ТАТАР ТАРИХЧЫЛАРЫ КӨНЕ!

Бүгенне без үз арабызда татар тарихчылары көне дип йөртәбез. Чөнки бүген күренекле галим, тарихчы Һади Атласинең туган көне. Ул 1876 елда Чүпрәле районы, Иске Чәке авылында туа. Башлангыч белемне әтисе мәктәбендә ала. Аннары атаклы Буа мәдрәсәсенә укуын дәвам итә. Белемнәрен тирәнәйтү нияте белән Оренбургның Каргалы бистәсендәге Гани бай Хөсәенов оештырган укытучылар хәзерләүче семинариягә укырга керә һәм аны 1908 елда тәмамлый. Аннары Һади Атласи Буа мәдрәсәсенә кайтып, уку-укыту эшләрен яңартуга күп көч куя, киң җәмәгать эшчәнлеге дә алып бара. 1903 елда Һади Атласины Бөгелмә өязе Әлмәт авылы (хәзерге Әлмәт шәһәре) мәдрәсәсенә имам һәм мөдәррис итеп чакыралар. Ул монда кызлар мәктәбе дә ача. Диния нәзарәте каршында имтихан тотып имамлыкка указ ала. 1907 елда Һади Атласины Самара губернасыннан Дәүләт Думасына депутат итеп сайлана.


1905 — 1910 елларда Һади Атласи зур тырышлык куеп тарихи материаллар җыю, тарихи әдәбият өйрәнү өстендә эшли. Шул хезмәтләренең җимешләре буларак, 1911 — 1914 елларда бер-бер артлы аның "Себер тарихы", "Казан ханлыгы", "Сөен-бикә" исемле тарихи әсәрләре басылып чыга. 1913 елда ул Казан университеты каршындагы "Археология, тарих һәм этнография җәмгыяте"нең тулы вәкаләтле әгъзасы буларак сайлана. Беренче бөтендөнья сугышы, 1917 ел Февраль һәм Октябрь революцияләре, гражданнар сугышы елларында Һади Атласи гаиләсе белән Бөгелмә шәһәрендә тора. 1920 елдан 1929 елга кадәр ул Бөгелмәдә икенче баскыч мәктәбендә тарих һәм немец теле укытучысы булып эшли. 1929 елда аны бернинди гаепсезгә кулга алып, ун елга Соловкидагы каторгага сөрәләр.


1934 елда, Архангельскидан Бөгелмәгә кайтып ярты ел торгач, Һади Атласи гаиләсе белән Казанга күчеп килә. 1936 елда ул тагын кулга алына. 1936 елның августыннан 1937 елның маена кадәр аңардан 16 допрос алганнар. 1937 елның 23-28 октябрендә Менжинский исемендәге клубта Идел буе хәрби округы хәрби трибуналының ябык утырышлары "Атласовщина" дип аталган эшне карый. Хәрби трибунал буенча 9 кеше: Һ.М.Атласов, Р.Я.Яруллин, К. К. Туйкин, Ф. К. Туйкин, Б. Ф. Фаттахов, Г. А. Алтынбаев, К. Л. Исхаков, С. Ш. Уразманов, 3. Б. Фәттахов атып үтерелергә хөкем ителгән.


1958 елда Һади Атласиның гаепсезлеге таныла һәм ул реабилитацияләнә.

Нравится
Комментарии (0)
Осталось символов:
Шәп укыла
  • 3 гыйнвар 2020 - 13:07
    ҮГИ ӘНИ Чит авылга килен булып төшкәч, ут күршем дә, киңәшчем, таянычым да Әминә апа булды. Җор күңелле, шатланып, җырлап кына йөри торган апа иде ул. Өч улының өзелеп яраткан әнисе, Ядъкәр абыйның тугрылыклы хатыны иде.
    4430
    2
    64
  • 7 гыйнвар 2020 - 22:36
    ӨЧ ТУГАН − Кызым, йонны алай тарткалама, сузгалама, ярыймы? Менә болай көйләп кенә, аермый гына яз.  Алай өзгәләп бетергәч, ничек  аны җепкә оештырырга, ничек  эрләргә була? Оекбашсыз каласың бит! Нәни куллары белән йон язып утырган Лилия, әнисе күрсәткәнчә эшләргә тырышса да, онытылып китеп уйный башлый.
    4136
    3
    60
  • 13 гыйнвар 2020 - 17:12
    ГОМЕРЛЕ КОЕ “Авылыбызның бер чишмәсе миңа аеруча якын, – дип сөйләп китте, ике ел элек кенә бакча күршебез булып киткән Наилә апа. Дөресрәге, авылдан бераз читтәрәк ул, урман юлы буенда. Ата-бабаларның чишмәне “Гомерле кое” дип атаулары юктан гына булмагандыр – авылыбызның озын гомерле кешеләре байтак. Гадәттә коены – кое диләр, чишмәне – чишмә. Нишләп “Гомерле чишмә” түгел?
    3792
    2
    44

Блоглар
  • 28 ноябрь 2019 - 16:46
    СИН КАҺВӘНЕ ДӨРЕС ЭЧӘСЕҢМЕ?
    Юк, дустым, мин сине ничек дөрес итеп чокыр тотарга, матур итеп эчәргә өйрәтмим, анысын син миннән башка да яхшы беләсеңдер. Сүз бераз башка әйбер хакында.
    Гүзәл Закирова
    442
    0
    0
  • «ӘЙДӘ, ШАЯРТ»: ФИНАЛ
  • ТАТАР ИҖАДИ КОМАНДАЛАРЫ АРАСЫНДА МИНИ-ФУТБОЛ
  • РУБИН–ДИНАМО 0:1 (ФОТОРЕПОРТАЖ)
  • TAT CULT FEST 2019
  • ПИТРАУ-2019: КАРЕНДӘШЛӘР, АРУМЫ СЕЗ?
  • ПЕЧӘН БАЗАРЫ – 2019