Логотип Идель
Спорт

ЧӘК-ЧӘК, ПИЛМӘН ҺӘМ КИЯҮ ЕГЕТЕ: ТАТАРСТАН СПОРТЧЫЛАРЫ УЕННАРДАН КАЙТТЫ

9 февральдә башланып, узган якшәмбегә кадәр дәвам иткән – 25 февральдә уты сүндерелгән кышкы Олимпиада Татарстан спортчылары өчен тарихта иң уңышлысы булды.

Кем күпмегә баеды?


Көньяк Кореянең Пхенчхан шәһәреннән республикага 4 медаль кайта: чаңгычылар Анна Нечаевская – эстафетада бронза, Андреей Ларьков – эстафетада көмеш һәм 50 чакрым арага бронза, тимераякта фигуралы парлы шууда командалы ярышта Евгения Тарасова көмеш медаль яулады.

Татарстан үз спортчыларына “алтын” өчен – 4 млн, “көмеш”кә – 2,5 млн, бронза медаль өчен 1,7 млн сум акча бирәчәк. Иң күп акчаны Андрей Ларьков эшләде – 4,2 миллион. Моннан тыш Олимпиадада уңышка ирешкән спортчылар ел дәвамында стипендия дә алып торачак. Көмеш медаль ияләренә айлык стипендия күләме – 70 мең сум булса, “бронза” яулаучыларга ай саен 50 мең сум акча бирелә.

Чагыштыру өчен: Уеннарда 4 медаль (өч көмеш һәм бронза) яулаган (Олимпиадада 4 медальле булган беренче Россия чаңгычысы) Александр Большуновка Брянск өлкәсе 2,5 млн, сум акча ышандыра. Биредә “алтын”га – 1 млн, “көмеш” өчен – 700 мең, “бронза”га 400 мең сум акча каралган.

Россия хөкүмәтенең дә спортчыларны бүләкләячәген онытмыйк. Премия күләме нәкъ Татарстандагы кебек. Димәк, Пхенчхан Олимпиадасы Андрей Ларьковны – 8,4 миллион, Евгения Тарасованы – 5 миллион, ә Анна Нечаевскаяны –3,4 миллион сумга баетты.

...Сүз уңаеннан, Татарстанның тагын ике спортчысы Олимпиадада медаль яулый алмады. Сноубордчылар Владислав Хадарин 19 һәм 20нче булса, Милена Быкова 10нчы урында калды.

– Татарстанны әлеге күрсәткечләр белән тәбрик итәм. Бу зур команда эше, республикада шундый спортчылар пәйда булсын өчен барлык шартлар да булдырылган, – дип бәя бирде Татарстанның яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов.

Аэропортта – кияү егете


Спортчылар туган якларына кайтып җитте дә инде. Узган төндә Казан Андрей Ларьковны чәк-чәкләр белән каршы алса, Олимпия уеннарында бронза медаль яулаган Татарстан чаңгычысы Анна Нечаевскаяга “Шереметьево” аэропортында сөйгәне Никита Сурков кияүгә чыгарга тәкъдим ясаган.

“Көтелмәгән һәм күңелле сюрприз!” – дип хисләре белән уртаклашты 26 яшьлек чаңгычы.




Бүген 23 яшьлек туган көнен билгеләп үтүче Никита үзе дә чаңгычы, Татарстан данын яклый. Дөрес, дөньякүләм ярышлардагы уңышлары белән мактана алмаса да, Вологда өлкәсеннән үсеп чыккан чемпион кызны Татарстанга җәлеп итә алды.

– Йөргән егетем Татарстаннан. 2016 елда шуңа да аның янына күчендем, шунда шөгыльләнә башладым, – дигән иде Анна Нечаевская. – Бу сезонда тулысынча Татарстан өчен чыгыш ясый башладым.

...Кияүгә чыгарга тәкъдим булса да, сер итеп кенә әйтик, чаңгычы кыз якын арада бала ялына китәргә җыенмый икән әле. “Бер елдан дөнья чемпионаты. Аңа кадәр карьерамны дәвам итәм”, – дигән ул.

Сүз уңаеннан, фигуралы шууда алтын медаль яулаган Алинә Заһитованы татарча язылган “Алинә, без сине яратабыз”, дигән плакат белән аэропортта каршы алдылар. Арада Мәскәүнең “Бердәмлек” татар яшьләре клубы вәкилләре дә бар иде. Аларның кулларында татар телендә язылган «Алинә, без сине яратабыз» һәм инглиз телендәге «Alina the tatar prinсes” (“Алинә – татар принцессасы”) плакатлары, Татарстан әләмнәре, чәчәкләр була.



Ни кызганыч, Алинә, салкын тиеп авыру сәбәпле, җанатарлары янына чыкмый, яшел коридор аша уза.

Өйдә пилмән көтә


Андрей Ларьковны зурлап каршы алдылар. Төнге сәгать 12 тулганда Казан аэропортына төшеп утырган самолеттан чыкканда чаңгычының нык алҗуын аңлап була иде. Ләкин ял итәргә генә вакыты юк – 28 февральдә инде яңа стартлар. Шуңа да тизрәк өенә – Яшел Үзәндә әнисе әзерләгән пилмәннән авыз итәргә ашыгуын җиткерүе дә гаҗәп түгел.

– Ара ерак булса да, сезнең көч бирүне тойдым, – диде Андрей Ларьков аэропортта. – Олимпиадага бер ел һәм бер сезон гына әзерләнмәдек. Әзерлек нинди, нәтиҗәсе дә шундый.

– Ул – безнең герой! Син – молодец! Горурланабыз һәм барысы да алда булуына ышанабыз, – дип сәламләде Татарстан спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов чаңгычыны.



...Татарстанның Чаңгы узышлары һәм биатлон федерациясе президенты Илшат Фәрдиев хаклы – Андрейның күрсәткечләре республикада чаңгы спортының яңа тарихын ачарга булышачак. Инде бүген үк Яшел Үзәндә чаңгычылар саны арткан булуы, дүрт-биш яшьлек сабыйның беренче тапкыр чаңгыга басуы да ихтимал. Кем белә, бәлки шул сабый Олимпия чемпионы булыр.

P.S. Халыкара паралимпия комитеты Пхенчхандагы Уеннарда нейтраль әләм астында чыгыш ясаячак Русия спортчылары исемлеген раслады. Анда 5 спорт төрендә катнашачак 30 спортчы кергән. Алар арасында Татарстаннан бер генә спортчы бар: ул – чаңгычы һәм биатлончы, Түбән Камадан 27 яшьлек Марта Зәйнуллина. Дүрт ел элек Сочида ил данын 69 спортчы яклаган иде. Пхенчхандагы Паралимпия уеннары 9-18 мартта уза.

Фәрит САЛИХОВ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев