Логотип Идель
Укучылар яза

Безнең Рафис абый

"Ялкын" журналы күптән түгел оештырган "Иң-иң шәп укытучы абый" бәйгесенә бер үк укытучыны берничә кеше тәкъдим итеп язган иде. Аларның хатларын игътибарсыз калдыра алмадык. Заһидуллин Рафис Әскәр улы Алабуга шәһәренең “Яшь журналистлар” берләшмәсен җитәкли. Аның шәкертләре үзләренең фидакарь остазлары белән горурлана, ә безнең мондый укытучыга соклануыбыз чиксез.




Иң-иң шәп укытучы абыебыз!


"Иң-иң шәп укытучы абый" конкурсына таныш абзыйларны барлап утырам. Аларны кем белгән ди: алма-җиләк шикелле кызыл да түгелләр, килограммлап та үлчәнмиләр. Шул мәлне әни ярды да салды бит: “Әнә, үзегездә күпме еллар журналистика берләшмәсен җитәкләүче Рафис абыегызга нәрсә булган, ди? Күпме өйрәнчекләрен каләм тибрәтергә өйрәтте, тотыгыз да языгыз үзен!” Бу турыда сыйныф җитәкчебез Зөлфирә Данилованың да кат-кат әйткәне булган иде...

“Иң-иң” дигәннән, быел яңа ел алдыннан Рафис абыйны балалар иҗатына багышланган “Серле умырзаялар” китабы Республикага танылып, 1нче урынга лаек булды. Чистайдан Мактау кәгазе килеп төште һәм Алабуга муниципаль районы башлыгы һәм шәһәр мэры Геннадий Емельяновтан мактау кәгазе тапшырылды.

Рафис Заһидуллин - Алабуга төбәгенең иң танылган, хөрмәткә лаеклы шәхесе. Аның кырык елларга сузылган иҗат юлында, төрле газета-журналларда һәм аерым китаплар, җыентыклар булып, хикәяләре, публицистик язмалары әледән-әле басылып тора. Балалар иҗат үзәгенең "Яшь журналистлар" һәм "Сәламәтлек формуласы" берләшмәләре җитәкчесе буларак Рафис абый таләпчән, дәрманы ташып торган оптимистик рухлы кеше. Һәр нәрсәгә иҗади якын килергә өйрәтүче, зирәк акыллы сүзләре, киңәшләре белән безне һәрвакыт рухландырып, канатландырып торучы да ул. Шуның нәтиҗәсендә берләшмәдә иҗади чыныгу алган өч шәкертебез Татарстан Журналистлар берлегенә кабул ителделәр, аларның язмаларын илкүләм чыгарыла торган газеталарда да күрергә була. Гөлинә Шәймуллина “Татарстан-Яңа гасыр” телеканалының “Манзара” тапшыруы журналисты булса, Елена Никонова Казандагы “Бизнес Online” электрон газетасының интернет челтәрендә хезмәтен куя.

Узган елларда Булат Сәлимов һәм Нияз Гыймранов “Сәләткә нур булган йолдызлар” әдәби бәйгесенең “Балалар әдәбияты” номинацияәләре җиңүчеләре булды. 2018 еда әлеге дусларыбыз “Алтын кәлам”дә дә сынатмадылар - гран-при отып, Иделебез буйлап атналык сәяхәттә булып кайттылар.

Быел яңа ел алдыннан Рафис абыебыз белән чал шәһәребезнең В. М. Бехтерев исемендәге музей-йортына барган идек. Алдан ук чакрулы булсак та, без киләсен онытканнар, һәм чыршы утыртып, Яңа ел тамашасын үткәрергә булганнар. Өйләргә таралышырга торганда, Рафис абый Заһидуллин телефонын чыгарды да кавалерист-кыз Н. А. Дурованың музей-йорты директоры Фәридә апа Вәлитовага шалтыратты. Музейдагылар, әйтерсең, безне көтеп кенә торганнар, колачларын җәеп каршы алдылар, истәлекле бүләкләр белән озатып калдылар. Рафис абый шул мизгелдә иң төп һәм дәү киңәшен дә әйтеп күрсәтте: “Журналистны ишектән кертмәсәләр, тәрәзәдән керә. Аннан да кертмәсәләр, очарга өйрәнә дә морҗадан төшә...” Үзе дә шундыйлардан Рафис абый Заһидуллин, укучыларын да шулай тәрбияли. Беркайчанда сыгылмаска, сынмаска өнди.

“Яшь журналистлар” берләшмәсенең планнары ташып тора. Ут күршеләребез Яр Чаллының “Көмеш кыңгырау”, “Мәйдан”, “Туганайлар”, “Чаллы-ТВ” һәм “Күңел” массакүләм информация чараларында да узган еллардагы кебек кунак булып, “Чаллы-ТВ” һәм “Күңел” каналларында үз чыгышларыбызны яңгыратырбыз әле. Тыңларга гына онытмагыз!

Ләйсән Гыйльмуллина, Алабуга шәһәре 10нчы урта мәктәбенең 5Д сыйныфы укучысы һәм Балалар иҗат үзәгенең “Яшь журналистлар” берләшмәсе әгъзасе.




Безнең Рафис абый


Һәр кешенең яраткан һәм үзе дә шуңа охшарга тырышкан укытучысы була. Мин дә сезгә шундый искиткеч кеше һәм сокландыргыч педагог турында сөйләргә телим.

Үзем гимназиядә белем алудан тыш, төрле яктан үсешкә ирешү өчен Балалар иҗат үзәгендә уздырылган түгәрәкләргә бик теләп йөрим. Йөргән түгәрәкләрем арасыннан, бигрәк тә "Яшь журналист" һәм "Сәламәтлек формуласы" түгәрәкләре ошый. Аларны өстәмә белем бирү педагогы, Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы Язучылар берлеге әгъзасы, китаплар авторы Заһидуллин Рафис Әскәр улы үткәрә. Мин һәм минем сыйныфташларым аның дәресләренә бик теләп, кызыксынып йөрибез. Без укытучыбыз Рафис абыйдан бик уңдык. Ул һәр нәрсәне аңлаешлы һәм кызыклы итеп аңлата белә.

"Яшь журналист" түгәрәгендә без журналистика нигезләрен өйрәнәбез – мәкаләләр, хикәяләр язарга һәм шигырьләр иҗат итәргә өйрәнәбез. Аннан соң Рафис абый безнең эшләребезне «Көмеш кыңгырау», «Сабантуй», «Салават күпере», «Шәһри Казан», «Безнең гәҗит», «Новая Кама», «Алабуга Нуры» газета һәм журнал редакцияләренә җибәрә. Әйе, ул чыннан да искиткеч кеше, безнең һәр эшләгән эшебез өчен, иҗатыбыз өчен сөенеп тора. Әле күптән түгел генә Рафис абый тырышлыгы белән “Яшь журналист” түгәрәге укучыларының эшләре кергән "Серле умырзаялар" китабы дөнья күрде. Без моңа бик сөендек.

Шәһәребез музейларга, һәйкәлләргә һәм тарихи урыннарга бай. Укытучыбыз белән бергәләп экскурсияләргә бик теләп йөрибез. “АлабугаУкупрПласт" ҖЧҖ оешмасында, Суворов училищесында һәм «Алабуга» махсус икътисади зонасында булдык, анда җитәкчеләр һәм эшчеләр белән очраштык, аларга сораулар бирдек. Тормышыбыздагы тагын бер мөһим вакыйга – ул Болгар шәһәренә сәяхәтебез булды.

Рафис Әскәр улы профессиональ журналист кына түгел, ә яхшы спортчы да. Ул - самбо, милли көрәш алымнарына ия, төрле спорт чаралары комиссиясе әгъзасы да. Шулай ук спортның башка төрләре белән дә кызыксына. Рафис абый «Сәламәтлек формуласы» түгәрәгендә үз белемнәрен һәм тәҗрибәсен безгә җиткерә. Дәрестән тыш һәм каникул вакытында бер дә иренмичә, үз вакыты белән исәпләшмичә безнең өчен төрле спорт ярышлары үткәрә. Үзе дә сәламәт яшәү рәвеше алып бара һәм укучыларын да матур гадәтләргә генә өйрәтә. Без аны ярдәмчеллеге һәм игелеклелеге өчен бик хөрмәт итәбез, аңа сокланабыз. Укытучыбыз безгә гел үрнәк күрсәтә, һәрвакыт файдалы киңәшләр бирә, әйткәнемчә, вакытын да, көчен дә кызганмый. Әле ул бик шат күңелле кеше дә. Рафис абыйга карап, тагы да яхшырак, игелеклерәк, акыллырак булырга тырышасы гына килә.

Ильяс Кәримов, 11 яшь, Алабуга шәһәрендәге 1нче гимназиянең 4 сыйныф укучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев