КӨРӘШЧЕЛӘРНЕҢ ҮЗ ГАДӘТЛӘРЕ: 8 ФАКТ

Танылган көрәшчеләр тамашачылар хәтерендә матур җиңүләре белән генә түгел, келәмдә үзләрен тотышлары, аларга гына хас булган гамәлләре белән дә истә кала. “Ялкын” журналы хәбәрчесе шундый үзенчәлекле күренешләр, гадәтләрне хәтердән яңартырга булды.

1. Балтач чәе бетте – җиңүләр китте


Айдар Хәйретдинов, Ранил Габдрахманов, Рифкать Хөсәенов, Илдар Рафиков, Марат Гомәров, Рәдис Галләмов, Айдар Гәрәев... Узган гасырның 90нчы еллар азагы һәм яңасының башында Балтач районы данын югары күтәргән көрәшчеләрнең кайберләре генә бу. Менә шул чор көрәшчеләре бил алышканда Балтач командасында матур гадәт бар иде: игътибар иткәнегез булса, сөлгеләрне билгә бәйләгән вакыттан файдаланып, термостан кайнар чәй эчә иде егетләр. Маңгайдан тәгәрәгән тир борын очын чылата, “тып” итеп идәнгә тама, ә Балтач көрәшчесе еш-еш сулап, термос капкачына салынган кайнар чәйне эчә... Искә төштеме?

Хәзер Балтачлар да башка көрәшчеләр кебек шешәдәге суга гына өстенлек бирә. Җиңүләре дә сагындыра башлады. Әллә хикмәт чәйдә булды микән?..

[gallery columns="2" link="none" size="large" ids="29919,29920"]

2. Начар гадәт йогышлы була


2000нче еллар башында татар көрәше җитди бер үзгәреш ясады – футболка киеп көрәшә башладык. Болай эшләү келәмдә көндәшеңне хөрмәт итү, чисталык булдыру өчен кирәк, көрәшнең башка төрләрендә киемсез көч сынашулар юк, диелде. Еллар узу белән болай эшләүнең дөрес карар булуы аңлашылды.

Әмма көрәш киеме “комачау иткән” көрәшчеләр дә табылды. Андыйлар көндәшенең футболкасын “тешли” башлады. Сөлгене билгә җайлап салу өчен кулай, дип аңлаттылар бу эшләрен. Татар көрәшенә бу “яңалык”ны Руслан Нургалиев кертте, дип әйтүчеләр дә бар. Әмма монысы исбат ителмәгән. Бу гадәтнең башкаларга йогуы гына факт. Бәлки андыйларга кисәтү бирергә вакыт җиткәндер?

[gallery size="medium" link="file" ids="29927,29929,29923,29924,29925,29926,29928,29930"]

3. Шапка, сөлге һәм бүрек


Берара келәмгә чыгарга әзерләнгән көрәшчеләрнең 20-30 проценты җылы көрәш залында да баш киеменнән йөрүне гадәткә керткән иде. Җылынып чыгу өчен кирәк, янәсе. Шуңа бәйле рәвештә микрофонлы хөкемдарларның “усаллары” аларга кисәтү дә ясаштыргалады. Соңгы вакытта “башлыклылар” бармак белән генә санарлык калды. Шапканың гына булышмавы аңлашылды бугай.

Баш киеме димәктән, бу мәсьәләдә данлыклы көрәшче Илнар Әхмәтҗановны берәү дә уздыра алмады – хәтерләсәгез, ул шапка эченнән сөлге дә салып калдыра иде. Сәерме? Илнар алай санамады, шапкасын да салмады һәм бер-бер артлы җиңүләр яулады.

[gallery columns="2" size="large" link="none" ids="29933,29934"]

4. Боксчы көрәшчеләр


Спорт остасы Булат Хәбибрахманов белән атказанган спорт остасы Марат Зәкиевны нәрсә берләштерә? Дөрес әйтәсез: боксчылар кебек авызга капа кабып көрәште алар. Татар көрәшендә алар кебек тешләрен саклап көрәшүчеләр башка булмады кебек. Марат абыйны ветераннар арасында бил алышуын әле дә күрәбез, Булат тренерлык эшенә чумды. Ә ир-егетләр бил алышкан келәмдә “боксчылар” калмады.

[gallery link="none" columns="2" size="large" ids="29939,29940,29937,29938"]

5. Илшаттан өйрәнегез


Ярыш алдыннан авырлыгын махсус киметкән, спортчыларча әйтсәк, “вес куган” көрәшчеләрнең үзләре генә белгән ысуллары бар: мунчада парлану, пакет уранып, өстенә калын киенеп йөгерү, ач тору, шуның өстенә кабыгы белән лимон ашау һәм курка-курка үлчәүгә басу... Ике көрәшченең берсе шуның аша узган.

Бүген авырлыгы 100 килограммга җиткән Арча көрәшчесе Илшат Идиятов – моннан 20 еллар чамасы элек авырлыгын “куып”, 55-60 килограммда көрәшкән егет. Аның ысулын берәү дә кабатлый алмас, мөгаен: иртәгә үлчәнәсе дигән көнне авырлыгын кирәгеннән 0,5-1 килограммга артыграк “куа” да Илшат: “Кайтып ашарга да була”, – дия торган иде. Монысы – келәмгә чыкканга кадәрге батырлык, дигән сүз.

[gallery link="none" columns="2" size="large" ids="29944,29943"]

6. Җиңү шатлыгы


Нәфис Миңнебаев сальто ясый, кемдер келәмне үбә, икенче берәүне иптәшләре күккә чөя – татар көрәшендә җиңүне бәйрәм итүнең нинди генә ысуллары юк. Футболдагы кебек өс киемен салып, йөгереп йөрүчеләр генә күренми. Шулай да Балтач легендасы Айдар Хәйретдинов кебек уңышын ихлас бәйрәм итүчеләр башка кабатланмас. Һәр уңышлы алымыннан соң горур гына келәмне бер әйләнеп чыга торган иде ул. Айдарга гына килешә иде бу. Шуңа да Балтач батыры келәмгә чыккан саен тамашачы да аның тизрәк уңышлы алым ясавын көтте. Сагындыра!

[gallery link="none" columns="2" size="large" ids="29970,29947,29946,29953,29952,29950,29954,29949"]

7. Диңгез буе, фермердан ат һәм башкалар


Команда уңышы аерым көрәшчеләрнең келәмдә бил алышу осталыгына гына түгел, келәмнән читтәге дуслыкка да бәйле. Инстаграмдагы яңалыкларга күз салыгыз: Әлмәт көрәшчеләре бергәләп диңгез буенда ял итә, Чаллы һәм “Ак Барс” көрәш сарае көрәшчеләре дә команда белән җәйге ял оештыра. Ә Теләче көрәшчеләренең ялы уңышларга бәйле – Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы уздырылган ярышта әйбәт чыгыш ясаган саен җирле фермер, танылган көрәшче Сәгыйть Гыйниятуллин ат чалып, көрәшчеләрне кунак итә. Нәтиҗәсе күз алдында: телгә алынган дүрт команда – соңгы елларның лидерлары.

[gallery link="file" size="large" ids="29959,29956,29957"]

8. Көрәшчеләр эреләнә, ә хөкемдарлар?


Авыр гәүдәле көрәшчеләрнең саны шулкадәр артып китте ки, хәтта аларны икегә бүлеп көрәштерә башладылар. Менә инде ничә ел келәмдә 130 килограммлы көрәшчеләр аерым, аннан да авырраклары үзара бил алыша. Шунысы кызык: үч иткәндәй алар бил алышканда келәмдә кечкенә гәүдәле хөкемдарлар хөкем итә һәм билгә сөлге бәйләгәндә көлкеле хәлгә кала. Бәлки пәһлевандай хөкемдарлар да әзерли башларга вакыт җиткәндер?..

[gallery link="file" size="large" ids="29966,29962,29965,29963,29967,29969"]

Фәрит Салихов

P.S. Сездә нинди хәлләр бар, келәмдәге тагын нинди үзенчәлекле күренешләрне хәтерлисез?


ТАГЫН УКЫРГА:


ТАТАР КӨРӘШЕН ГОЛЛАНДИЯДӘ ТАНЫТАЛАР


ГАУГАЛЫ САБАН ТУЕ


ХОККЕЙ+КӨРӘШ = ГАРИПОВЛАР! /ФОТОРЕПОРТАЖ/


ҮСМЕРЛӘР АРАСЫНДА САБАНТУЙ БАТЫРЛАРЫ /ИСЕМЛЕК/


САБАНТУЙ-2018 БАТЫРЛАРЫ /ИСЕМЛЕК/


МИҢГӘР САБАН ТУЕ ДӨНЬЯ БАТЫРЛАРЫН АЧЫКЛАДЫ

Нравится
Комментарии (0)
Осталось символов:
Шәп укыла
  • 21 август 2019 - 15:57
    МИНЕМ ЯНГА АТЛАР КИЛДЕ... Бүген таң белән Салпар авылында берсеннән-берсе шомлырак ике хәбәр таралды. Буран котырган бу төндә, ферма стеналарын җимереп, колхозның иң хәлле биш атын урлап киткәннәр. Халидә белән Зәкәриянең кече уллары уеннан кермәгән. Урам очында яшәүче Матур апасында да кунмаган, күршедәге дус малае Рөстәмдә дә табылмаган...
    42
    0
    0
  • 22 август 2019 - 16:22
    УЕН (АНТИХИКӘЯ) – ГАЛИМҖАН ГЫЙЛЬМАНОВ Кафе. Ишектән тәкәббер генә бер чибәркәй килеп керде. Залга үтешли, янәшәдәге өстәл артында моңаеп утыручы егеткә күз сирпеп алды. Әллә исәнләште дә инде?
    28
    0
    0
  • 6 август 2019 - 09:47
    «ЯНЫМДАГЫ КОЯШЫМНЫ ҖИБӘРГӘНМЕН...» – ЗӘРИНӘ ХУҖИНА ***
    Ә гомерләр үтте китте,
    Ә син китмәдең һаман.
    Калбемнең иң тирәнендә
    Күмелеп калдың бер заман.
    Ул көнне әле хәтерлим,
    Түп-түгәрәк ай яна.
    Гитарада уйныйсың син,
    Тыңлатып җырлар яңа.
    Яңа җы...
    18
    0
    0
  • 20 август 2019 - 21:30
    ТУГАН КӨНСЕЗ МАЛАЙ (ГАЛИМҖАН ГЫЙЛЬМАНОВ) Бу ятимнәр йортында әнисез яки әтисез балалар күп. Әтисез-әнисез балалар да бар. Кайберләренең әти-әнисе генә түгел, әби-бабасы, туган-тумачасы да юк. Анысы гына нәрсә... Айдарның туган көне дә юк хәтта. Барлыкка бар, тик дүрт елга бер генә килә. 29 нчы февраль көнне туган шул ул, кәбисә елны. Шуңа күрә, бер мәртәбә үткәрә дә өч ел рәттән туган көнсез, бәйрәмсез яши. Бу балалар йортына килгәч, ул әле бер дә үткәрмәде туган көнен.
    16
    0
    0
  • 25 июль 2019 - 12:01
    Аш-су блогеры Рәфилә Шәмсетдиновадан рецепт: КАЙМАК ҺӘМ ЧИЯЛЕ ТАРТ! Дуслар! Ә сез ашарга пешерергә яратасызмы? Димәк, безнең яңа рубрика сезнең өчен. Биредә күпләргә таныш блогер, Instagram челтәрендә татарча популяр аш-су блогы алып баручы Рәфилә Шәмсетдинова сезне б...
    14
    0
    0
  • 15 август 2019 - 09:28
    142 ЕЛ РӘТТӘН ЯҢГЫРЫЙ ТОРГАН СҮЗ! Нәкъ 142 ел элек, 1877 елның 15 августында Томас Эдисон телефоннан сөйләшкәндә «Hello» («Алло») сүзен кулланырга тәкъдим итә.

    1876 елда Филадельфияның бөтендөнья күргәзмәсендә Александр Белл исемле...
    9
    0
    0
  • 12 август 2019 - 11:51
    ХАЛЫКАРА ЯШЬЛЕК КӨНЕ! Яшьлек, гомрең кыска синең, шундый кыска булып тоела... Бүген халыкара яшьлек көне! Кеше гомеренең иң гүзәл, хисләр белән кайнап торган, әкияти матур чагы! Ә яшьлек турында шагыйрьләрдән дә матуррак и...
    8
    0
    0
  • ПИТРАУ-2019: КАРЕНДӘШЛӘР, АРУМЫ СЕЗ?
  • ПЕЧӘН БАЗАРЫ – 2019