Логотип Идель
Татарстаным бар!

Искәндәр Гыйләҗев: «Үзебез ясаган хаталарны һәм җитешсезлекләрне төзәтүне ни өчен Путин хәл итәргә тиеш?» 

Кызганычка каршы, татар телен укыту-укытмау белән бәйле ситуациянең башында без үзебез торабыз, моңа без үзебез гаепле. Тел мәсьәләсендә без күп нәрсәләрне формальләштереп бетердек. Без барысын да шактый гади һәм җиңел күзалладык. Имеш, ике телне дәүләт теле дип игълан итәбез, ике телне дә бертигез итеп укыта башлыйбыз, шуның белән бөтенесе дә ал да гөл булачак. Бөтен кеше ике телне дә яратып һәм теләп өйрәнәчәк, имеш. 

Ләкин, аерым җитди мәсьәләләр исәпкә алынмыйча калды. Беречедән, гомум пропаганда оештыру. Татар теле, татар мәдәнияте, татар тарихын пропагандалау. Татарлар өчен азмы-күпме булды ул, ләкин руслар өчен юк дәрәҗәсендә...

Икенчедән, акценты ике дәүләт теленә түгел, ә икетеллелек (билингвизм) мәсьәләсенә куярга иде. Икетеллелек яки күптеллелек һәркемгә файдалы, кешене үстерә, аны тәрбияле итә, кешегә интеллектуаль яктан яңа шанслар бирә, яңа офыклар, мөмкинлекләр ача. Шул нәрсәгә без моңа кадәр бөтенләй игътибарсыз булдык. Чит илләрдә, бигрәк тә күптелле илләрдә, ул эш профессиональ рәвештә башкарыла, аларның бай тәҗрибәләре бар. Швейцария, Бельгия, Канада, Италиянең Көньяк Тироль провинциясе – күләмле һәм җитди рәвештә аларның уңай тәҗрибәләре өйрәнелдеме? Юк, без аңа әһәмият бирмәдек...

Өченчедән, укыту методикасы. Мин «татфак»та (КДУның Татар филологиясе һәм тарихы факультеты) 10 ел дәвамында декан булып эшләдем. Шул вакыт дәвамында хәлне үзгәртергә тырыштым, ләкин барып чыкмады. Моны мин үз гаебем дип саныйм. Безнең тел галимнәре белән күпме «көрәштем», аларга шушы фикерне җиткерергә күпме тырыштым – көтелгән нәтиҗә булмады. Безнең тел галимнәре, кызганычка каршы, артык консерватив. Алар яңарышка бик сак карыйлар. Алар үзгәрергә теләмиләр. Бәлки бу – безнең милли үзенчәлектер? Бу мәсьәләдә монополия килеп чыкты, галимнәр арасында үзара көндәшлек, ярыш булмады, яңа сүз ишетелмәде... Кирәк иде микән ул?

Кеше телләрне болай да бик теләп үзләштерми. Әллә инглиз телен бик теләп өйрәнәләрме? Аны кирәк булганга гына өйрәнәләр. Татар телен өйрәнү методикасы инглиз теленекенә караганда да, рус теленекенә караганда да хәтта өстенрәк булырга тиеш иде. Кешене мавыктырырлык, кызыктырырлык. Кеше шушы методикадан канәгать калып, тагын да тирәнтенрәк өйрәнү теләге туарга тиеш иде анда. Татар теле укытучылары инглиз яки алман теле укыту методикасына күз салдылармы? Мин Европа белән чагыштырам: Европага килүче мигрантлар яки студентлар шул илнең телен төрле формада кыска вакыт эчендә үзләштерәләр. Ә ник безнекеләр шул методикаларны исәпкә алмадылар? Хәзер үзгәрешләр күрә башладым мин: яңа дәреслекләр, яңа әсбаплар. Нишләп без аңа 20-30 ел элек керешмәдек?

Без үзебез ясаган хаталарны һәм җитешсезлекләрне төзәтүне хәзер Путиннан сорыйбыз. Бу – безнең үзебезнең бурычыбыз. Ни өчен моны Путин хәл итәргә тиеш?!

Искәндәр Аяз улы Гыйләҗев, Татар энциклопедиясе институты директоры

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев