Логотип Идель
Спорт

ТАТАРСТАНДА КЕМ ИҢ БАЙ...

... спортчы? Татарстан спортчылары арасыннан кайсылары иң күп акча эшли?

Юрий Дудь тырышлыгы белән бөтен Россиядә хәзер “Кем күпме акча эшли?” соравыннан популяррак булган сорау юк. Ә дөрестән дә бит, янган утка, аккан суга карап утыру һәм кеше акчасын санаудан туярга мөмкин түгел. Бигрәк тә бу кешеләр – спортчылар икән. Күп вакыт нәрсә өчен түлиләрдер шуларга дип әйтүне ишетергә мөмкин. Тик бу бер дә дөрес түгел, җәмәгать. Алар, беренчедән, эшләгән акчаларын теләсә-нәрсәгә сарыф итеп кенә йөрми, ә ярдәмгә мохтаҗларга булыша, иганә, хәйрия эшләре белән актив шөгыльләнә, икенчедән, югары дәрәҗә спортчысы булып калу ул әле зур хезмәт хакы гына түгел, ә күп чыгымнар да – спорт залларына, шәхси остазлар хезмәтенә, махсус ашау, яшәеш рәвеше һ.б. Монда, билгеле сорау туа – ә соң табиб, укытучы, янгын сүндерүче булып эшләү җиңелрәкмени? Җавап – әлбәттә, авыррак, тик монысы инде башка мәсьәлә.

Димәк, киттек, дустым. Татарстанның иң бай спортчылары кем?

Футбол


Әлбәттә инде, уен спорт төрләренең иң кәттәсеннән башлыйк. Республикабызда берничә профессиональ команда булуына карамастан, хезмәт хаклары зурлыгы буенча башкаланың “Рубин” уенчылары белән алар, әлбәттә, тиңләшә алмый.

Гекдениз Карадениз – 2,5 млн евро (елына якынча 177 млн 500 мең сум)




“Рубинның” тере символы Төрек уенчысының хезмәт хакы турында әллә ни шаяртасы да, ирония белән сугарылган сүзләр язасы да килми – аның һәр евротиенен Карадениз тир түгеп, бик тиз чабып, акыллы уен күрсәтеп эшләп алган. Ничә еллар буе уйнап бер генә җанатардан да (һәм Россия буйлап, һәм Татарстанда) Караденизны тәнкыйтьләгән, “Карале, моңа шуның кадәр акчаны ни өчен түлиләр соң?!” дип аптырган кешене дә күргән юк.

Кристиан Нобоа – 2 млн евро (142 млн сум)




Кристиан, әлбәттә, тулысынча Бердыев уенчысы. Һәм ул, Корбан Бекиевич кая китсә, шунда булды. Шулай да амбицияләр, профессиональ яктан үсәсе килү Кристианны “Динамо” һәм “Зенит”ка командировкаларга барып кайтырга этәрде. Әмма керткән өлеше, “Рубин”ның данлыклы өр-яңа тарихына керткән өлеше һәм Казан кызына өйләнүе Кристианга ай саен 11 млн 833 мең сум “күчтәнәч” китерә.

Сергей Рыжиков һәм Ивелин Попов – 1,8 млн евро




Гекдениз Карадениз турында укып, Рыжиковның исемен куйсаң, мәгънә үзгәрмәячәк. Бу сезонда гына капкадагы урынын югалткан Сергей һәрвакытта да югары профессиональлек, беркайчан да кул төшермәү, һәрвакыт җиңү өчен тырышу һәм бөтен стадионга яңгырап торган аһәңле тавышы белән Казан җанатарларының күңелләрен яулап алды.



Ивелин Попов – “Рубинда” яңа исем, әмма элеккеге “Спартак” уенчысы Корбан Бекиевичның уен схемалары өчен үтә кирәкле элемент, өстәвенә шактый югары сыйфатлы һөҗүмче. Сораулар юк, җитмәсә, Попов килү белән туплар кертеп, бу акчаларга лаек икәнлеген инде исбатлый да башлады.



Сорау: Владимир Гранат уеннардан буш вакытында 1,5 млн евроны Казанда нәрсәләргә тотып өлгерә?

Хоккей


Татарстанда, ничек кенә булмасын, хоккей, әлбәттә, беренче урында. “Ак Барска” йөриләр, “Ак Барсны” карыйлар, аның белән горурланалар. Хезмәт хаклары буенча гомуми еллык бюджеты 1 млрд 671 млн 918 мең сум булган клуб үз хоккейчыларын ничек шатландырган?

Андрей Марков – 2,6 млн доллар (якынча 150 млн 800 мең сум)




НХЛда шактый куәтле уенны күрсәткән Марков Зиннәтулла Билалетдинов өчен чын мәгънәсендә кыйммәтле табылдык булды. Яше инде шактый булуына да карамастан, Марков КХЛ алдынгы командасы сакчысы буларак сыйфатлы уен күрсәтергә генә түгел, ә командадашлары арасында абруйлы өлкән абый ролен дә башкару өчен бер дигән кандидат.

Антон Ландер – 2 млн (116 млн сум)




Дөньяның иң көчле лигасында тернәкләнеп китә алмаган швецияле һөҗүмче Казанда үз командасын тапты шикелле. Әмма шулай да даими чемпионатның 54 уенында нибары 9 алка кертү һөҗүмче өчен яхшы күрсәткеч түгел. Плей-оффта үзен күрсәтеп, баш өстендә Гагарин Кубогын селки алса, сораулар бераз кими төшәчәк.

Владимир Ткачев – 1, 2 млн (69 млн 600 мең сум)




Ткачев исә – бөтен башка мәсьәлә. “Ак Барсның” техник яктан иң оста уенчыларының берсе шактый аз хезмәт хакына карамастан, даими чемпионатның 53 уенында 36 очко (22 алка+14 передача) җыйган. Агымдагы плей-оффтагы алты очконы да исәпкә алганда лаеклы нәтиҗә.



Сорау: Дмитрий Обуховны бәлки офис хезмәткәре итеп куйсаң, файдасы күбрәк булыр?

Волейбол


Монда, әлбәттә, хезмәт хакы дәрәҗәсен футболчы һәм хоккейчылар белән чагыштырып булмый. Шулай да гади кешеләр белән чагыштырганда волейболчылар да шактый акча ала. Тик Казан “Зенит” волейбол клубын “Рубин” һәм “Ак Барс”тан аерып торган бер үзенчәлек – “Зенит” – соңгы елларда дөньяның берсүзсез иң яхшы клубы.

Вильфредо Леон – 1, 4 млн доллар (81 млн 200 мең сум)




Дөнья волейболының иң якты йолдызы Казанда уйный. Мондый дәрәҗәдәге йолдызның хезмәт хакы да тиешенчә булырга тиеш бит. Әмма Казан волейбол сөючеләре өчен үкенечле хәбәр – бу көннәрдә генә Леон киләсе елда Италиягә китәчәген хәбәр итте. Китәр алдыннан Чемпионнар лигасын һәм Россия чемпионатында җиңеп калдырачагына без ышанабыз, әлбәттә.

Мэтью Андерсон – 850 мең (49 млн 300 мең сум)




“Зенит” командасының баш остазының яраткан уенчысы. Тырышлык, тотрыклы уен дәрәҗәсе, дәшми генә үз эшен эшләү – Андерсон турында болар. Владимир Алекно дөньядагы бер генә әйбер турына үкенә, ди – Мэтью Андерсонның яше кими бармаганга.

Максим Михайлов – 714 мең (41 млн 412 мең сум)




Топ-уенчыга топ-хезмәт хакы. Андерсон тотрыклылыгын Михайловка сеңдерсәң, россияледән дә текә уенчы булмас иде дөнья волейболында. Әмма хәтта шуны исәпкә алып та Максимга тиңдәш булырдай уенчылар дөньяда бик аз.



Сорау: волейболчы футболчы хезмәт хакына карап ниләр кичерә икән?



Искәндәр ХӘБИБУЛЛИН

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев