Логотип Идель
Татарстаным бар!

ЧИТ ИЛ ТАТАРЛАРЫНЫҢ ИННОПОЛИСТА ЯШИСЕ КИЛӘ!

Бөтендөнья татар конгрессы съездына килгән делегатларның хыял-теләкләре дә милли төсмерле икән бит. Бүгенге әңгәмәдәшебез дә Россиянең төп IT-башкаласында – Иннополиста яшисе килә ди. Ә кайберәүләре хәтта татар орнаментлы киемнәрен дөнья подиумнарына менгезү турында хыяллан икән. Тик оештыручыларга гына шелтәләре бар делегатларның: чара программасын читтә яшәүче татарларга да уңайлы, алар да һәр чарада катнаша алырлык итеп оештырырга кирәк, дигән фикердә алар!

Бүген дә съезд делегатларының эше умарта оясын хәтерләтә. Алар барысы да Татарстанның инновацион потенциалы белән танышырга махсус күргәзмәгә килде. Республиканың сәнәгате, казанышлары белән танышуны «Татнефть», «ТАИФ» ширкәтләр төркеме, «Ак Барс холдинг», «Ак Барс банк» кебек ширкәтләрдән башладылар.

«Иннополиста яшисем килә!»




Әфганстан егете Әхмәт Пәрвиз Татарстанга елмаю катыш ак көнләшү белән карый. Чөнки мондый мөмкинлекләр ул яшәгән җирдә юк. Күргәзмәдә ул Казанда узачак WorldSkills чемпионаты, Иннополис шәһәре белән танышып чыккан.

– Хәзер Казан теләсә нинди чараларны, төрле чемпионатларны кабул итә. Минем өчен WorldSkills чемпионаты – яңалык. Мондый зур чараның нәкъ менә Татарстанда узуы шәп кенә. Ә Иннополиста әле бер тапкыр гына булганым бар. Тагын бер кат буласым килә. Гомумән, анда яшәр идем! – ди Әхмәт.

Быелгы конгресс съездына алар өч кешелек делегация белән килгән. Әфганстан татарлары башка төбәкләрдә, чит илләрдәге татарлар белән араларны ныгытырга тели. Параллель рәвештә быел үз илләрендәге татарлар өчен хәйрия фондын булдырырга телиләр. Бөтен дөньядан татарлар ярдәм итсә, бу эшне дә башкарып чыгачаклар. «Безнең илдә финанс, сәясәт ягы да бик ук яхшы түгел. Татарлар Әфганстанның хәерче якларында яши. Алар арасында югары белем алганнар бик аз. Татар телен белмиләр диярлек. Шуңа татар телен өйрәнү мәктәбен ачасыбыз, халкыбызның мәдәниятен күрсәтәбез килә», – ди егет.

Монда канатландыралар да!


Шөкер, татар милли киемнәренә мода дөнья подиумнарына ук барып җитмәсә дә, аңа ихтыяр сизелә. Чит илдә яшәүче татарлар милли киемнәргә, аксессуарларга чәчәк күргән бал корты кебек «ябыша». Шулай булмый ни, чит илләрдә мондый «design-склад»лар еш булып тормый! Латвиядән килгән Ләйсән Билалова да ятып калганчы, атып калырга кирәк, дигән фикердә. Үзенә күргәзмәдә күк төсендәге татар орнаменты төшерелгән сумка алган.



– Бу сумка матур да, ерактан ук үзенә җәлеп итеп тора. Үземә дә бик килешә! – ди ул.

Латвия татарлары мондый ярминкәләрнең еш булып торуын тели. Бөтендөнья татар конгрессы съездына яңа идеяләр белән канатланырга килгәннәр. Латвиянең «Идел» татар җәмгыяте Ауропа татар альянсының 27 оешмасының берсенә керә. Бу илдә Гөлфия Курамшина исемле татар теле укытучысы бар. Нәкъ менә ул Латвиядәге балаларны Тукай телендә укырга өйрәтә икән.

Күргәзмәдә татарча буклетлар юк


Төмәннән килгән Римма Вәлиева да үз төбәкләрендәге эшчәнлекләре белән мактана ала. Төмән өлкәсенең татарлар конгрессы үз эченә татар яшьләре берләшмәсе, «Ак калфак» оешмаларын да берләштерә. Матурлык һәм батырлык бәйгеләре «Себер йолдызы» һәм «Татар егете» Төмәннең фишкасына әверелгән инде. Тик күргәзмә белән танышканнан соң, Римманың бераз күңеле төшкән. «Visit Tatarstan» проектының буклетлары татарча булмавына шаккаткан.

– Вертолетларны бик яратам. Шуңа да Казан вертолет заводы турында мөкиббән китеп тыңладым. Россиядәге күп төбәкләр башлыклары Казан вертолетында эшләнгән вертолетларга утырып йөри икән бит! Мин моны белмәгәнмен дә, – ди Римма.

Оештыру ягыннан да бера кытыршылыклар булуын ачып салды ул. «Беренче көнне без дискуссия мәйданчыкларына җитешмәдек. Безгә җибәрелгән программада расписание башка төрле иде, съездга килгәч – башкача. Делегацияләр арасында формаль булмаган очрашулар да оештырылмады. Әйе, кичә без кич белән очраштык. Әмма анда бик аз кеше булды. Миңа калса, бу очрашуга һәр теләгән яшь кеше килә алсын өчен, аны программада ук күрсәтергә кирәк иде», – ди Римма.

Алинә МИННЕВӘЛИЕВА, автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев