кунагы икән. Бик җылы каршы алдылар безне. Илдус белән нинди темага гына сөйләшмәдек, бик күңелле утырдык. Ул миңа үзенең балачагы, студент еллары, эше, тулаем алганда, бөтен тормышы турында сөйләде… Кафедан чыккач, кичке шәһәр буйлап йөрдек, бу көннең беркайчан да бетмәвен теләдем, вакытны тагын-тагын сузасы килде. Кинәт Илдусның кесә телефоны шалтырады, аны ашыгыч рәвештә операциягә чакыралар иде. 

– Алия, кызганычка каршы, миңа эшкә барырга кирәк. Мөмкин булса телефоныңны язып калдыр әле, сиңа соңрак шалтыратыр идем. Кабат очрашырга каршы түгелсеңдер бит? – ди. 

Каршы буламмы соң! телефон номерларын алыштык. Ул эшенә ашыкты, ә мин, өйгә кайтмыйча, төнге шәһәр буйлап уйланып йөрдем. Язмыш дигән әйбер бик кызык икән ул, кем уйлаган тормышым мондый кискен борылыш алыр дип… 

Елга яры буенда тукталып тордым. Ай үзенең тонык нурлары белән су өстендә матур җемелди иде. Арттагы фонарь яктылыгы күңелгә ниндидер сихрилек өстәде. Кинәт, исемсез бармагымда балдагым ялтырап китте. Мин аны салдым да җентекләп карый башладым. Балдакның эчендә: «Сөйгәнемә истәлек бүләге» дип каеп язылган. Тормышта очраклы хәлләр тикмәгә генә  килеп чыкмыйдыр ул. Алар ниндидер кисәтүче билге булып торадыр. Мин бит бүген сөймәгән кешемә «әйе» дияргә барасы идем, көтмәгәндә бөтенләй башка берәүне очраттым. Ул күңел кылларыма кагылды. Миңа бәхетле минутлар бүләк итте. Кесә телефоным шалтырап, уйларымны бүлде: 

– Алия? опреациядән биш минут элек кенә чыктым... Җиде яшьлек кызны машина бәргән... Операция ясап, гомерен саклап кала алдым, бар да яхшы. Алия… Сиңа – профессиональ психологка мөрәжәгать итәргә мөмкинме? – тавышы шаяру катыш яңгырады. Мин көлеп җибәрдем: 

– Әйе, бик теләп булышырга әзер, Илдус! 

– Минем җанымны дәваларга кирәк! Иртәгә кичке алтыда ресторанда көтәм... 

Соңгы тапкыр болай чын күңелдән кайчан шатланганым исемдә түгел, ләкин бу минутларда мин бик бәхетле идем. Сабыйларча сикергәлисем килде. 

– Киләм, Илдус, киләм! 

– Рәхмәт. Иртә белән тагын шалтыратырмын әле. Кайдан кайчан килеп алуым турында төгәлрәк сөйләшербез. Ә... әйтергә онытып торам икән, Алия... Синең белән танышуыма мин шатмын. Тәмле төшләр сиңа! 

– Тыныч йокы, Илдус. Кулымдагы балдакка кабат карадым да, секунд эчендә аны суга томырдым… Һәм шул мизгелдә барысын да дөрес, күңелем кушканча эшләвемне аңладым. 

Гөлшат ФАТКУЛЛИНА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Рэхмэт, рэхэтлэнеп укыдым! Донья мэшэкатьлэрен онытып, рэхмэт чигеп.