Логотип Идель
Татарстаным бар!

КЕСӘ ТУЛЫ АКЧА БУЛСЫН ӨЧЕН...

Эшкә урнашсаң, кесәңдә акча җанлана башлый! Ничек итепме? Шытыр-шытыр итеп. Алар кайвакыт хәтта җанланып та китә (читтән күзәтеп кара әле:)) Эх, кесәңдә шытырдап торган акчаларың булу үзе ни тора! Беренче эшләгән акчаң аеруча кадерле, аны песине сыпырган кебек, назлап кына торасы, исен иснисе килә!

Үзең эшләгәч, аеруча кадерле бит! Бу акчаны уңга-сулга тотасы да килми! Әни-әти биргәнне шоколад, чипсыларга тоткан кебек, әрәм-шәрәм дә итү теләге юкка чыга. Чөнки үзең тапкан мал бигрәк тә кадерле! Менә шуннан соң гына әти-әниеңә дә акча эшләү ничек җиңел булмаганлыгын аңлый башлыйсың инде.

Моның шулай икәнлеген быел Татарстан укучылары да тойган. 14-18 яшьлек 12 442 укучы 2017 елның 7 ае эчендә үзенә акча эшләгән! Димәк, каникулда гына түгел, укудан бушаган арада да эшләп була дигән сүз!

Вакытлыча эшкә урнашкан яшүсмерләр арасында социаль яклауга мохтаж, риск төркемендә булганнарга аеруча игътибар бирелә. Бу эшне Татарстанда 2014-2020 елларга билгеләнгән махсус программа рәвешендә алып баралар.

Күпме акча эшләп була!


Эш эш инде ул, сине әлбәттә, күпме акча түләүләре кызыксындыра инде. Анысы да сер түгел. Республика бюджетыннан эшләүче һәр яшүсмергә, хезмәт хакына өстәп, 1700 сум күләмендә материаль ярдәм бирелә. Ә хезмәт хакы эш урынына, аның никадәр авыр булуына карап, төрлечә бәяләнә. Бу өлкәдә Яр Чаллы, Түбән Кама, Алабуга шәһәрләре, Саба, Азнакай районнары бик актив.

Укучылар алган минималь сумма 8800 сум булса, Яр Чаллы, Түбән Камада эшләп 15560 сум алган яшүсмерләр дә бар. Әлбәттә, бу сумма эченә без алдан әйтеп киткән 1700 сум да керә. Акча эшләгән эшеңә карап түләнелә. Әмма ул минималь хезмәт хакы бәясеннән ким булырга тиеш түгел.
Яшүсмерләр нинди эшләр башкара соң?

шәһәр, торак пунктларны төзекләндергәндә хуҗалык эшләре;

дәүләт учреждениеләрен (мәктәпләрне һәм башка объектларны) төзекләндерү;

предприятиеләрдәге хуҗалык эшләре;

авыл хуҗалыгы тармагындагы эшләр һәм башкалар.



Эре шәһәрләрдә яшүсмерләр мәктәпләрне төзекләндерүдә, төзелеш эшләрендә, гомумән алганда, бюджет секторында эшли. Эше җиңелләрдән түгел түгелен, бу хезмәт төзекләндерү эшләреннән башлап, дизайнерлык, ландшафт дизайны кебек эшләрне үз эченә ала.

Авылларда, гадәттә, яшүсмерләр авыл хуҗалыгы тармагында эшли. Бу юнәлештә Питрәч, Теләче районнары актив икән. Әлеге җирлекләрдә эшләп чыгарылган продукцияне нәкъ менә яшүсмерләр капларга тутыра. Казан шәһәренә килсәк, монды яшьләр, гадәттә, яшелләндерүдә, мәктәпләрне төзекләндерүдә катнаша.

Алдасаң – кире кайта!


Яшүсмерләрнең эшкә урнашуын дәүләт дәрәҗәсендә контрольдә тоталар. Рәсми булмаган төстә урнашып, аннары акча түләмәгән очраклар да бар безнең республикада. Мондый хуҗалар инде күптәннән терсәкләрен тешләгәннәр. Бу хилафлыклары өчен күптән үкенергә туры килгән аларга.

Республиканың «Халык контроле» системасына ике әти-әнидән балаларының эшләгәне өчен акча түләмәүләре турында хәбәр килеп ирешә. Китә тикшеренүләр, күзәтүләр... Без капчыкта ятмый. Дөрестән дә шулай! Эш белән тәэмин итүченең кыңгыр эше кырык елдан соң түгел, ә шул ук елны беленә. Эш хуҗаларына штраф салалар, дөреслек алга чыга.

Шуңа әгәр мондый очрак белән очрашсаң, кичекмәстән, «Халык контроле»нә хәбәр сал. Анда хәзер эш тармагы буенча «Соры базар» дигән бүлекчә бар. Мондый хокук бозуларны республиканың хезмәт инспекциясе, прокуратура тикшерә.

Эшеңдә җәрәхәт ала күрмә!


18 яшьтән яшьрәк булганнарны зарар китерә торган эштә эшләтергә ярамый. 22.00 – 6.00 аралыгында эшләү турында сүз дә була алмый. Шулай ук яшүсмерләр төнге клубларда, уен бизнесында, исерткеч эчемлекләр, тәмәке һәм башка зарарлы препаратларны сату өлкәләрендә эшли алмый. 14 яшьтән өлкәнрәк малайларга – 3 килограмм, ә кызларга бары тик 2 килограмм авырлык күтәрергә ярый.
Көне буена 14-15 яшьлекләр 4 сәгать кенә эшләргә тиеш;

15-16 яшьлекләр – 5 сәгать;

16-18 яшьлекләр – 7 сәгать.



Эшкә урнашканда яшүсмергә 16 яшь тулуы зарур. Хәер, 14 яшьлекләр дә эшкә урнаша ала. Моның өчен әти-әнидән рөхсәт кәгазе булырга тиеш. 14 яшькә кадәр яшьләр бары тик концерт, театр, цирк эшчәнлегендә катнашырга мөмкин.
Хезмәт урынына урнашканда:

– паспорт;

– иминиятләштерү таныклыгы (страховое свидетельство);

– хезмәт кенәгәсе (булмаса, эш белән тәэмин итүче башларга тиеш) кирәк.

Иң мөһиме шуны исеңдә тот: эшкә урнашканда, син хезмәт килешүенә кул куясың. Анда эш шартлары, сәламәтлеккә зыян сала торган факторлар, эшне башкарганда, нинди җәрәхәт алу мөмкинлеге барлыгы – боларның барысы да күрсәтелергә тиеш. Шулай ук куркынычсызлык буенча инструктаж уздырыла. Кеше иминлеге беренче урында булырга тиеш.

Шуларга да карамастан, 2017 елның 6 аенда эш урыннарында 67 бәхетсезлек очрагы теркәлгән. Шуларның 9ы үлемгә китергән. Ә 58 очракта хезмәткәрләр авыр җәрәхәтләр алган.

Ләкин җитештерүдә алган травмалар саны, былтыргы белән чагыштырганда, кими төшә. Былтыр алар 81 булган. Шуларның 18е элемгә китергән, 63е - төрле җәрәхәтләргә. Иң куркыныч тармаклар булып транспорт, төзелеш, эшкәртү сәнәгате кала бирә. Әгәр куркынычсызлык нормалары исәпкә алынса, бу бәхетсезлек очракларын булдырмый калып булыр иде.

Эльмира Зарипова, Татарстанның хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры:

– Җәй әле тәмамланмады. Беренче эш урыны – ул әле эш белән танышу гына түгел, ә яңа буын өчен мөстәкыйльлекне тою мөмкинлеге. Мөгаен, һәр кеше беренче эшләгән акчаларын хәтерлидер. Бу һәркемгә дисциплинада булу мөмкинлеген бирә. Бәлки, Татарстан яшүсмерләре беренче эш урыннарына карап, киләчәк профессияләрен дә сайларлар. Ә кем өчендер бу язмыш та булырга мөмкин.

Алинә МИННЕВӘЛИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев