Логотип Идель
Иҗат

СУГЫШ МӨҺЕР СУККАН ЯЗМЫШЛАР...

Аның өе авыл башында урнашкан. Узган-киткән кеше әлеге яшел капкалы,  кечкенә, әмма үзенә күрә серле, мөлаем  йортка керми китә алмый. Авыл халкы һәм, гомумән,  тирә-юньдәге һәрбер кеше хөрмәт итә, ярата Гыйрифәбану әбине! Әле дә булса таягына ипләп таянып акрын гына капка төбенә чыгар шикелле ул... Бер гасыр яшәгән булса да, ак әбиебезнең инде юк икәненә күңел һаман ышана алмый әле.

Йөз дә бер яшендә дә башы  компьютер шикелле эшләп торган, Коръән  сурәләрен бер ялгышсыз укыган, үткәннәрне  бүгенгедәй  хәтерләгән,  рәхәт  тормышка  чиксез куанып, Аллага  шөкер итеп  яшәгән, еллар чәчләренә чал керткән, маңгаена чигү чиккән, зәңгәр күзләреннән нур бөркелеп торган  Гыйрифәбану  әбиебез быел февральнең соңгы җомгасында дөнья куйды. “Җомга көнне үлгәннәр кабер газабына дучар ителми”, - диләр, хактыр, чөнки әбиебез олы яшьтә булуына карамастан, бер генә намазын да, уразасын да калдырмаска тырышты. Шулай ук күп еллар авылыбызның алыштыргысыз абыстае да булды...

Тыл ветераны Касыймова Гыйрифәбану Гыйләҗи  кызы 1918 елның 13 мартында Арча районы Күлтәс авылында дөньяга килә. Нибары биш класс белем алуына карамастан, татарча, русча, гарәпчә укырга һәм язарга өйрәнә. Ике абыйсы белән хезмәт тәмен белеп үскәнгәдерме, Гыйрифәбану әби эшкә бик хәвәс була. Бу сыйфаты дәһшәтле сугыш елларында ярдәмгә килә дә инде аңа...

Бөек Ватан сугышында илебезнең барлык халкы фашистларга каршы бердәм һәм кыю рәвештә көрәш сафына баса. Сугыш бик күп югалтулар китерә. Меңләгән кеше хәбәрсез югала, миллионлаган кеше яу кырында батырларча һәлак була... Алар арасында минем бабаларым да бар. Тик шунысы сөендерә: сугыштан кире әйләнеп кайткан кешеләр дә байтак. Батырларны туган ил халкы горурланып каршы алган. Мәсәлән, безнең авылдан – Мәмсәдән бабаемның туганнан-туган абыйсы Мәлик бабай да кире әйләнеп кайта.

Язманың төп героинясы Гыйрифәбану әби сугышның башыннан азагына кадәр Мәлик бабайны көтеп  һәм аның кайтуына ышанып яши. Гыйрифәбану әбигә сугыш башланганын Мәлик бабай үзе эштән ишетеп кайтып әйтә. Бу 22 июнь була. Аннары әлеге коточкыч сүзләрне авыл халкын җыеп клуб бинасында яңгыраталар... Тетрәндергеч хәбәрне ишеткәч, Гыйрифәбану  әби нишләргә дә  белми, чөнки бу вакытта сугышның әле ул нәрсә икәнен дә абайламый. Тик берәм-берәм сугышка кешеләр китә башлагач, авылда картлар, хатын-кызлар һәм балалар гына калгач, Гыйрифәбану әби сугышның ачысын татып яши!

Кызганыч, әмма әле генә кавышкан яшь пар бөтенләй билгесез вакыт аралыгына кадәр аерылырга тиеш була. Мәлик бабай ут эченә китә, ә Гыйрифәбану әби аның урынына Мәмсә авылында бригадир булып кала... “Мин Мәмсәгә еш кына туганнарга кунакка килә идем. Менә шул вакытта без Мәлик белән таныштык, очраша башладык һәм озак та үтми өйләнештек. Ләкин гаилә корып ике ай үткәннән соң, аны сугышка алып киттеләр. Әйе, хатлар килеп, җаваплар язылып торды. Әмма бер ара ирем бик каты яраланган икәнлеге билгеле булды, нәкъ менә ул вакытта элемтәбез өзелеп тә торган иде. Газиз башлар ни генә уйламады ул чакларда... 1945 елның ноябрендә исә Мәлигем аксак аягы һәм яралы кулы белән, әмма, иң мөһиме, исән-сау әйләнеп тә кайтты!”, - дип яратып сөйли иде Гыйрифәбану әбиебез ире Мәлик турында. Әмма, кызганыч, бу матур парның балалары булмый кала...

Әйткәнемчә, Гыйрифәбану әбиебез бик күп авырлыкларны күргән, сугыш өчен тылда үз өлешен керткән мактауга лаек шәхес! Ул 2 ат җигеп, тылда 12 яшьлек малайлар белән сука сукалаган, кыш көннәрендә Арчага ашлык  ташыган , көздән алып кышка кадәр урман кискән...

Ак әбиебезнең “1941 елны иң салкын кышы иде. Окоп казырга Апаска барабыз, район исә  бездән ерак. Иртә белән барабыз да , кич белән якын-тирә авылга төн кунарга керәбез. Әле анда да , кайсы кертә, кайсы - юк. Кыр аша да барабыз. Өелеп торган кар көртләре төбендә үлгән солдатлар  ята, шулкадәр күп. Мескеннәр, салкында туңып үлгәннәрдер инде”, - дип сөйләгәне әле дә истә.

Сугыш беткәндә Гыйрифәбану әби үзенең туган авылында - Күлтәстә була. Күрше авылда чиркәүдә чаң сукканнар. Сугыш беткәнен шулай итеп белдергәннәр. Аннары инде Мәлик бабай Гыйрифәбану әбине кире Мәмсәгә алып кайта.

1984 елда ире үлгәннән соң, Гыйрифәбану әбиебез килен булып төшкән йортында әле тагын 36 ел яши. Сынмый-сыгылмый, бер эштән дә читтә калмый, 80 яшенә кадәр мал-туар асрый, гөрләтеп яши! Аның йортына сукмак бер кайчан да суынып тормады, ерак туганнары, күрше-тирәсе һәм, гомумән, барлык кеше белән дус-тату яшәде ул. Берәүгә дә, беркайчан да ямьсез итеп караганы, авыр итеп эндәшкәне булмады аның, шуңа да бөтен кеше яратып, үз итеп “Гәрифә әби” дип йөртә иде үзен.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев