Логотип Идель
ШӘХЕС

БЕЛЕМ СИНЕҢ ДУСТЫҢМЫ?

Бүген белем турында сөйләшәсе килә. Чөнки 16 август – ул урта гасыр мөселман дөньясының энциклопедист галиме, табиб Әбу Гали ибн Синаның туган көне.


Аның киң профильле галим һәм белгеч булуы турында Хамадан каласындагы төрбәсе (мавзолее) өстендә калыккан 12 стела сөйли. Аларның һәрберсе аерым белем өлкәсенә багышланган: философия, музыка, физика, химия, астрономия, медицина, математика, алгебра, геометрия, дин белеменә, тел белеменә. Ибн Сина 450 хезмәт калдырып киткән, безнең көнгә кадәр 238е барып җиткән.


Әбү Гали ибн Сина 980 елда Бохара тирәсендә Афшана кышлагында туа. 1002 елда, Әбү Галигә 22 яшь чакта, атасы үлә. Сәмәниләр дәүләтенә ул чорда башка дини юнәлешкә карый торган Мәхмүд солтан (Газневи) һөҗүме яный. Шуңа күрә ибн Сина Бохарадан чыгып китәргә мәҗбүр һәм Харәзмдагы Гүргәнч каласында тора. Чәчәк атучы Харәзм әмире Али ибн Мәймүн фәннәрне бик хуплый. Аның сарае каршында шәрыкның күпләгән иң сәләтле галимнәре хезмәт итә. ибн Синаны Мәймүннең Академиясенә (Хикмәт йорты) штатка алалар, аңа айлык хезмәт хакы билгелиләр, ул шунда Бируни һәм Мәсихи атлы кешеләр белән иңгә-иң куеп эшли. 1012 елда Мәхмүт солтан Харәзмне яулап ала һәм барча галимнәргә Газнага, үз сараена килергә боера, шуңа күрә ибн Синага качарга туры килә (Мәсих белән бергә; Бируни исә тотылган, аны Газнага алып китәләр).


Сөргендә чакта ибн Сина Әл канун фит-Тыйбб — үзенең төп хезмәтен язарга керешә. Ул аны 20 ел буе, бер шәһәрдән икенчесенә сугылып йөргәндә яза. Ибн Сина әмирләрне һәм гади кешеләрне дәвалый, Исфаһанда вәзир булып эшли, зинданда утырып чыга. Зинданда чакта ул әш-Шифа (савыгу) китабын язып бетерә.


Ибн Синаның медицина энциклопедиясе формасындагы Кануны биш китаптан тора, һәрберсе кыйсемнәргә, бүлекләргә, мәкаләләргә, параграфларга бүленә. Беренче китап медицина теориясенә багышланган һәм дүрт зур кыйсемнән (бүлек), тәгърифтән (кереш сүз) тора.


Беренче кыйсем анатомия һәм физиологиягә багышланган, икенчесе – хасталарның сәбәпләренә, 3 – хасталарның симптомнарына, 4сендә диета, профилактика, дәвалауның төп принциплары тасвирлана. 4нче кыйсемнең бер бүлеге – сәламәтлекне саклау турындагысы – гигиена буенча компендиумы – төп кагыйдәләрнең кыскача җыелмасы.


Икенче китап үсемлек яки җәнлектән ясалган гади дарулар тасвирлана. Өченче китапта баш, колак, борын, күз хасталары, аларның диагностикасы һәм дәвалау тасвирлана. Дүртенче китап дәвалау ысулларына багышланган: хирургия, сөяк сыну, каймыгуларны дәвалау һәм организмның гомуми хасталарына, йогышлы чирләргә, бизгәк авыруы һ.б.


Хирургик операцияләрнең тасвирламасында ибн Сина өч моменты сөйләп уза: анатомияне белү, хирургик инструментларны саф килеш тоту, операциядән соң пациентны аеруча кайгырту. Бишенче китапта катлаулы агулар һәм аларга каршы дару тасвирлана. Канунга җәмгысе 811 дару кергән, 526сы – үсемлек нигезендә ясалган, 125 – терлектән ясалган, 85 – минераль чыгышлы, аларның тәэсире, җыю һәм саклау кагыйдәләре. Аларның күпчелеге гадәлсез рәвештә онытылган, 150се әледә файдаланыла. XII гасырда Китаб әл-Канун латинга тәрҗемә ителә. Китап басу гасыры җиткәч басмалар саны буенча Канун христианнарның Инҗилләренә көндәшлек итә. XVI гасыр башында аны яңадан тәрҗемә итәләр. XV гасырда ул 16 тапкыр басыла, XVI гасырда – 20. Канун күп телләргә тәрҗемә ителгән һәм белгечләр фикеренчә, дөнья тарихында иң еш өйрәнелә торган (фәнни) хезмәт булып тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев