Логотип Идель
ШӘХЕС

"УКЫ. ЧИТАЙ. READ": МИЛЛИ ҮЗАҢНЫ ҮСТЕРӘБЕЗ!

“Укы.Читай.Read”. Татар әдәбиятын яратучы яшьләрнең күбесе Вконтакте челтәрендәге бу төркемне белә. Татар классикларының әсәрләреннән өзекләр, укучыны уйланырга, тирәнтен фикер йөртергә этәрүче юллар нәкъ менә монда басылып чыга. Шушы “әдәби конвеер” артында кем утыра икән? Бу сорау мине генә түгел, төркемгә язылучыларның күбесен борчыйдыр, мөгаен. “Укы.Читай.Read” турында тулырак кем сөйли ала? Әлбәттә, аның редакторы! Шундый уйлар белән бер кочак сорауларымны алдым да Арча кызы Гөлүсә Раүпова янына киттем.

– Әдәбиятка булган мәхәббәтеңнең чишмә башы кайларга барып тоташа?

– Әдәбиятка, сәнгатькә мәхәббәт кечкенәдән бар иде, әмма мәктәптә укыган вакытта ул бигрәк тә артты. Әдәбият, татар теле, рус әдәбияты дәресләрен көтеп ала идем. Монда укытучыларымның да өлеше зур дип саныйм. Илсия апа Мәхмүтовна белән Миләүшә апа Данияловна дәресләре минем өчен иң кызыклылары иде. Шуңа күрә чишмә башы, әлбәттә, мәктәп!

– “Укы. Читай. Read” төркемен алып баручылар командасында син күптәннәнме?

– Төркемне кызыксынып күзәтеп бара идем. Соңрак минем дә аның әгъзасы булып, үзебезнең бөек татар классикларының әсәрләре белән укучыларны таныштыруда өлешемне кертәсем килде. Шушы теләгемне белдереп, төркемне булдыручы Алия Массаровага яздым. “Укы. Читай. Read”та мин инде бер елга якын эшлим, миннән соң да күп кешеләр килде. Хәзер без бер зур команда булып эшлибез. Язмалар чыгаручылар, техник яктан ярдәм итүчеләр, цитатаны рәсемгә язучыларыбыз бар.

– Эшчәнлегең башланган чорда төркемгә ничә кеше язылган иде?

– Төгәл генә хәтерләмим, 4000 тирәсе булгандыр. Гомумән, безнең төркем язылучылары көн саен артып тора, Аллага Шөкер! Бүгенге көндә без хәзер 6530 кеше.

– Гөлүсә, шундый матур җѳмлә, фикерләрне ничек табып бетерәсез? Үзегез укыган әсәрләрдән генә алынамы алар, әллә башка ысуллар да бармы?

– Башкалар өчен җавап бирә алмыйм, шәхсән үзем укыган әсәрләрдә ошаган өлешләрне һәрвакыт билгеләп бара идем, шуларны файдаланам. Шигырьләрне исә интернеттан, төрле сайтлардан да табып була. Язмаларны алдан әзерләп куябыз да билгеләнгән көндә чыгарабыз.

– Язылучылар да активлык күрсәтәме?

– Алар күбрәк рәхмәт сүзләре язалар. Үзләренең шигырьләрен тәкъдим иткән кешеләр булды, ләкин безнең төркем татар классикларының гына әсәрләреннән файдалана.

– Ә рәхмәт сүзләре нидән гыйбарәт?

– Гап-гади рәхмәт сүзләре: "Кызыксынып укыйбыз, рәхмәт сезгә", – диләр. Кайбер язмаларның тәрҗемәләрен сорыйлар, "Бик мәгънәле сүзләр", "Кара әле, ничек дөрес әйтелгән" дип язмалар астына комментарийлар калдыралар. “Бу әсәрне мин сезнең группада өзеге чыккач укырга булдым, бик ошады”, – дип язучылар да булды. Дөресен әйткәндә, мондый рәхмәт сүзләреннән соң бик күңелле. Эшләгән эшеңнең нәтиҗәсен күрү – бәхет!



– Әдәбият белән шулай тирәнтен кызыксынучы кеше үзе дә иҗат итми калмыйдыр?

– Үземне язучы дип санамыйм. Элегрәк шигырьләр яза идем, тик алар үзем өчен генә. Әгәр язучы, мәсәлән, чын мәхәббәт хисен кичермичә торып та, аның турында кеше күңеленә үтеп керә алырлык, ышандырырлык итеп яза белә икән, бу таланттыр, мөгаен. Ә миндә әлеге талант юк, күбрәк үз кичерешләремне язам.

– Социаль челтәрдәге сәхифәңә күз салсак, бу кыз бөтен буш вакытын театрда уздыра икән дигән фикер туа. Сирәк булса да, үзең башкарган җырларыңны да куясың. Димәк, әдәбияттан кала башка сәнгать төрләре белән дә кызыксынасың?

– Әйе. Театрны үлеп яратам, бигрәк тә үзебезнең милли театрыбыз Галиәсгар Камал театрына еш йөрим. Ярый әле шундый театрыбыз бар дип горурланам! Кечкенә вакыттан ук авыл клубларында спектакльләр куя идек. Нинди генә рольләр уйнарга туры килмәде! Шуңа күрә “театр чире” миндә күптәннән инде (көлә).

Ә җырлауга килгәндә, мин – музыкаль гаиләдә туган бала. Әти-әнием дә, әби-бабайларым да җырлыйлар, гармунда, тальянда уйныйлар. Моң алардан күчкәндер.

– Татар телен укыту мәсьәләсе бик кискен куелган вакыт. Сәнгать темасыннан бераз читкәрәк китеп, сорыйм әле: бу мәсьәләгә карата син нинди фикердә? Татар теле факультатив кына булып калса, татар милләтен ниләр кѳтә дип уйлыйсың?

– Бу бөтенләй башка сыймый торган хәл. Татар телендә аралашучылар болай да бик аз. Ә ул тагын мәктәпләрдә дә факультатив кына булып калса, кызыксыну бөтенләй бетәргә мөмкин. Әти-әниләр арасында да хәзер балага киләчәктә татар теле кирәк булмаячак, ул тел белән алга китеп булмый диючеләр бар. Андыйларның милли үзаңнары бик түбән дигән сүз. Үз телен өйрәнергә теләмәгән тагын нинди милләт бар икән, белмим.

– Проблеманы чишү юлын нидә күрәсең? Интернет, “Укы.Читай.Read” кебек тѳркемнәр бу мәсьәләдә ярдәм итә аламы?

– Конкрет кына бер чишү юлы бардыр дип уйламыйм. Барысы да кешенең үзеннән, үз теләгеннән тора дип саныйм. Гаиләдә татарча аралашу булса, татар теле мәктәптә тиешенчә өйрәтелсә, барысы да яхшы булыр, минемчә. Факультатив укулар белән генә милләтне саклап калып булмый. Төркемнәргә килгәндә алар һичшиксез кирәк, бу милли үзаңны үстерүгә ярдәм итә. Телгә, әдәбиятка кызыксынуны да арттыра. Хәзер күп әйбер интернетта бит. Язылучыларыбызның саны, аларның рәхмәтләре төркемнең файдалы булуына ачык дәлил.

 

Раилә Вәлиуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев