Логотип Идель
ШӘХЕС

ШАГЫЙРЬМЕ, ШИГЫРЬМЕ?

Космополит түгел.
Шөкер,
халкым да бар, ил дә, Ватан да.
Мин тынычмын: «татарныкы» диеп
төртеп күрсәтмимен ал таңга.


Бүген танылган дустыбызны тәбрик итик әле. Равил абый Фәйзуллин турында сүз барганын аңлагансыздыр! Аның бүген олы көне.


Равил Фәйзуллин — күренекле татар шагыйре. Ул 1943 елның 4 августында Балык Бистәсе районының Балтач (Юлсубино) авылында туган. Котлы Бөкәштә урта мәктәпне, 1965 елда Казан дәүләт университетының тарих-филология факультетын тәмамлый. Армиядә хезмәт итеп кайткач, Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институты каршындагы аспирантурада укый. 1968-1972 елларда Татарстан язучылар берлегенең җаваплы секретаре була. 1989 елдан —“Казан утлары” журналының баш мөхәррире. 1996 елдан Татар ПЕН-үзәге әгъзасы.


Шагыйрь урта мәктәптә укыганда яза башлый. Шигърият мәйданына “Казан утлары”нда басылган “Нюанслар иле” дигән шигъри циклы белән чыга. Шуннан соң аның “Рәсем ясыйм”, “Аҗаган”, “Монологлар һәм диалоглар”, “Мәрмәр”, ”Гадиләргә гимн”, “Наз”, “Шигырьләр һәм поэмалар”, “Кошлар юлы”, “Якты моң”, “Җырларда ил гаме” һ.б. күп китаплары, 5 томлык сайланма әсәрләре дәнья күрде. ”Саз”, “Суровая нежность”, “Миг возвращения”, “Мой звёздный час”, “Полнолуние”, “Короткие стихи” һ.б. китаплары рус телендә басылып чыкты.


Онытма син!


Хәтерләүдән курыкма син!
Үткәнеңне онытма син!


Бел син ерак бабайларның
ничек итеп көн иткәнен,
ни иккәнен, ни чиккәнен,
нинди уйлар, нинди моңнар
безгә калдырып киткәнен.


Исеңдә тот, аларның син
сугышларда кан түккәнен,
Туган җирнең иреге өчен,
зинданнарда интеккәнен...


Һәр карыш җир сугарылган
шәһит җаннар каннарында.
Үткән яулар шәүләсе бар
Туган якның таңнарында.


һәр нигезнең, һәр авылның,
һәр каланың үткәне бар...
Гыйбрәт алырлык мирасның
калганы бар, киткәне бар...


Горур сүз әйт, сорасалар:
ни кавемнән? Нинди җирдән?
Киләчәккә аек карар
үз тарихын анык белгән!


Хәтерләүдән курыкма син!
Ил үткәнен онытма син!


Таң


Таң ата дип ишеткән бар
Әбидән дә, бабайдан да;
Ә үземнең таң атканын
Күргәнем юк беркайчан да.


Бүген менә шуңа күрә
Уяндым да караңгыдан:
«Таң ничек ата соң?» — диеп,
Тәрәзәдән карап торам.


Башта үзем куркып куйдым —
Караңгыда күрә алмам.
Хәзер тышта якты инде,
Таң атканын күрми калмам!


Чыганаклар: «Ялкын» архивы һәм ВикипедиЯ сайты

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев