Логотип Идель
Укучылар яза

АЛАБУГАДА - ӘДӘБИ ФЕСТИВАЛЬ

27 июльдә “Алабуга шәһәренең мәдәни мохите” проекты кысаларында “Гуляй-парк”та “Укучы Алабуга” фестивале узды. Аны Алабуга Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы оештырды. Ул ТАССРның һәм Татарстан китап нәшриятың йөз еллыгын бәйрәм итү билгесе астында, шулай ук Татарстан Республикасында Эшче һөнәрләр һәм Россия Федерациясендә Театр елларына карата узды.

Фестивальнең яңалыгы булып, “Ачык микрофон. Әдәби Алабуга” дип исемләнгән китап уку акциясе торды. Ул “онлайн режимда” Алабуга районы белән бәйле язучыларның әсәрләрен укуга багышланган иде. Программада китапларга әдәби күзәтүләр, викториналар, мастер-класслар, фотозона һәм букроссинг мәйданчыгы эшләде. Шулай ук балалар әдәбияты утраучыгы, күңелле уеннар оештырылды.

Алабуга Үзәк китапханәсенең татар һәм туган як турындагы әдәбият бүлеге китапханәчеләре “ТАССР төзелүнең 100 еллыгына: үткәне, бүгенгесе һәм киләчәге”, Татарстан китап нәшриятына 100 ел тулуга - “Татар китабы. Татарская книга”, Россиядә Театр елына багышлап “Театр сәнгатендә Таҗи Гыйззәт сулышы” дигән бай эчтәлекле китап күргәзмәләре оештырды. “Татарстан буенча сәяхәт” дигән уен-викторина да алабугалыларга хуш килде.







Безнең шәһәребездә китап укучылар һәм укыган китапларын алмашырга яратучылар өчен “Укучы шәһәр” проекты нигезендә эшләүче “Урам китапханәләре” эшли. Алар Шәһәр Мәдәният Сарае каршында һәм Шәһәр паркы “Александр бакчасында ” урнашкан.

Фатыйхова Гүзәл, Алабуга, китапханәче


Алабуга Үзәк китапханәсенең рәсми сайтында бу вакыйга турында тулырак укый аласың.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев