Логотип Идель
Татарстаным бар!

ТАТАРСТАН: ЭКСТРЕМИЗМГА ЮЛ ЮК!

28 сентябрь көнне Татарстанда «Экстремизмга – юк!» акциясенә нокта куелды. Бер ай дәвам иткән әлеге акциянең соңгы атнасы бигрәк тә актив һәм нәтиҗәле булды: берничә көн рәттән Казанның төрле урыннарында мәктәп укучылары, яшүсмерләр һәм яшьләр белән очрашулар, спорт чаралары, киносеанс, түгәрәк өстәл һәм эшлекле очрашулар узды. Барлык чараларны оештыруны Татарстан Республикасы Диния нәзәрәте үз өстенә алды.

26сы көнне Казан Епархия идарәсендә христиан динен тотучы егет-кызлар һәм мөселман яшьләре арасында «Бер ил – бер язмыш» дип исемләнгән интеллектуаль уен булып узды. Чарага килгән яшьләрнең барысын да бер максат берләштерә: республикабызда милләтчелек, терроризмны булдырмау, андый күренешләргә каршы көрәш һәм конфессияара дуслыкны ныгыту. Яшьләр тоткан диннәре, милләтләре нинди булуга карамастан, катнаш төркемнәргә берләшеп, Россия, Татарстан һәм Казан тарихы буенча сорауларга җавап бирделәр, викторинада катнаштылар. Шуны искәртергә кирәк: мондый чаралар Казан Епархия идарәсендә ел саен оештырыла һәм яшьләрдә зур кызыксыну уята.

27 сентябрь «Социаль челтәрләр: ирекнең икенче ягы» дигән түгәрәк өстәл утырышы булып узды. Мөхтәрәм кунаклар арасында Татарстан Халыклар дуслыгы йорты директоры Ирек Шәрипов, ТР Фәннәр Академиясенең Исламны өйрәнү үзәге җитәкчесе Ренат Патеев, КФУның Журналистика кафедрасы мөдире Светлана Шәйхетдинов, Татарстан Республикасында Терроризмга каршы комиссия аппараты җитәкчесе Илдар Галиев бар иде. Түгәрәк өстәл вакытында социаль челтәрләнең зарары һәм мөмкин булган файдасы турында сөйләштеләр.

«Социаль челтәрләр җәмгыятьтә битарафлык, кеше кайгысына карата ваемсызлык тәрбияли. Моннан котылуның бары ике генә юлы бар. Берсе: яшьләрне һәм балаларны социаль челтәрләрдән аралау һәм аларны куллануны тыю. Икенчесе: дөрес мәгълүмат эзләргә һәм табарга өйрәтү. Әлбәттә, беренче юлдан барган кешеләрне уңышсызлык көтә. Тыелган җимеш татлы булаган төсле, тыелган мәгълүматка һәркем тартылачак. Шуңа күрә бүгенге көндә безнең төп максат – яшьләргә дөрес юл сайларга булышу. Социаль челтәрләрне актив кулланучы балалар «группа риска»да исәпләнә», – диелде очрашу барышында.

Куелган максатларга ирешү өчен, эшне көнендә үк башларга кирәк. Нәкъ менә шуңа күрә 28 сентябрь көнне Татарстан Республикасы Диния нәзарәте Кече бизнес һәм эшмәкәрлек колледжы студентлары өчен «Яшьләр арасында экстремизм профилактикасы» темасына түгәрәк өстәл оештырды. Спикер Нияз хәзрәт Сабиров беренче курс студентларын ачыктан-ачык сөйләшүгә чакырды. Ләкин егет-кызлар әллә темадан, әллә күңелләрендә яшеренгән серләрне ачудан курыктылар: ачыктан-ачык сөйләшү оешып җитә алмады. Шулай да, Нияз хәзрәт Сабиров экстремизм һәм аңа каршы юллары хакында сөйләде.

Түгәрәк өстәлне «Иман» фильмы белән дәвам иттеләр. Төрле милләт һәм дин вәкилләре хакындагы фильм егет-кызларда түгәрәк өстәл темасына караганда зуррак кызыксыну уятты. Азактан яшьләрнең үзара кызып-кызып бәхәсләшүләре бу теманың актуальлегенә дәлил булды.

Экстремизмга каршы көрәш юллары яшьләргә дөрестән дә кызыклымы, әллә алар мондый күренештән куркалар һәм читләшергә тырышалармы? Бу сорауга әлегә җавап таба алмадык, әмма егет-кызларның экстремизм юлына басмауларына ышаныч көчле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев