Логотип Идель
Спорт

ЧАҢГЫГА БАСТЫҢМЫ ӘЛЕ?

Идел буе спорт, физкультура һәм туризм академиясенең Зур концертлар залында Татарстанның спортта югары казанышларга ирешкән шәхесләрен бүләкләү тантанасы гөрли: “Ел спортчысы” дип Яшел Үзән чаңгычысы Андрей Ларьковны игълан итәләр...

Лаеклылар бүләге


Пхенчхандагы Уеннарда ике тапкыр Олимпия призеры булып танылган спортчының мондый исемгә лаек булуына берәү дә гаҗәпләнми. Бүләкне алырга Андрейның сәхнәгә үзе менмәвенә дә аптыраучылар аз. Чаңгы спортында сезонның иң кызган мәле, ләбаса. Андрейның да өенә кайтып кергәне юк.

Чаңгычыларны бүләкләүләр моның белән генә бетми әле: Татарстанның Чаңгы ярышлары һәм биатлон федерациясе – “Иң яхшы федерация”, аның президенты Илшат Фәрдиев – Россия Олимпия комитетының Мактаулы билгесе, ә җыелманың баш тренеры Эдуард Галиев “Спортка хезмәте өчен” билгесенә лаек була. Килешәсеңдер, бүләкләр – лаеклыларга, дустым!

Алдынгылар алдыра


Ә үзеңнең бу кышта чаңгыга басканың бармы соң әле? Чаңгы алырга җай чыкмый, дисеңме?! Белеп торам, мондый җавапны бирүчеләр син генә түгел. Димәк, сез чаңгы спорты алга киткән район яисә шәһәрдә яшәмисез. Шулай булмаса, әллә кайчан үзегездәге чаңгы базасына йөгерер, прокатка чаңгы алып, табигать белән хозурланып кайткан булыр идегез инде.

Моның өчен төбәктә чаңгы спорты алга китү кирәкмени, диярсез. Нәкъ шулай! Республика программасы буенча төзелә торган модульле чаңгы базалары иң беренче чиратта ярыш нәтиҗәләре буенча алдынгы булган районнарда сафка бастырыла. Массакүләм спорт үсештә, чаңгычылар ярышлардан кайтып керми һәм яхшы нәтиҗәләр күрсәтәме – рәхим итегез: чаңгысы, кар машинасы һәм барлык уңайлылыклары булган база сезнеке. Шул рәвешле Татарстанда 2017 елда – 11, 2018 елда 16 база тапшырылды. 2019 елда тагын 12не төзергә ниятлиләр. Алдынгылар алдырды, чират инде, кем әйтмешли, ялкауракларга да җитеп килә. Олимпия медальләре белән генә баш әйләнергә тиеш түгел. Төбәкләрдә чаңгыда шуарга яратучылар өчен дә бөтен шартлар булдыру мөһим. Чаңгы ярышлары һәм биатлон федерациясенең максаты шул юнәлешкә төбәлгән.

“Күрмәгәнне күрдек”


Федерация президенты Илшат Фәрдиев Әлмәттә чаңгы спорты үсеше өчен булдырылган шартлар белән танышканнан соң шундый нәтиҗә ясады. Эшчәнлеккә бәя бирергә, алдынгыларны бүләкләргә дип ел азагында район һәм шәһәр вәкилләре Татарстанның нефть башкаласына җыелуы да гаҗәпләндерми. Биредә СССР, Россия һәм халыкара класслы спорт осталары да тәрбияләнгән. Ике тапкыр Олимпия уеннары җиңүчесе булган Ольга Данилова да Әлмәт чаңгы юллары аша узган. Шәһәр хәзер дә үз маркасын югары тота.

Шәһәр халкының иң яраткан урыны – “Кар бөртеге” чаңгы базасы. Биредә 2017 елда ук (димәк, Әлмәт рейтингның югары баскычында!) модульле база сафка бастырылган инде. Федерация булышлыгы белән чаңгы трассасы да яктыртылган.



Шәһәрдә иң сөендергәне – терәк-хәрәкәт аппараты буенча мөмкинлекләре чикле балаларга чаңгыда шуу өчен булдырылган шартлар. Әнә, ике белем йорты арасында урнашкан стадионда чаңгы-роллер трассасы салынган, ә 2нче лицей территориясендә чаңгы базасы эшләп килә. Бирегә 20 инвалид баладан торган төркем тупланган, спорт кирәк-ярагы һәм киемнәр алынган.

– Бу – мөмкинлекләре чикле балалар өчен шәһәрдә бердәнбер чаңгы базасы. Алар өчен 20 пар махсус чаңгы бар. Балалар шәһәрнең төрле почмагыннан җыела, – ди тренерлары Василий Архипов.

...Яхшы үрнәкләр җитәрлек. Ә син әле һаман да чаңгыга басарга икеләнәсеңме? Кышның гомере кыска ул – ашык!

 
Илшат Фәрдиев, Татарстанның Чаңгы ярышлары һәм биатлон федерациясе президенты:

– Әлмәттә гомергә күрмәгәнне күрсәттеләр. Максат куялар һәм ышанычлы рәвештә җиңүгә юл яралар. Бүген безнең спортчылар гына түгел, чаңгы спортын үстерүдә район һәм шәһәр башлыклары да ярыша. Зур максатларга ирешү өчен, эш дип янып торган, шуңа тормыш юлын багышлаган кешеләр кирәк. Бүген шундый кешеләр белән кулга-кул тотынып эшләү үз нәтиҗәсен бирә.


Фәрит Салихов


Фотолар ski-tatarstan.ru сайтыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев