Логотип Идель
ШӘХЕС

ХӘРАМ НӘРСӘ УЛ: ИКМӘК ХӘРАМ БУЛАМЫ?

Хәрам турында күп сөйлиләр хәзер, тик ачык сораулар кала: хәрам нәрсә ул, икмәк хәрам буламы? Кибет киштәләрендә нәрсә генә юк хәзер. Соңгы вакытта күп кенә әйберләргә «хәләл» маркировкасы куя башладылар. Мәслән, хәләл су, хәләл сагыз, хәләл икмәк... Алар чынлап та хәләлме соң?! Әйдәгез әле, хәләл белән хәрам турында сөйләшик.


Сорауларыбызга Россия ислам институның Теология факультеты деканы урынбасары Габдерәшид Фәизов җавап бирә.



«Хәрам» икмәк яки йомырка була аламы?


Ашау мәсъәләсенә килсәк, мөселманнар «үзеңә зыян китермә» дигән принципка таяналар. Бу хакта безгә Коръәндә әйтелә. Пәйгамбәребез Мөхәммәд с.г.в. игътибарлы булырга өйрәтә. Икмәккә төрле ингредиентлар кушыла, шуңа күрә безгә аны ашауның файдалы булуын төгәл белергә кирәк. Элек өй икмәген ашаганнар, аңа нәрсә кушканын хуҗабикәләр үзләре яхшы белгән.


Йомыркага килсәк, бу инде әзер ризык, аңа берни дә кушмыйлар һәм составын да үзгәртмиләр. Әмма йомырканың сыйфаты тавыкларны тоту һәм тукландыру сыйфатына бәйле. Россиядә йомырка зуррак, ә сарысы җетерәк төстә булсын өчен, тавыкларга төрле дарулар бирәләр. Аңа карап кына йомырка хәләл булудан туктамый, ләкин, сотавына үтеп кергән матдәләргә бәйле рәвештә, исәнлеккә зыян да китерә ала. Шулай ук өйдә үскән тавыклар белән бу куркынычтан котылырга мөмкин. Кайсы йомырканы сайлыйсыз – анысы инде сезнең эш.



Диңгез сыйларын ашарга ярыймы?


Суда туган һәм яшәгән хайваннар хәрам була, искәрмәгә  балык кына керә. Ул да үз үлеме белән үлсә, хәләл дип саналмый: ниндидер тышкы сәбәпләр аркасында вафат булуы кирәк. Мәсәлән, салкыннан, эсседән, һавасызлыктан һ.б.



Нигә ир-егетләргә ефәк, алтын хәрам?


Ямани улы Хузайфа әйтте: «Пәйгамбәребез с.г.в. безгә алтын яки көмеш савыт-сабадан эчүне һәм ашауны тыйды, шулай ук ул алтын һәм ефәкне кияргә һәм аларның өстендә утырырга кушмады». Шул хәдискә таянып, ир-егетләр алтынны һәм ефәкне кимиләр.


хәрам нәрсә ул



Үзең әзерләгән өй квасы һәм кымыз эчәргә ярыймы?


Һичшиксез, өй квасын кулланырга була, чөнки ул табигый әчү юлы белән барлыкка килә. Биредә шулай ук «Күп күләмдә исертә торган аз күләмдә дә – хәрам» дигән кагыйдә кулланылырга тиешле. Саф кымыз рөхсәт ителә. Әмма бераз торган кымыз белән кыенлыклар килеп чыга. Монда инде эчемлектә алкоголь бармы, юкмы икәнлеген төгәл ачыклап булмый. Һәркем үзе өчен үзе билгели. Әгәр дә кымызның әчегәне сизелсә, эчмәскә кирәк.



Ураза вакытында тешне ничек дөрес чистартырга?


Мин сезгә аять яки хәдис китерә алмыйм, чөнки теш пастасы ул вакытларда булмаган. Мәсәлән, ураза тоткан вакытында ризыкны кабып карап була (йотмыйча), һәм бу эш уразаны бозмый, бу мәсьәләдә галимнәр арасында каршылыклар юк. Шулай ук, авызны су белән чайкатырга һәм мисвәк файдаланырга мөмкин. Шуңа да теш чистарту турында болайрак фикер йөртик: әгәр кеше пастаны йотмаса, чистартырга ярый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев