Логотип Идель
Шәхес

КЕМ УЛ ШӘЕХЗАДӘ БАБИЧ?

Балачак концертлары


1900-1901 елларда, Шәехзадә мәдрәсәгә кергәнче үк, Бабичлар йортында чып-чын «концертлар» куела башлый. Мондый кичәләр күбрәк Мөхәммәтзакир хәзрәт Дүртөйле бистәсенә яисә Уфага киткән көннәрдә оештырыла. Шәехзадә абыйсы Фәтхелкадир, күршеләре Шакир-гармунчы һәм Рәхимҗан-җырчы белән сәгатьләр буе мандолина чиертеп, скрипка сызгыртып, гармун тартып, җыр көйләп, такмаклар әйтеп утыра, кызлар, киленнәр, әбиләр булып, хәтта мулла-мөәзиннәр кебек, башына сөлге урап, көлке тамашалар кора. Тамашачылар — күршедән җыелган балалар, абыстайлар, хәлфәләреннән качып кергән шәкертләр…

Шәехзадә бик иркә үсә. Хәтта үз әтисенә — имам хәзрәткә карата чыгарылган шаян такмакларны да шунда ук «кичерәләр», кат-кат сөйләвен сорыйлар. Малайга шул гына кирәк тә, ул өй түрен сәхнә итеп, яңа гына чыгарган такмагын инде менә ничәнче кат кычкырып-кычкырып укый башлый:

Үтә пешсә тәмле була
Алмагачның алмасы.
Сузсаң Мәскәүләргә җитә
Имам хәзрәт чалмасы!



Бишектә үскән шагыйрь


Шәехзадәнең бер хыялы була: бакчаларында үскән мәһабәт агачлар арасына бәлли-бишек элеп, шунда күңел ачып, такмак чыгарып яту. Ниһаять, ата кеше улының сүзен тыңлый — ике мәһабәт тупыл арасына бишек ясатып элә. Булачак шагыйрь озын җәй көннәрендә төнгә кадәр «сихри бәллүе»ндә ята, китап укый, җырлар, такмаклар чыгара. Шагыйрьнең иң беренче шигырьләреннән саналган «Бакчабызда» әсәре дә шул бишектә язылган:

Җәй бакчабызда кошкай чырлады,
Гөлләрне үпте, җырлар җырлады.
Багъбостан эче ямьгә чормалды, —
Балкыды анда илһам нурлары…


Инде мәшһүр шагыйрь булгач та, авылга кайткан чакларында, Бабич әлеге бишегендә ятып хозурлана.

Канатлы мандолина


Шәехзадә бик яшьтән гармунда уйнарга өйрәнә, скрипка сызгырта. Ләкин, кулына мандолина килеп керсә, бүтән уен кораллары хакында шунда ук оныта, бөтен барлыгы белән, җаны-күңеле белән моңга бирелә. Мандолинага ул илаһи бер әйбергә баккан кебек караган, сатып алганда яисә берәр остага кушып ясатканда, аның канатлы булуын теләгән. Андый мандолиналар бик сирәк эшләнгән. Мәсәлән, шундый ук канатлы мандолина Хәсән Туфанда булган. Ул аны, яратып, «Бабич мандолинасы» дип йөрткән.

Әсән авылы элек-электән чәчәннәр, җырчылар, гармунчылар авылы буларак дан казанган. Дүртәр көнгә сузылган җыеннарда, Сабан туйларында, «Карга ботка»ларында да әсәнлеләр еш кына уен-җыр ярышлары оештыралар, бию мәйданнары коралар, кичләрен гармунчылар урам әйләнәләр, һәм менә тормышка аяк басып кына килүче Шәехзадә «Сабантуй һәм милли бәйрәмнәр» дигән шигырен яза:

…Дәртләнеп, җырлап егетләр тарттылар гармунын,
Кайсысы кызлар белән уйнап тартты моңнарын…
Елмаер, муенын борыр һәм яңгыратып сызгырыр,
Боргылатып сызгычын, сызып күңелне өздерер…
Бер трантаска утырыр скрипкачы егет,
Ду килер атлар, җыенны әйләнер пыр туздырып…



«Башла, Шәехзадә!»


Маңгазы тауларын урап-урап аккан Күәш елгасы авылны «җәдит» (яңа фикерлеләр) ягына һәм «кадим» (искечә уку-укыту тарафдарлары) ягына бүлә. Җәдит ягындагы икенче мәхәллә мәчетендә имам булып Шәехзадәнең атасы Мөхәммәтзакир хәзрәт тора. Мәчет янында гына ике катлы мәдрәсә, тулай торак, ашханә, келәтләр. Мәчетне дә, мәдрәсәне дә Дүртөйле төбәгендә иң бай һәм укымышлы кешеләрнең берсе булган Сәхипзадә Максудов салдырган. IV Дәүләт думасына депутат булып сайланган бу яшь, алдынгы карашлы бай Әсәндәге мәдрәсәне тирә-як төбәкнең мәдәният, мәгърифәт үзәгенә әверелдерә. Хуҗасы исеме белән, «Мәдрәсәи Максуди» дип йөртелгән уку йортында яңача предметлар укытыла; мөгаллимнәр арасында Уфадан, Казаннан, Екатеринбургтан килгән зыялылар да була.

300ләп шәкерт укыган шушы мәдрәсәдә 1904—1906 еллар тирәсендә чып-чын татар театры барлыкка килә. Дәреслекләр, уку әсбаплары юнәтү, шәкертләрнең өс-башларын карап, тамакларын туйдыру белән генә чикләнмичә, Сәхипзадә Максудов үз мәдрәсәсендә театр почмагы да булдыра, сәхнә мәйданчыгы эшләтеп, аны затлы чаршау белән җиһазлап куя. Бабич бик тиз арада Әсәндәге татар театрының җанына әверелә.

Безнең көннәргәчә «Бабич театры»нда (аны шулай атап йөртә башлыйлар да) куелган берничә пьеса хакында хәбәр килеп җиткән. Шәкертләр, бервакыт, җыелып, Гаяз Исхакыйның «Өч хатын белән тормыш» әсәрен сәхнәләштерәләр. Спектакль башланыр алдыннан Шәехзадә, гадәтенчә, сәхнә алдына чыгып, үзенең «Татар театры» дигән шигырен укый. Шуның белән куелачак әсәрнең эчтәлеген аңлатып, сөйләп тә куя:

Өй дә кечкенә,
Хатын өч кенә;
Җир атлап йөрү
Моңа кечкенә...


«Бабич театры»нда күбрәк көлкеле сәхнә күренешләре күрсәтелә. Шәкертләр байлардан, ялган руханилардан, исерекләрдән, наданнардан, яшь киленнәрдән, гайбәтче хатыннардан көләләр. Күпчелек күренешләрне Бабич үзе уйлап чыгара, спектакль барганда Шакир-шәкерт үзенең «Саратов» гармунында уйнап тора. Икенче үзенчәлек ‒ бөтен рольләрдә дә егетләр уйный. Шәехзадә үзе дә кызлар, хатыннар, әбиләр, руханилар булып уйнарга яраткан. Чалма киеп, чыбык тотып, дәрес укытып йөргән Сәрвәр мөәзинне шулкадәр охшатып уйнаган ки, аны кат-кат чакырып чыгара торган булганнар.

«Чын театр күрәсем килә!»


Каян килгән соң Әсәнгә бу театр шаукымы? Татар дөньясында театр сәнгате аякка баса башлаган вакыт бу. Казанда, Оренбурда татарча спектакльләр куела. Бу хакта гәзит-журналлар хәбәр итеп торалар. Сәхипзадә Максудов та үзе булган шәһәрләрдә, шул ук Санкт-Петербургта, чын театрларны күреп кайта. Казаннан килеп укыта башлаган мөгаллимнәр дә үзләре белән «театр рухы» алып килә.

Әсән авылыннан чыккан Рахман Сафа дигән кеше Казанда бер типографиядә хезмәт итә. Кайтканда мәдрәсәгә кереп йөри. Бабичларда кич утырганда, Казанда оешкан беренче театрлар хакында сөйли. Шәехзадә Галиәсгар Камалның «Беренче театр» әсәре турында да аңардан ишетә. Пьеса буенча спектакль куярга дәртләнеп йөри…

Ниһаять, «Мәдрәсәи Максуди» шәкертләре «Беренче театр»ны Дүртөйлегә барып куялар. Бу бистәдә «Икбал» дигән зур көтепханә эшли. Шәехзадә анда еш була, мәдрәсәдә булмаган китапларны шунда табып укый. Шул көтепханә залларының берсендә куела да инде Камалның атаклы комедиясе. Шәехзадә анда Хәмзә мулла ролен башкара, моның өчен әтисенең киемнәрен алып тора.

Бабичларның рухи дөньясын татар дөньясындагы мәдәни казанышлар белән бәйләп торган тагын бер кеше ‒ Орск шәһәрендә «Шәрекъ көтепханәсе» тоткан Әхмәт Исхакый. Бу татар зыялысы, авылдан-авылга, шәһәрдән-шәһәргә йөреп, китап, календарь, гәзит-журнал тарата, Уфа-Казан юлында урнашкан Әсән авылында да кунып киткәли. Әлбәттә, Мөхәммәтзакир Бабичка туктала. Тукай хакында да ул сөйли, китапларын да алып кайтып бирә. Дөрес булса, Исхакый пьесаларын да Шәехзадәгә ул биреп китә. Бервакыт ул Мөхәммәтзакир хәзрәтне Казанга чакыра, каладагы атаклы хәзрәтләр белән таныштырырга уйлый. Нәкъ менә шул вакытта Шәехзадәбез атасының колагына килеп әйтә дә инде:

‒ Әткәй, мине дә ал әле, минем чын театр күрәсем килә!

Хәзрәтләр сугыш ачса...


Ләкин вакыты-вакыты белән «Бабич театры»на куркыныч янап алгалый. Кадим мәхәллә имамнары аны «шайтан почмагы» дип атыйлар, яныйлар. Ә бит Шәехзадәнең әнкәсе Бибисаҗидәбану — шул кадим якның баш имамы Мөхәммәтһадинең яраткан кызы була. Җәдит мәдрәсәсе белән «Бабич театры» аркасында ике гаилә арасында киеренке хәл килеп туа. Киеренкелек бигрәк тә Мөхәммәтһади хәзрәт үлгәч, аның урынына малае, Бибисаҗидәбану абыстайның туганы Мөхәммәткадыйр мулла калгач көчәя, ачыктан-ачык дошманлашуга кадәр барып җитә.

Кадимчеләрнең астыртын эшләре 1904 елның Сабан туеннан соң халыкка мәгълүм була. Нәкъ шул Сабантуйда Мөхәммәтзакир хәзрәт дөнья хәлләре, әхлак турында вәгазь сөйли, халык җырларын башкаручыларга бүләкләр өләшә, ярлыларга хәер тарата. Шунда ук Рус-япон сугышы хакында да сүз әйтә, японнар белән сугыш юньлелеккә илтмәячәген белдерә. Мәдрәсәдәге «шайтан туе»на чик куя алмагач, кадимчеләр дошман якка сәяси яла ягалар. 1904 елның 16 октябрендә, Шәехзадәгә 10 яшь тулганда, Әсәндә эчеп-исереп йөрүе белән дан алган бер бәндә: «Мөхәммәтзакир хәзрәт сугышта Россиянең җиңелүен, японнарның җиңүен теләде», ‒ дип, губернаторга хат юллый.

Октябрь ахырында Мөхәммәтзакир Бабичевны кулга алып, Бөре шәһәренә төрмәгә илтеп ябалар. Хәтта хәзрәтнең указын да алдырталар. Ярдәмгә шул ук Сәхипзадә Максудов килә. Ул читтә була. Кайтып төшү белән, Дума депутаты үзенең бөтен көчен, таныш-белешләрен, акчасын эшкә җигә. Мөхәммәтзакир Бабичевны яклап, губернаторга мөрәҗәгать итә. 1905 елның башында хәзрәт авылга кайтып төшә, указы да кире кайтарыла. Кадимчеләр барыбер тынычлана алмыйлар: «Мөхәммәтзакир хәзрәт Әликсәндер Пушкинны укыта… Театр уйнатып халыкны боза… Хәзрәтләрдән көлә...» ‒ дип сүз тараталар. Кадим муллаларны җыеп, Мөхәммәтзакир хәзрәт белән Максудовка протест белдерергә, мир җыены җыярга булалар.

Шулчак Шәехзадә яңа тамаша күрсәтә. Бу юлы ул сәхнәдә Газазил-Иблис тарихын уйный. Аллага буйсынмаган Газазилне, Иблис итеп, утлы ташлар ата-ата гөнаһлы җиргә куалар. Җиргә төшкән Иблис үзенең сакалын йолкып, һәр төкне аргы як кадим мулаларга өләшеп чыга. Соңыннан шагыйрь бу сюжетны «Газазил» (1916) поэмасында куллана.

«Койкы колак мулла»


1910 елның язында Бабич «Мәдрәсәи Максуди»ны тәмамлап чыга. Булачак шагыйрьнең җаны авылга гына сыеша алмый, хәтта мандолинасы, җыр, театр да аның тынгысыз күңеленә юаныч бирә алмый. Һәм менә ул атасы хәзрәтнең фатихасын алып, күрше авылдагы Зәки шәкерткә ияреп, ерак казакъ далаларына мүлдәкәлек (укытучылык) итәргә чыгып китә. Зәки бик уңай юлдаш була. Ул Шәехзадәдән өлкәнрәк, юлны, телне яхшы белә...

Шулай итеп, Шәехзадә, май аеның кояшлы бер көнендә, бер кулына китаплар белән шыплап тулган кәрзинен, икенче кулына канатлы мандолинасын тотып, Казакъстанның Тургай өлкәсенә кергән Дүсәнбай авылына килеп төшә һәм Мортаза исемле, заманасы өчен укымышлы гына сәүдәгәрдә туктый. Бу кешене «Мортаза хаҗи» дип йөртәләр; кайбер хәбәрләргә караганда, ул Дүсәнбай авылы старостасы вазифасын да башкарган.

Бабич, килеп төшү белән, кечкенә алачыкта балалар укытырга керешә. Ул вакытта казакъ ягында балалар мәктәпкә җәй айларында йөриләр. Чөнки аларны җәйге яллары вакытында акча эшләү нияте белән килгән татар хәлфәләре, татар шәкертләре укыта. Хәреф таныган, дини йоланы башкара белгән муллаларга да кытлык. Шәехзадә бер үк вакытта мулла вазифаларын да башкарырга тиеш була.

Ләкин 15 яшьлек мулла, кул кушырып, дога кылып кына утырмый, халык белән аралаша, мәкаль-әйтемнәр җыя, йола уеннарында катнаша, үзе тамашалар оештыра, концертлар куя, шигырь-үләңнәр яза. Мәшһүр казакъ шагыйре Абай Кунанбаевның иҗатын үз итә, Абайны үзенең рухи остазлары рәтенә куя. Казакъ арасында яшәгәндә, кечкенәдән җырлап, көйләп үскән татар, башкорт көйләренә үзе дә җыр-шигырьләр язып, чәчәннәр кебек көйләп йөри башлый. Дүсәнбай авылында төзи башлаган «Кулъязма шигырьләр» җыентыгында халык көйләренә язылган шигъри язмалары байтак.

Шәехзадә белән барган Зәки дә күрше авылларның берсендә мүлдәкәлек, муллалык итә. Зәки – оста җырчы, гармунчы. Бабич белән Зәкинең очрашуы Дүсәнбайда үзеннән-үзе бәйрәмгә, тамашага әверелеп китә. Казакълар Бабичны, яратып, «койкы колак мулла» дип йөртәләр. Шәехзадәнең тырпаеп торган колагына ишарә инде бу.

Казакъ далалары Бабичны өр-яңадан ача – ул ныклап шигърият белән мавыга башлый, такмакларын ташлап, җитди шигырьләр, парчалар, эпиграммалар язуга күчә. Тиздән бу шөгыль аның гомерлек максатына әверелә...

Әдәбиятка беренче адымнар...


1911 елда Шәехзадә, Уфага килеп, мәшһүр «Галия» мәдрәсәсенә укырга керә. Башлангыч сыйныфта укыганда ук ул беренче «Шигырьләр җыентыгы»н басмага әзерләгән була. Әмма билгесез сәбәпләр аркасында бу китап дөнья күрмичә кала. 1912-1913 елларда Бабич халык иҗаты белән ныклап кызыксынып китә, Троицк каласында чыгып килә торган «Акмулла» журналының берничә санында, сатирик рухтарак, «Мәкальләр фәлсәфәсе» исемле мәкаләләр циклы да бастырып өлгерә. 1913 елларда Бабичның исеме Оренбургта чыга торна «Шура» журналында күренә башлый. Ләкин ул монда фольклорчы-фельетончы булып түгел, беренче тапкыр шагыйрь буларак чыгыш ясый.

Шәехзадә бик тиз арада «Галия»дә иң билгеле шәкертләрнең берсе булып таныла. Бабич бу елларда мәдрәсәдәге «Парлак» исемле кулъязма әдәби журналның мөхәррире була, «Милли көй, сәхнә вә әдәбият» түгәрәген җитәкли, үзе дә ярым әдәби, ярым сихри (магик) түгәрәк оештыра (Хәсән Туфан беренче иҗат адымнарын шунда ясый), мәдрәсәнең зур кыллы оркестрында беренче мандолиначы булып таныла. Шулай ук казакъ шәкертләреннән җыелган милли оркестрга да җитәкчелек итә.

1915 елда, «Галия»дә татар әдәбиятын Галимҗан Ибраһимов укыта башлагач, Бабич әдәбият тарихын ныклап өйрәнә. Шигырьнең асыл серләренә төшенергә тырышып, фәнни эшләр дә язгалый. Галимҗан Ибраһимов белән Шәехзадә Бабич дуслыгы хакында легендалар йөри. Бабич аның янында кунып калган чакларда, Галимҗан Ибраһимов шәкерт кунагын караватына урнаштырып, үзенә идәнгә җәя торган була, диләр...

Бу елларда Бабич Мәҗит Гафури һәм Сәгыйть Рәмиев белән якынаеп китә, Нәҗип Думави, Сәгыйть Сүнчәләй, Зариф Бәшири белән аралаша. Уфага спектакльләр алып килгән Габдулла Кариев труппасы составында артист булып та катнаша. Чынлыкта, Бабич ул вакытта Уфа каласындагы әдәби һәм мәдәни җәмәгатьчелекнең үзәк фигурасына әверелә.

«Галия» мәдрәсәсен 6 ел урынына 5 елда тәмамлап чыккан Бабич, 1916 елның җәен күренекле телче Вәли Хангилдин белән бер фатирда уздыра, балалар укыта, «Аң» (Казан), «Шура» (Оренбург), «Кармак» (Оренбург), «Сүз» (Мәскәү), «Тормыш» (Уфа) гәзит-журналларында актив языша. Берара Агыйдел елгасында салчылар җитәкчесе булып та эшли. Шул ук елның көзендә Бабич, бөтен Уфаны гаҗәпкә калдырып, Троицк каласына мөгаллим булып китә. Ә моның сере бар. Кайчандыр Габдулла Тукайны кымыз белән дәвалаган Габдрахман Рахманкулов дигән мулла мәдрәсәсенә укытырга бара ул. Мәшһүр шагыйрь торган нигездә яшәргә, ул йөргән сукмаклардан йөрергә, ул эчкән суны эчәргә бара...


Бабич – революционер


Троицк каласында, 1917 елгы февраль революциясе тәэсирендә, Бабич ныклап журналистика эшенә тартыла, «Хөр милләт» исеме астында гәзит тә чыгарып йөри. Гәзитнең беренче санында ук шагыйрьнең «Яшәсен эшчеләр!» исемле шигыре басылып чыга. Якын дуслары Сәйфи Кудашның, Җамалетдин Юмаевның шигырьләре һәм үзенең әсәрләре кергән җыентык төзеп бастыра. Әмма, «Галия»дәге әдәбият укытучысы Галимҗан Ибраһимов белән даими хат алышып торган шагыйрь, аның берничә тапкыр чакыруыннан соң, 1917 елның июнь ахырында Уфага кайтып төшә һәм остазы кул астында чыга торган «Ирек» гәзитәсендә языша башлый. Тик Уфада озак тормый. Август аенда Оренбургта чыга торган сатирик «Кармак» журналына җаваплы сәркәтип булып күчә.

Бу вакытта «Кармак» журналының мөхәррире ‒ танылган әдип Мәхмүт Галәү. Ул Бабич белән бик тиз уртак тел таба. Бабич килгәч, «Кармак» журналы тагы да җанланып китә, Оренбург каласының мәдәни үзәгенә әверелә. Ләкин озак та үтми, 1917 елгы инкыйлаб йогынтысында Оренбургта кузгалып киткән башкорт милли хәрәкәте романтик рухлы, трибун холыклы Бабичны үзенә бөтереп алып кереп китә.

1917 елның көзеннән 1919 елның мартына кадәрге чор – Шәехзадә Бабичны бер үк вакытта бөеклеккә дә, фаҗигага да илткән чор. Ул вакыттагы Оренбургта нинди генә сәяси җил-давыллар уйнамагандыр! Большевиклар (кызыл гаскәрләр), Башкорт автономиясе вәкилләре (башкорт полклары), шунда ук латыш укчылары, дутовчылар, акгвардиячеләр, Колчак иярченнәре... Бертуктаусыз кан коелыш, җан кыелыш...

«Милләтеңнән баш тартасыңмы-юкмы?!»


Бабич, әлбәттә, кулына корал тотып йөрмәгән, окопларда ятмаган. Ул баштан ук автономиянең матбугаты өчен җаваплы булган. Башкорт хөкүмәтенең төп органы булган «Башкортостан» гәзитен чыгаруда актив катнашкан. Ул инде бу вакытта публицистик мәкаләләре, сәяси мөрәҗәгатьләре һәм ялкынлы шигырьләренең күбесен башкорт телендә яза. Әлеге катлаулы чорны өйрәнүче тарихчыларның фикере уртак: Башкорт халкы милли хәрәкәтне хуплап каршы алган, аңа һәрьяклап ярдәм итәргә тырышкан икән - бу хәрәкәттә Бабичның катнашуы хәлиткеч роль уйнаган.

Бик күп икеләнүләрдән, авыр югалтулардан соң, Зәки Вәлиди Хөкүмәте 1919 елның башында кызыллар ягына чыгарга була һәм бу гамәлен Шәехзадә Бабичның шигъри поэма-мөрәҗәгате белән игълан итә: «Без ник кызылларга кушылдык?» Тиздән Темәс авылында Кече Башкортостан автономияле республикасы игълан ителә. Бабич матбугат эшләре буенча Башревком инструкторы итеп билгеләнә. Гәзит чыгару, листовкалар басу, гомумән, типография эшчәнлеге аңа йөкләнә. Башревком типографиясен Габделхәй Иркәбаев дигән хезмәттәше белән бергә Темәстән Кызыл Мәчеткә (Мраково ягына) алып барганда, Зилаир бистәсендә урнашкан кызыл гаскәрләрнең Смоленск полкы шовинистлары тарафыннан һәлак ителә дә инде татар һәм башкорт халыкларының күренекле улы Шәехзадә Бабич.

Зилаир бистәсендә аны бик озак җәзалыйлар. Бары бер генә сорау бирәләр: «Үз милли идеяләреңнән баш тартасыңмы-юкмы?» «Әйе» дисә, җибәрерләр иде дә... Ләкин шагыйрь: «Мин милләтемнән, халкымнан бервакытта да ваз кичмәячәкмен!» ‒ дип җавап бирә. «Алайса, безне мактап шигырь яз!» ‒ дип бәйләнә башлыйлар урыс большевиклары. Бабич баш тарта. Аны зинданга ябып тоталар, кыйныйлар, күзләрен чокып, колакларын кисеп, хәтәр җәзаларга дучар итәләр, әмма Бабич баш бирми, милли идеяләреннән ваз кичми. Шуннан соң шагыйрьнең канга баткан гәүдәсен ат койрыгына тагып, Зилаирның ташлы урамнары буйлап йөртәләр...

Тукай гомерен дә яшәмәгән 24 яшьлек шагыйрь җанының мәңгелеккә юл алуы шулай була...

[caption id="attachment_28686" align="aligncenter" width="2908"] «Бик имин мин, күкрәгемдә мәңге кайнар милли хис». Шамаил авторы – Рөстәм Мөхәммәтҗанов.[/caption]




КЕМ УЛ ШӘЕХЗАДӘ БАБИЧ?


Күренекле татар-башкорт шагыйре Шәехзадә Бабич 1895 елда Башкортстанның хәзерге Дүртөйле районына кергән Әсән авылында Мөхәммәтзакир мулла белән Бибисаҗидәбану абыстай гаиләсендә туган. 1919 елның 28нче мартында Башкортостанның хәзерге Зилаир районына кергән Зилаир бистәсендә милли азатлык хәрәкәте дошманнары тарафыннан 24 яшендә җәзалап үтерелгән.
Кыска гына иҗат гомерендә «мәшһүр» исеме алып, дөньяга танылган Бабичның әдәби мирасы да йөз яшьлек әдипләрнекеннән ким түгел: татар әдәбиятының Алтын фондына кереп калган «Газазил» поэмасы, «Китабеннас» эпиграммалар китабы, «Халкым өчен», «Хөр милләт», «Скрипка», «Мандолин», «Исемнәр бакчасы», «Язгы җыр», «Бер минут» һ.б. йөзләрчә шигъри әсәрләре, серле-шаукымлы «Кандала» балладасы, публицистик язмалар, фельетоннар, сатирик әсәрләр. Төрки дөньяда конферансьелар өчен чыгарылган беренче кулланма әсбап – «Көлке капчыгы» җыентыгы.

Галимҗан ГЫЙЛЬМАНОВ

"Ялкын" журналы архивыннан
2015 ел

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев