Логотип Идель
Татарстаным бар!

КОНСТИТУЦИЯГӘ – 25!

2009 елда Татарстан Республикасы Дәүләт Советы һәм Фән һәм мәгариф министрлыгы тарафыннан яңа проект – Парламент сәгатенә нигез салынды. Гадәттә, мондый дәресләр вакытында укучыларны Татарстан республикасы хакимияте эшчәнлеге, гражданнарның хокуклары һәм бурычлары белән таныштыралар, гади һәм аңлаешлы тел белән законнарны өйрәнү һәм белүенең әһәмияте аңлатыла. Моннан тыш Парламент сәгатьләре мәктәп укучыларында республикабызның сәяси тормышына, җәмәгать эшләренә кызыксыну уята, социаль яктан актив булу юлларын табарга ярдәм итә. Ә Парламент сәгатьләре оештыруның төп максаты – укучыларда актив гражданлык позициясе тәрбияләү. Инде сигез ел дәвамында мәктәпләрдә Парламент сәгатьләре уздыру белән тарих, җәмгыять белеме фәннәре укытучылары шөгыльләнә.

Якынлашып килүче Парламент сәгатенә әзерләнү максатыннан, бүген, ягъни 13нче октябрь көнне Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Хәйрулла улы Мөхәммәтшин тарих һәм җәмгыять белеме фәннәре укытучылары белән очрашты. Мәктәпләрдә Парламент сәгате 23-28 октябрь көннәрендә узачак дип көтелә. Быелгы Парламент дәресе унынчы тапкыр оештырылса да, укытучылар белән мондый очрашу, семинар әле өченче тапкыр гына икән. «Ни кызганыч, уку-укыту системасында кимчелекләр күренгәләп тора. Әлбәттә, без системаны камилләштерергә тырышабыз, укытучылар белән очрашулар оештырабыз. Сезне биредә күрүемә бик шатмын», - дип сәламләде укытучыларны Фәрит Хәйруллович. Быел Парламент сәгатендә Татарстан республикасы Конституциясенең 25 еллыгы, кабул ителү тарихы һәм республикабыз тормышындагы роле турында сөйләшәчәкләр. Тәкъдим ителәсе тема гаять мөһим һәм четрекле. Шуңа күрә укучытучылардан аеруча әзерлекле булу сорала.

Очрашу вакытында Фәрит Хәйруллович чирек гасыр элек Конституция кабул итү истәлекләре белән бүлеште: «Моннан 25 ел элек безнең республика халкы тарихта беренче тапкыр референдум уздырды. Референдумга килгән ватандашларыбызның 62%ы Татарстанның Россия составында уңышлы үсүенә теләк һәм ышаныч белдерде. Ике көн дәвамында без кафедра каршында басып торып, Конституция кабул иттек, тәкъдим итәсе статьялардагы һәрбер сүзне җентекләп уйлап, киләчеген, булырга мөмкин нәтиҗәсен фаразлап яздык. Моннан 25 ел элек Татарстанның якты киләчәге өчен тырыштык. Ул вакытта таянып, нигезләнеп эшләргә бернинди чыганак та юк иде. Без интуициягә ышанып эшләдек дияргә дә була. Татарстан Республикасы Конституциясе Россия Конституциясеннән бер елга алдан кабул ителүе дә ул вакытта гаять мөһим эш башкарылганлыкны дәлилли, миңа калса». Татарстан Республикасы Конституциясе безнең тарих кына түгел, ул – безнең киләчәк дисәк, һич ялгышмабыз. Шуңа күрә Фәрит Хәйруллович Конституция белән танышуның, балаларга үз хокукларын һәм бурычларын өйрәтергә кирәклеген ассызыклады.

Очрашу-семинар вакытында, укытучылар алдында ТР Дәүләт Советы депутаты Шакир Шахмед улы Ягудин чыгыш ясады. ТР Конституциясенең кабул ителү тарихы, алшартлар һәм Конституциянең структурасы турында сөйләде. Семинар Татарстан Республикасы Белем бирүне үстерү институтының өлкән укытучысы И.М.Фокеева чыгышы, сорау-җавап һәм фикер алышу форматында дәвам итте.


Фәрит Хәйрулла улы Мөхәммәтшин: «Шәхес формалашуда тәрбия генә түгел, белем дә бик мөһим роль уйный. Кызганычка каршы, бүгенге көндә без балаларыбызны мөгаллимнәргә тапшырырга курка башладык. Механик уку, тәкъдим ителгән мәгълүматны ятлау – барысы да БДИда яхшы баллар алу өчен генә эшләнә. Нишләптер чын мөгаллимнәребезгә ышанмый башладык, укытучыларга балалардан имтихан алырга, бәлки өстәмә сораулар бирергә һәм белем дәрәҗәләрен бәяләргә рөхсәт итмибез. Бу дөрес күренеш түгел дип саныйм. Гомумән, укытучының балаларны тәрбияләүдән роле бик зур».

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев