Логотип Идель
ШӘХЕС

ИҖАТ ҖИҢЕЛ ЭШ ТҮГЕЛ?

Бүген, 5 август, редакциябездә икеләтә әһәмиятле көн. Беренчедән, «Ялкын»ыбызды эз калдырган галим, тәнкыйтьче Фәрваз абый Миңнуллинның туган көне. Икенчедән, ул әле безнең баш мөхәрриребез Йолдыз Миңнуллинаның әтисе дә!



Фәрваз абый биографиясеннән


Фәрваз абый 1934 елның 5 августында Арча районы Ишнарат авылында игенче гаиләсендә туа. Башлангыч һәм җидееллык мәктәпләрендә укый, аннары Арча педагогия училищесында (1950—1954) һәм Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегендә (1954—1959) махсус урта һәм югары филологик белем ала. 1959—1961 елларда «Совет әдәбияты» (хәзерге «Казан утлары») журналы редакциясендә бүлек мөдире булып эшли. 1961—1964 елларда ул Казан университеты каршындагы аспирантурада укый, аспирантураны тәмамлагач, берникадәр вакыт Татарстан мәдәният министрлыгының сәнгать бүлегендә өлкән инспектор хезмәтен башкара, ә 1965 елның маенда «Казан утлары» журналы редакциясенә кире кайтып, 1976 елның ахырына кадәр анда тәнкыйть бүлеген җитәкли. 1977 елда әдипне Татарстан Язучылар берлеге идарәсенең җаваплы сәркатибе итеп сайлыйлар. 1978 елдан ул Идарә рәисенең урынбасары, ә 1984 елның июленнән Татарстан китап нәшриятының матур әдәбият редакциясе мөдире хезмәтендә.


Әдәбиятка Фәрваз Миңнуллин 1960 еллар башында килә. Шул чорда көндәлек матбугатта басылган беренче әдәби тәнкыйть мәкаләләре, рецензияләре белән үзен нечкә зәвыкле, әдәби әсәрне дәлилле рәвештә анализлый һәм аның идея-эстетик кыйммәтен төгәл күрсәтә белгән сәләтле әдәбиятча итеп таныта. Ул — «Якты юллар» (1975), «Прозаның гражданлык йөзе» (1984), «Талантлар юлы» (1984), «Затлылык» (1989), «Балта явызлар кулында» (1994) исемле китаплар авторы.


Фәрваз Миңнуллин гомуми белем мәктәбенең җиденче сыйныф укучылары өчен татар әдәбияты буенча дәреслек авторларыннан берсе буларак та билгеле. Ул шулай ук әдәби тәрҗемә эше белән дә актив шөгыльләнә. Аның тәржемәсендә Герберт Уэллсның «Күренмәс кеше» (1979) һәм Джек Лондонның «Мартин Иден» (1982) романнары басылып чыкты.



Нил Армстронг туган көн


Бүген шулай ук космос турында да уйланырга мөмкин. Чөнки Нил туган бүген. НАСАның астронавты, пилот-тәҗрибәче, космик инженер, университет профессоры, АКШ хәрби-диңгез пилоты. «Аполлон-11» галәм корабы экспедициясе барышында Айга аягы баскан беренче кеше (1969 елның 21 июле). Айда булганнан соң аның: «Кеше өчен кечкенә адым, әмма бөтен кешелек өчен зур сикереш», дип әйткән сүзләре тарихка кереп калды.


Нил Армстронг


2011 елның ноябрь аенда Армстронг башка өч астронавт белән бергә Кушма Штатларның иң югары бүләгенә — АКШ Конгрессының Алтын медаленә лаек була. Нил Армстронг 1930 елда Огайо штатында дөньяга килә.


Астронавт 2012 елның 25 августында вафат була. Аның гаиләсе белдерүенчә, август аенда аның йөрәгенә операция ясалган һәм шуннан соң хәле авырайган.


Чыганаклар: «Ялкын» архивы һәм ВикипедиЯ сайты

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев