МӘКТӘП УКУЧЫЛАРЫННАН - РЕЖИССЕР ҺӘМ ОПЕРАТОРЛАР

Казанда мәктәп укучылары арасында сәләтле режиссер, сценарий осталары һәм операторларны табарга ярдәм итәчәк махсус кинофестиваль уздырырга ниятлиләр.
Бу турыда "Татаркино" директоры Миләүшә Айтуганова белдергән. Җитәкче сүзләренчә, кинематографны камилләштерү мәсьәләләре буенча оешма бу эшкә тулысынча әзер.
- Без моңа әзер. Мин бу фестивальнең Татарстан мәгариф министрлыгы белән берлектә ел саен узуын телим. Хәзер интернетта бик күп тамашачы җыя торган контент шактый. Юморлы контент аеруча популяр. шушы юнәлештә эшләргә кирәк, - дип ассызыклаган Миләүшә Айтуганова.
Җитәкче сүзләренчә, биредә сүз сценарий язучылар гына түгел, ә видео төшерүчеләр турында да бара. Кино белән кызыксынучылар күбрәк булган саен, гениаль режиссер табу мөмкинлеге дә арта, дип саный Айтуганова.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
Шәп укыла
-
6 февраль 2021 - 10:39ЧӘЧӘКТӘН КАЙТКАН ТӨН Язгы суларны чупыр-чупыр китереп, иптәш кызым белән аның авылына кайтып киләбез. Инде карлар эреп беткән диярлек. Анда-санда тишелеп чыккан үги ана яфраклары баеп барган кояшка сары чәчәкләрен сузган. Язның беренче шытымнарын өзәргә кул бармый. Җанда эчке бер рәхәтлек. Шушы сары чәчәкләр, сап-сары кояш, иптәш кызымның сап-сары кофтасы шул рәхәтлеккә туры килә торган саф төсләр сирпи.
-
5 февраль 2021 - 13:01ЯЛЛАРДА КЕКС ПЕШЕРӘБЕЗ! Якыннарыңны берәр тәмле әйбер пешереп сыйла әле әйдә! Бездән рецепт!
-
10 февраль 2021 - 15:156 ТӨРЛЕ СЭНДВИЧ РЕЦЕПТЫ Аны өйдә утырып ашарга да, тегендә яки монда үзең белән эләктереп барырга да җайлы. Бүген без сезгә сэндвич рецептлары тәкъдим итәбез.
-
26 февраль 2021 - 15:31
-
18 февраль 2021 - 16:57
-
10 февраль 2021 - 11:50
-
9 февраль 2021 - 14:48