Логотип Идель
Укучылар яза

ОСТАЛЫККА ЧИКЛӘР ЮК

Арча "Нур" балалар телестудиясе җитәкчесе Зарипова Зөлфирә Мәннәф кызы Мәскәү шәһәрендә булып узган беренче Бөтенроссия «Остаз-2018» форумында Арча районың данын яклап кайтты. Форум төрле өлкәләрдән меңләгән остазларны берләштерде һәм аларның һөнәри мохитен үстерүгә юнәлтелде. Шушы уңайдан, форум турында тулырак белү максатыннан, Зульфира Мәннәф кызы белән әңгәмә кордык.

- Белүемчә, “Остаз-2018” зур күләмле чара. Әлеге форумда катнашу теләге сездә ничек уянды?

- Декабрь аенда мин Казанның "Талантлар Университеты" уздырган Бөтенроссия остазлар олимпиадасында катнашкан идем. Анда “ Без - талантлы авыл баласы” дигән медиапроектымны яклап финалга чыктым. Шул проектымны Мәскәүдә узачак форумга да җибәрдем. Аны уңышлы дип табып, чакыру килде. Әлеге чарага без, Татарстан делегациясе, Казан "Талантлар Университы"ның директоры Айдар Фаритович Акмалов җитәкчелегедә бардык.

- Зөлфира Маннаповна, форум дәверендә нинди эшләр башкарылды? Ярышу мохите хөкем итсә дә, остазларның бер-берсе арасында нинди мөнәсәбәт күзәтелде?

- Әлеге форумда илебезнең 711 шәһәреннән 10 000 артык остаз катнашты. Без өч көн дәвамында бик күп осталык дәресләрендә, дискуссион мәйданчыкларда, воркшопларда катнаштык. Форумга заявкалар биш номинациядә бирелгән иде (җитештерү өлкәсендә, эшмәкәрлектә, социаль өлкәдә, мәгариф һәм түгәрәк эшчәнлегендә остазлык хәрәкәте). Мине әлбәттә тәгәрәкләрдәге остазлык эшчәнлеге күбрәк кызыксындырды. Үзе кебек балалар телестудияләре җитәкчеләре белән фикер алыштык.

Монда шулкадәр җылы атмосфера иде. Без "Росатом" генраль директоры Алексей Лихачев, балалар технопаркы "Кванториум" директоры Марина Ракова, спорт гимнастикасы буеча ике тапкыр олимпия чемпионы Светлана Хоркина, Роскосмос корпорациясенең академиясе директоры Андрей Афонин кебек шәхесләр белән турыдан-туры аралаштык.

Мин “Рыбаков” фондын оештыручы Игорь Рыбаков белән әңгәмә кору бәхетенә дә ирештем. Чөнки бу фондның мәгариф өлкәсен үстерү буенча бик күп проектлары бар. "Укытучы" конкурсында мин үзем дә катнашам. Бүгенге көндә конкусның икенче этабына уздым. Шулай ук Новгород өлкәсендә эшләп килгән "Капитан Варухин Николай Геннадьевичның балалары" проекты, Приморский краеннан Мун Сергей Алексеевичның "Су асты роботлары" проектлары бик үзенчәлекле иде. Эшмәкәрлек номинациясендә Татарстаныбыздан Булатов Айдар Нәфисовичның "Эшмәкәрлек фабрикасы" дигән проектының беренче урын алуы да бик куанычлы булды.

- Сез зур тәҗрибәле остаз буларак, форумда катнашу профессиональ үсешегезгә ничек булышуы турында ни дия аласыз?

- Форумда без Россия Федерациясенең фән һәм мәгариф министры Ольга Юрьевна Васильева белән очрашу миндә бик зур тәэсирлэр калдырды. Өч сәгатьлек диалог вакытында бик күп сорауларга җавап алдык. Мине иң куандырганы "Балалар телестудияләренә ярдәм итү" турында закон проекты кабул итүне, өстәмә белем учреждениеләрендә остазлык хәрәкәтен арттыруны ишетү булды.

- Форумнан алган тәҗрибәне киләчәк эшегездә ничек кулларнырга уйлыйсыз? Гомумән, бу чарадан нинди тәэсирләр белән кайттыгыз?

- Форум барышында "Остаз кем ул? Ул нинди сыйфатларга ия булырга тиеш?" дигән сораулар бик күп яңгырады? Мине дә шул сораулар борчый иде. Аннан кайтканда кирәкле эш белән шөгыльләнгәнемә, дөрес юл сайлаганыма куанып кайттым. Студиядән соң югары уку йортларында укучы балалар әле дә шалтыраткалап, кайчакта янга кереп тә киңәш сорап, уңышлары белән уртаклашуы үзе зур бәхет. Киләчәккә дә планнар зурдан. "Сириус" белем үзәгендә укып кайтып, "Социаль белем һәм тәҗрибәләр уртаклашу" проектында җиңеп, балалар белән Америкада узган медифорумда катнашу, бөтендөнья визуаль сәнгать конкурсы "Берлин тәрәзәләрендә" катнашырлык фильм төшерү.

Зөлфирә Мәннәфовнаны тыңлагач, камиллеккә чикләр юклыгына тагын бер кат инандым. Иң мөһиме – кешегә үзеңне һәм үз һөнәреңне табарга булышу, талантын ачу һәм аны үстерү. Яхшы остаз булу өчен тәҗрибәле булу гына җитми. Ул иң беренче чиратта зур йөрәкле, киң күңелле булырга, кешеләрнең уңышына сөенеп яшәргә тиеш, дип уйлыйм. Зульфира Мәннәфовна шундый остазларның берсе!

Алия Сабирова,
Арча "Нур" балалар студиясе журналисты

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев