Логотип Идель
Татарстаным бар!

ИТАЛИЯДӘН - БОЛГАРГА /ФОТОРЕПОРТАЖ/

Италия кадәр Италиядән килеп,  Болгарда тире эшкәртеп утыручы кызларны күргәнегез бармы? Ə без күрдек бүген! Пицца ватанында тусалар да, пицца-паста гына ашап утырырга күнекмәгән алар! Кул эшен дә беләләр икән.

Булганнан бар да була, дип белми әйтми халык. Үзебез дә булдырабыз, башкаларны да өйрәтәбез. Болгарда чит ил яшьләрен җир казырга, тире чистартырга да өйрәткәннәр. Халыкара волонтерлар лагере катнашучылары өйләренә әллә никадәр эш белеп кайтачак.

Татарстанда спорт чараларында эшләүче волонтерлар күп. Тик әлегә мәдәни мирасны саклау юнәлешендәге волонтерлык популяр түгел.  26 июль - 6 август аралыгындагы Халыкара волонтерлар лагерен Татарстанда уздыру өчен ЮНЕСКО Болгар тарихи-архитектура музей-тыюлыгы сайлап алынган. Быел чара тест режимында уза. Чөнки 2018 елда оештыру өчен аның тотрыклылыгын күрсәтергә кирәк. Россиядә мондый лагерьларның саны - 5кә, ә дөнья буенча 51гә җитә.

- Бирегә волонтерларны бик катгый рәвештә сайлап алдык. 30 урын гына булса, ахырда аларның саны 32гә җитте. Ə гаризалар 3 тапкырга диярлек күбрәк - 80 булды. Мотивация, инглиз телен белү, волонтерлык тәҗрибәсе - катнашучылар шушы критерийларга туры килергә тиеш инде, - ди лагерь кураторы Нәргиз Айтуганова.






Барысы да кул белән!


Волонтерлар Болгарда Visit үзәктә, археологик казылмаларда эшли, хуҗалык эшләрен башкара.  Мондагы мәдәни мирасны саклап калу эшләре барысы да кул белән башкарыла.

Мисал өчен, волонтерлар казу эшләре барышында табылган тирене пычрак, тузан, балчыктан чистарталар.

- Бер дымлы тире кисәген чистарту өчен 30 минут вакыт кирәк. Бүген волонтерлар Зөя музей-тыюлыгыннан алынган тирене эш итә. Чөнки Болгар ханлыгы чорына караган органика начар сакланган, - ди Татарстанның Археология институты фәнни хезмәткәре Лина Богатова.

Чистартылган тирене волонтерлар консервацияли. Ләкин бу эштән соң да тире озакка чыдамый икән. Бүген волонтер кызлар перчаткалар скальпель ярдәмендә тирене чистартты.




Табылдыктан - пазл


Лагерьда үзебезнекеләрне - татарстанлыларны да очратырга мөмкин. Лениногорск кызы, КФУ студенты Айгөл Гыйләҗеваны үзебезнең туган як тарихы кызыксындыра. Шуңа ул мондый проектлардан читтә калмаска, әлеге мөмкинлекне кулдан ычкындырмаска тырыша.

- Без тиредән кала, керамика белән эшлибез. Аның вак-вак кисәкләрен табып, берләштерәбез. Иң ошаганы да - шушы эш. Ул бәләкәй вакыттагы кебек, паззл төзеп утыруга охшап китте,  - ди Айгөл.

Лагерь ахырына таба ул Болгарны үзе өчен яңа яктан ачасы, яшәгән төбәге тарихы турында тагын да тулырак беләсе килә аның.




Италия кызларына - яңа һөнәр


Язма башында әйтеп узган Италия кызы Сара Занини мәдәни мирасны өйрәнү юнәлеше буенча укый. Шуңа күрә бирегә килеп, практика ягын ныгыту аның үзеннән дә бигрәк, булачак һөнәре өчен кирәк.

- Минем бүген тирене әле беренче тапкыр гына эшкәртүем. Бик кызыклы булды. Бу - минем өчен яңа һәм бик үзенчәлекле эш. Мин монда башка илләрнең мәдәниятләре белән танышам. Көн саен яңа техника белән эшләргә өйрәнәбез, - ди Сара.

Италия кызының Казан һәм Болгарны беренче тапкыр булуы икән. Монда барысы да шундый табигый булуы Сараны шаккаттырган.

 




Җир астыннан байлык тапкан!


Чистай шәһәреннән килгән Виталий Шипелов хәзерге вакытта КФУда укый. Каникулда тик ятуга караганда, аны файдалы итеп үткәрүне хуп күрә.

- Минем моңа кадәр археология юнәлешендә казу эшләрендә катнашканым бар. Безне казырга, археологик катламнарны дөрес итеп алырга, үлчәргә, тарихи артефактларны чистартырга өйрәткәннәр иде. Шул рәвешле без тарихны кәгазь аша түгел, ә үз кулларыбыз белән өйрәнәбез, - ди Виталий.

2013 елда Болгардагы казу эшләре бушка китмәгән аның: 14-15 гасырдагы керамика, акчалар тапканнар. Элек базар булган җирдә табылдыклар аеруча күп булган. Анда тукымалар, тәңкәләр күпләп табылган. Бүген Виталий волонтерлар лагеренда хуҗалык эшләрен башкара.

- Мин монда волонтер буларак беренче тапкыр катнашам. Бу - минем беренче тәҗрибәм. Мин Болгарга студент-практик кебек түгел, ә волонтер буларак кире кайттым, - ди Максим.




Алман егете шаккатып йөргән


Алманиядән килгән, 12нче сыйныфка баручы Максим Маквиртка Татарстанда шаккатып йөрергә туры килгән.

- Россия һәм Алмания бер-берсеннән нык аерыла. Мәдәнияте дә, халкы да. Россиядә эшләүнең ничек икәнлеген дә беләсем килде. Бу лагерьда уңайлылыклар азрак. Минем өйдә телевизор, ике компьютер бар. Германиядә супермаркетка барып кайтыр өчен 10 минут кына кирәк. Монда авыррак. Болгарда кешеләр дә азрак. Безнең шәһәрдә берничә миллион кеше яши, - ди Алмания кунагы.

Болгарда бу волонтерларны бик теләп кабул иткәннәр. Туристлар саны үсә, бирегә килгән кунакларга җитешеп өлгерә алмыйлар. Шуңа да Болгарда волонтерлар десантының килеп төшүе файдага гына булган.


Шәймиев имтихан алды!


Халыкара волонтерлар лагере ачылу кемнән башка уза алмаганын беләсеңме? Əлбәттә, Болгар шәһәрененең яңадан торгызылуы өчен янып-көеп йөргән шәхестән башка! Татарстанның Дәүләт киңәшчесе, "Яңарыш" фондының Попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиев тә бу көнне волонтерлар янында уздырган.

Катнашучылар белән танышканда, һәрберсеннән "имтихан" алды ул. Əнә, Чистай егете Виталийга туган шәһәрендә ислам тарихы белән бәйле шәхесләрне атарга кушты. Егет әллә каушаудан, әллә белмәүдән сорауга җавап бирә алмады. Баксаң, аның җавабы суфичылык булган. "Бу кадәр күп кыз янында җавабыңны да онытырсың", - дип шаяртты Татарстанның элеккеге Президенты. Ə Чиләбедән килгән кызга "Чиләбе гербында ни өчен дөя сурәтләнгән?" дигән авыр сорау эләкте. Кыз ике дә уйлап тормыйча, "Элек безнең аша Бөек Ефәк юлы узган", дип шартлатып җавап бирде. Шәймиев та моңа шаккатты, тел шартлатты. Шуңа бу кызны Татарстандагы проектларны тормышка ашырганда күрсәгез, аптырамагыз: аны Минтимер абый үзе чакырды!













Алинә МИННЕВƏЛИЕВА
Ринат НƏҖМЕТДИНОВ фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев