Логотип Идель
Татарстаным бар!

ТАТАР ТЕЛЕ: УКЫЙБЫЗМЫ, ЮКМЫ?!

Бүген үзен татар дип санаган һәркем тел мәсьәләсе белән йокларга ята, «Бүген тел мәсьәләсе ничек хәл ителер икән?» дип уяна. Борчылмаслык түгел шул. Ничәмә-ничә еллар буе мәктәпләрдә татар теле һәм татар әдәбияты укытылып, бүген факультативка гына калу куркынычы бар.

Җәйдән бирле барган бәхәс октябрь аенда тагын да кызулана төште. Instagram социаль челтәрен ачып карасаң, анда да тел мәсьәләсе. Кызганыч, руслар гына түгел, татар булып туганнар, авылдан чыкканнар, элек бер авыз русча сүз белмәгән кешеләр арасында да мәктәпләрдә татар теле укытылуга каршы кешеләр бар!

Әлбәттә, халык Татарстан җитәкчелегеннән дә җавап көтә. Казанда 25 октябрьдә татар һәм рус телләрен укытуга багышланган махсус киңәшмә узды. Анда Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, республиканың Мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Ратникова һәм башка җитәкчеләр катнашты.

Шушы җыелыш барышында махсус резолюция кабул ителгән. Аны Мәскәүгә юллаячаклар. Әлеге документ буенча татар телен, дәүләт теле буларак, башлангыч сыйныфларда һәм урта мәктәптә мәҗбүри рәвештә укытырга; 10-11 сыйныфларда татар телен һәм әдәбиятны укытуны укучының үз ихтыярына калдырырга; 2018 елның 1 гыйнварыннан Татарстанда рус теле дәресләрен Россия Мәгариф министрлыгы тәкъдим иткән күләмгә җиткерергә тәкъдим ителә.

Республиканың мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов әйтүенчә, шушы киңәшмә вакытында кабул ителгән резолюция Россия Мәгариф министрлыгына юлланачак. Бу эш озакка сузылыр, ди ул. Тик шулай да Татарстан мәктәпләрендә татар теле сакланып калачагында аның шиге юк. Министр әйтүенчә, бүгенге төп максат – республикада тынычлыкны саклау.

Ләкин, билгеле булганча, Татарстан мәктәпләрендә махсус уку планнары кабул ителә. Алар буенча, гадәттә, атнасына 6 мәртәбә укытылган татар теле (монда татар теле һәм татар әдәбияты бергә исәпләнә) 4 сәгатькә кала, рус теле фәне сәгатьләре арта.

Бүген Татарстан мәктәпләрендә татар телен мәҗбүри рәвештә укытуны хәл итү республика Дәүләт Советы сессиясендә каралачак дип көтелгән иде. Ләкин әлеге сорау һаман да ачык кала бирә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев