Логотип Идель
Укучылар яза

КОЯШ НИГӘ БАТА?

Безнең беренче йортыбыз – без туып үскән йорт, ягъни әни-әти янындагысы. Ә икенчесе? Бу турыда уйланып караганыгыз бармы? Сорауга төрле җаваплар кайтарып була. Ә минемчә, икенче йортыбыз ул - табигать.

Алсу да табигатьтә уйланырга ярата. Мәктәптә дә биология, география дәресләре аныкы инде. Гомумән, аның әйләнә-тирә турында белмәгән әйбере юк. Әйе, ул чыннан да табигатьне ярата: анда булырга, хыялланырга, ял итәргә. Шуңа да җәй айларында буш вакыты булган саен, бакчалары астындагы агачлар янында йөрергә ярата. Ә кичләрен тау башына менә дә, үткән көнне озата.

Шул төз каеннар белән зур таллар арасында кечкенә генә инеш суы да ага әле. Аны заманында Гали бабай тапкан, шуңа да исеме күптән килә инде – Гали чишмәсе.

Чишмә дигәч, аның янында үз сакчылары да – черкиләре була, һәр ят кешегә бәйләнергә генә торалар. Алар Алсуга гына тимиләр. Аның янында безелдәп йөргән булалар да инде ансы, тик тимиләр генә. Алсу да аларга яратып кына карый. Телгә халык дошманы булып кергән черкиләр кемнеңдер назына, мәхәббәтенә ия була алмыйлармы? Менә шушы гаделсезлекне Алсу сөйми инде. Шуңа ул аларны ярата иде. Кеше дә табигать баласы, черкиләр дә табигать тарафыннан яратылган бөҗәкләр. Алар да назга лаек дип саный иде ул.

Ә менә кошлар сайравын тыңлау бөтенләй икенче тәэсирләр алу инде. Килешәсездер, андый сайрауларга бернинди җырчы күпме генә тырышса да ирешә алмый бит. Кошларның кеше белән аралаша торган икенче теле бар. Алар күңел хисләрен җырлары аша халыкка җиткезәләр. Алсу аларны аңларга тырышып, үзе дә сызгырырга өйрәнде. Әнисе бер дә сызгыруын хупламый инде аның, янәсе кызларга сызгыру килешми. Ә ничек соң кешеләргә кошлар белән аралашырга? Кошлар бит кешеләрне аңламыйлар. Бәлки шул сызгыру белән аралашканнардыр кешеләр кошлар белән, бик мөмкин. Алсуның да кайвакыт үзе дә сизмәстән сандугачка кушылып көй чыгарып маташкан чаклары була иде. Ә сандугач исә: “И, табигать баласы – кеше, күпме тырышсаң да, безгә җитә алмыйсың бит инде”, – дип масаеп, тагын да матуррак итеп сайрап җибәрә иде. Алсу тәмам өметсезлегенә бирелеп, туктый торган булды. Ә сандугач сайравын дәвам итә...

Алсу кешеләр белән табигать арасында гармония булуына ышана иде. Әлбәттә, ник әле музыкада гына булырга тиеш соң гармония? Тик бу гармония музыкаль ноталарга охшамаган, ул үзенчә, аның үз теле бар. Нәкъ менә шушы гармонияне ул кешеләр арасында уятмакчы булып йөри дә инде. Иң беренче дусларыннан, якыннарын, туганнарын башлады ул. Төрле көндәлек кулланыла торган әйберләрне дә чүпкә ташларга кушмый Алсу. Ә инде урамга чүп ташлауларны күрсә, тәмам ярсый, борчыла. Дуслары болай эшләгәнен белсә, аларга бертуктаусыз лекцияләр укырга әзер иде ул. Ә менә дуслары чүпне Алсуның “әкиятләрен” тыңламас өчен генә ташламыйлар да инде. Алсу аңлый иде моны. Тик башкача булдыра алмаса да, дусларының болай эшләүләренә дә әзер иде.

Алсу кояш батканын бигрәкләрдә ярата инде. Кечкенә чакта ул әтисе белән җәй айларында тау башына менеп кояшның батуын күзәтә иде. Гомумән, Самат абый Алсуга таң вакытын күрсәтергә ашкынды, тик иртән эш күп булу, бу хыялы тормышка ашмый калды аның. Самат абый белән Алсуны кичен генә эшләрдән арыналар иде, шуңа таң булмаса да, кояш баюын күрсәтәм дип тау башына алып менеп китә иде Алсуны. Менә шуннан бирле инде анда кояш баюын карарга ярату авыруы барлыкка килде. Кояш баюы астрономия фәненә сәяхәткә алып китеп, географияләр белән тоташтырды Алсуны. Бар әйбер тоташкан, бар әйбер бәйле. Кешеләр уйлап тапкан фән табигать белән бик тыгыз араларда бит. Менә шуның өчен дә Алсу биология, географияләрне үз итә. Бу дәресләрдә үзен төрле илләргә сәяхәткә алып китә иде инде.

Әйе, күзаллый белү дә бик зур урын алып тора бит бала тормышында. Күзаллый-күзаллый бала укуны яхшырак үзләштерә, ди Алсуның әнисе. Ә күп укучы дәрестә "кирәкле" әйберне уйлап, программаны үзләштермиләр. Ә хикмәт менә бит нәрсәдә. Бар укучы да бер үк әйберне уйламый. Менә Алсуның моның белән проблемалары юк иде, ул математика дәресен генә чамалый алмый. Күрәсен, табигать инде аныкы.

Таңны күзәтергә бар кеше дә ярата. Таң белән яңа көн килә, яңа өметләр. Чыгарылыш сыйныф укучылары да иртән таң каршылыйлар бит. Алсу да сыйныфташлары белән булды. Ләкин ул таңны түгел, ә кояш баюын аеруча кызыксынып карады. Калганнар ашарга эзләп йөргән мәлдә, ул берүзе җиргә утырып көнне озатты. Аны читтән генә күзләгән Инсаф түзмәде, янына килеп утырды да, сүзен башлады:

– Алсу, әллә кояш баюын күзәтәсең инде? Эшең юкмы, кызларга булышсаң, файдаң күбрәк булыр иде.

– Инсаф, ул синең эшен юк бугай, мине күзәтеп йөрисен. Кара, гел бәйләнергә генә торасың бит. Алай дисәң, әнә бит Кәримнәр дә утынга агач эзләп йөриләр, ә син монда...

– Ярар, мин шаярдым гына бит инде, Алсу, барысын да җитдигә алма инде. Ә кояш чыннан да матур.

– Мин дә синең шаяруыңа җавап бирдем. Әйе шул. Кояшның тизрәк качам дигән нурлары битне көндезгеләре шикелле саубуллашасы килмичә битне кытыклыйлар. Ә син чамасыздан күзеңне йомасың... Ләкин бу йому бик озакка сузыла. Ә шул вакыт арасында инде көн төнгә әйләнергә өлгерә.

– Димәк, син кояш баюын күбрәк яратасың. Ә нигә? Таң бит әйбәтрәк шикелле. Яңа көн белән яхшы хисләр дә килә...

– Аңладым, Инсаф. Син дә соры масса вәкиле икән... Таң чыннан да бик матур, әйе, ул яңа өметләр алып килә, килешәм. Ә бит кояш баюы синең көнендә булган начар хисләрне, вакыйгалатны офык сызыгына яшерә һәм син азат...

Бу сүзләрдән соң Инсаф ни әйтергә белмәде. Алсуның канатлы сүзләре аны да уйландырырга мәҗбүр итте. Ә нишләп кешеләр соры массага ияреп таңны гына яраталар, кояш баюы кай җире белән ким?

Табигать балаларын берләштерүче бер уртак өй бар. Ул – табигать ана кочагы. Әнә шул кочакта бар бала бер-берсе белән уртак тел табып яши алса, планетабызда бернинди экологиягә кагылышлы проблемалар булмас иде. Ләкин бар әйбер дә бер канунга буйсынып яши алмый. Шуңа да табигать кануннары белән җәмгыять кануннары арасында ниндидер каршылыклар килеп чыга. Документта язылса да, канда язылмаган бит ул. Ничә еллар буе килгән гадәтне бер вакыт аралыгында гына үзгәртеп булмый. Бу гадәтне бетерер өчен, кешеләр үзләре тырышырга тиешләр. Әгәр алар табигать каршысына барсалар, табигать тә йоклап ятмас, ул кешеләргә үзе беренчеләрдән булып булышачак.

Рәзилә Газизова,
Арча

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев