Логотип Идель
ШӘХЕС

БАЛТАЧ МАЛАЕ БУЛАТКА - БРАВО!

Һәр яшүсмернең бер тапкыр гына булса да кулына камера алып караганы һәм әйләнә-тирәгә карата булган фикерен рәсем яки видео сәнгате аша әйткәне бар. Ләкин тагын да күбрәк егет-кызлар үзләре төшергән фотоларны һәм бигрәк тә видеоларны башкаларга күрсәтергә, тәнкыйть сүзләре ишетергә куркалар. Ә безнең герой – шат күңелле һәрчак елмаеп кына йөри торган Булат Браво куркуын җиңгән һәм бүген ул – 50 меңлек язылучылар армиясе булган блогер.

Уңышка ирешү сере, видеоблог алып бару серләре, авырлыклар, татар блогингы турында Булат бары безнең журналның укучыларына гына сөйли.

«Минем үзалдыма куйган максатларым бар. Аларны үтмәсәм, Аллаһ каршында оят булыр кебек. Менә шушы уй миңа тынгылык бирмәде һәм ни дә булса эшли башларга этәрде. Максатымның берсе – бу тормышта эз калдырырга. Мине Балтач малае Булат итеп кенә түгел, ә ниндидер мөһим эш эшләгән кеше буларак белсеннән иде. Аллаһы Тәгалә безне бу дөньяга башкаларның эшләгәнен һәм яшәгәнен карар өчен түгел, үзебез дә эшләсен өчен биргән, дип саныйм», – ди Булат, сүзен башлап. «Озак уйланып йөрдем, менә-менә ниндидер мөһим нәрсә эшли башлармын кебек иде. Тик телевидениега эшкә урнаштым һәм озак вакытка югалдым. Шулай да ТВда эшләү миңа күп нәрсә бирде. Гел кеше күз алдында булып та, буш куык булырга мөмкин икән, дигән нәтиҗәгә килдем. Һәм, ниһаять, быел март аенда, җиң сызганып эшкә тотындым».



- Очрашырга туры килгән иң зур авырлык нинди булды?

- Иң зур авырлык ул – мин үзем. Чынлыкта мин – бик моңсу күңелле кеше. Ләкин әйләнә-тирәдәгеләр мине һәрчак шат күңелле итеп күрәләр, эчемдәге борчуларны башкаларга күрсәтмәскә тырышам. Җәмгыять өчен мин – вайнер, ләкин билгеле бер дусларым гына мине шагыйрь буларак белә. Күңелсез булганда, яки нәрсәгә дә булса борчылганда, шигырьләр язам.

Шуңа күрә иң зур авырлык ул, мөген, минем төшенкелеккә бирелүемдер. Бер тапкыр төшенкелеккә бирелсәм, озак вакытка үз эчемә бикләнә алам. Бу яшәргә дә, иҗат итәргә дә комачаулый.

- Алай булгач, уңышка ирешүеңә ышаныч кайдан килде?

- Ә мин ышанып яки өметләнеп тормадым. Уңышка ирешәсемне алдан белдем, үҗәт кеше бит мин. Үз-үзенә артык ышанган кеше булып күренергә теләмим, ләкин син үзеңә үзең ышанмасаң, ни дә булса эшләүнең, үз эшеңне булдыруның мәгънәсен күрмим.

- Илһам чыганагы нәрсәдә?

- Дөресен әйткәндә, кайдан илһам алуымны үзем дә белмим. Элегрәк сорасаң, мәхәббәт дип әйтер идем. Тик хәзер бу алай түгел. Илһамга тәэсир итә торган факторлар, дөресрәге кешеләр бар: социаль челтәрләрдәге язылучылар. Илһамым – ул кешеләрнең минем видеоларымны яратып каравы. Кешеләрнең мине күрүләре, ишетүләре – минем өчен бик мөһим. Ләкин моны масаю белән бутамасыннар иде. Теләсә кайсы иҗат кешесе өчен мөһим фактор бугай инде ул.



- Язылучыларның комментларына караганда, синең һәр видеоязмаң тормышчан килеп чыга. Сере нәрсәдә? Эшләгәндә нәрсәгә басым ясыйсың?

- Гадилекә акцент ясыйм. Бөтен тормышым образлардан тора. Янымда һәрвакыт төрле кешеләр һәм һәммәсе тормышымда, күңелемдә эз калдыра. Минем тормыш – гади кешенең тормышы, шуңа күрә вайннардагы образлар да һәркемгә таныш.

- Иҗатының тормышта комачаулаганы бармы?

- Миңа, киресенчә, булыша гына ул. Урамнан барганда, танып, фотога төшәргә сорасалар, бик куанам гына, көне буена күтәренке кәеф белән йөрим. Вайннар төшерүнең тагын бер уңай ягы бар: бер уйламаганда яңа дуслар барлыкка килә. Ләкин, кешеләр арасында мине аерып алып, Россия герое кебек күккә чөя башласалар, оялдыра, әлбәттә. Бөтен кешеләр дә бертигез дип саныйм мин.

- Татар блогингы башкаларныкыннан нәрсә белән аерыла?

- Бу хакта уйлаганым юк иде әле, дөресен генә әйткәндә. Әмма бер әйберне билгеләп үтәсем килә: татар блогеры булу өчен, бер теләк кенә җитми, милләтебезгә хас сыйфатларны тоя белергә кирәк. Безнең менталитет икенче, шаяру өлкәсе дә аерылып тора, хәтта без сулаган һавада очпочмак исе бар. Баштарак авыр иде, хәзер юмор дулкынын тота алдым һәм әйдә-ә-ә.

- Кемнәрне кумирың дип саныйсың?

- Кумирлар миндә беркайчан да булмады. Көчле харизмага ия кешеләр ошый. Беркайчан беркемгә яраклашырга тырышмадым, минемчә, һәр кешедә үзенчәләк бар. Кемгә дә булса иярсәм, кемнедер кабатласам, шәхес була аламмы соң мин?! Нинди дә булса уңышка ирешергә теләсәң, башкаларны кабатлама.



- Инстаграм яулап алу буенча нинди планнарың бар?

- Инстаграмда утыра торган татар телле аудитория кайчан да булса бетәчәк (язылудан туктаячак). Шуңа күрә мин киңрәк аудиторияне җәлеб итәргә телим. Мәсәлән, эх тә итмичә, чуваш телендә вайннар тошерә башларга кирәк. Ә инде җитди әйткәндә, башны биек күтәреп, Россия инстраграмы Олимпында тору өчен, рус телендә видеолар төшерәсем килә.

- Блогер булырга хыялланучыларга нинди киңәш бирер идең?

- Тормышта гел ярдәм итә торган киңәш бирәчәкмен. Мин аны үзем дә соң анладым. Ниндидер уйлап табылган образ булып кыланмыйча, индивидуаль булыгыз. Үз бәягезне белегез һәм башкаларга белгертегез. Һәм, егылсагыз да, сынмагыз. Кешеләр сезнең булдыра алганыгызга ышанмыйлар икән, киресен исбатлагыз!

Алинә Сысоева

Фотолар геройның шәхси архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев