Яңалыклар
-
ТИНЧУРИН ТЕАТРЫ МӘКТӘПЛӘР ӨЧЕН «ТЕАТРНЫҢ ЯШЕ ЮК» БӘЙГЕСЕН ҮТКӘРӘ
Кәрим Тинчурин театры Гаилә һәм мәктәп театрларының «Гаилә тарихы», «Театрның яше юк» II Республика фестиваль-бәйгесен үткәрә. Фестиваль-бәйгедә 5-11 сыйныф укучылары һәм гаилә театрлары катнаша ала. -
«ТАТАР КЫЗЫ-2024»: ХАЛЫКАРА БӘЙГЕНЕҢ ФИНАЛЫ ГӨРЛИ!
11 сентябрь көнне Пензада Халыкара «Татар кызы-2024» бәйгесенең финалы узачак. Россиянең төрле төбәкләреннән финалга 11 кыз чыкты, алар барысы да Казанда узган ярымфинал нәтиҗәләре буенча сайланып алынды. Финалисткалар арасында «Ялкын»ыбызның яңа баш мөхәррире Энҗе Габдуллина да бар. -
«АПУШ» СТУДИЯСЕ «ЕЛМАЙ» БАЛАЛАР ПАРКЫНДА СПЕКТАКЛЬ КУЯ
7 сентябрьдә Казанның «Елмай» балалар паркында «Апуш» театр студиясе спектакль күрсәтәчәк. Тамашаны теләгән һәркем күрә ала. -
ЗАМАНЧА СПОРТ – КАБАТ КАЗАНДА
5 сентябрьдән 9 сентябрьгә кадәр Казанда экстремаль спорт төрләренә багышланган «Winline Urban Games» бөтенроссия ярышлары узачак. Чара башкаланың Урам экстрим паркында уздырылачак. Биредә яшьләр спортка гашыйк кешеләр өчен чын бәйрәм булыр дип көтелә! -
КАЗАНДА ПУШКИННЫҢ 225 ЕЛЛЫГЫНА БАГЫШЛАНГАН ЧАРАЛАР УЗА
6 сентябрьдә Казанда бөек рус шагыйре Александр Пушкинның 225 еллыгына багышланган чаралар үтәчәк. Шуларның икесен сиңа тәкъдим итәсебез килә! -
«ПАРАЛАРГА НАРКОТИК КУЛЛАНЫП КИЛГӘНЕМ ӨЧЕН КУДЫЛАР МИНЕ. ӘТИ-ӘНИ МОНДА ДА ТӨКЕРЕП КАРАДЫ»
О, ул шәп музыкант! О, ул берничә тел белә! О, ул оста балерина! Сәхифәләребез сәләтле һәм уңышлы яшүсмерләрдән генә тора кебек. Яшь талантларны укучыларыбызга мотивация, илһам һәм теләгән максатларына ирешү өчен үрнәк булсын дигән нияттән яктыртабыз. Ләкин тормышның без күрмәгән яки күрергә теләмәгән яклары да бар. Сүзем аллы-гөлле яшьлек чорын кара төскә манып үткәрүче егетләр һәм кызлар – наркотик корбаннары турында булыр. -
ҺӨНӘРЛӘРНЕ ФИЛЬМНАР ЯРДӘМЕНДӘ АЧАБЫЗ!
Дөньяда шундый күп кызыклы һөнәрләр бар! Алар белән танышу өчен берничә ысул бар. Сез реаль вакытта эшләргә яки әлеге һөнәрләрне ача торган фильмнар карый аласыз. Без төрле һөнәрләр буенча фильмнар исемлеген җыйдык. -
«ӘТИ-ӘНИЕМ БЕЛӘН МӘКТӘПТӘГЕ БИЛГЕЛӘР АРКАСЫНДА ГЕЛ ТАЛАШАМ...»
«Әти-әнием белән мәктәптәге билгеләр аркасында гел талашам. Аларга һәрвакыт “5”ле генә кирәк, ә миңа “4”ле дә әйбәт шикелле, баш бәрә-бәрә укыйсым килми. Быел чыгарылыш елы. Әти-әнинең укуга мөнәсәбәте шундый булгач, имтиханнардан тагын да катырак куркам...» -
КЕШЕ + ҖӘНЛЕК: Ә СИН КВАДРОБЕРЛАР БЕЛӘН ТАНЫШМЫ?
Табигатьтә яшәүче һәр җан иясенең үзенә хас билгеләре, үзенчәлекләре бар. Соңгы арада махсус битлек киеп, ике аякларында һәм кулларында йөреп, үзләрен берәр җанвардай тотучы яшүсмерләр күбәйде. Кеше ике аягында туры басып йөрү өчен бик күп гасырлар кичкән, хәзер кире мөкәләүгә кайтуның мәгънәсе нидә? Квадробикага спорт дип кенә карарга ярыймы? Ни өчен аны Россиядә тыярга телиләр? -
ТАТАР ТЕЛЕН ӨЙРӘНҮ БУЕНЧА «СӘЛАМ» КУШЫМТАСЫ ТӘКЪДИМ ИТЕЛДЕ
Уфа фән һәм технологияләр университетының татар-рус бүлеге студенты Ләйсән Йосыпова (Катиева), Бөтенроссия «Студент стартапы» программасы кысаларында, 1 миллион сумлык грант отып, «Сәлам» дип исемләнгән татар телен нульдән үзаллы өйрәнүгә юнәлдерелгән мобиль кушымта эшләгән. Хәзер ул рус һәм инглиз телләрендә тәкъдим ителеп, RuStore каталогына кертелде. -
ЯҢА УКУ ЕЛЫН СТРЕССЫЗ БАШЛЫЙБЫЗ!
Барыбыз өчен дә көз яңа уку елы белән ассоциацияләшәдер. Яңа уку елы – яңа тормыш, яңа үзгәрешләр һәм яңа кыенлыклар. Әмма көз килүне алай дип кабул итмәскә кирәк. Уку елын стресстан башламас өчен, сиңа «Ялкын»лы киңәшләр биреп үтәбез. -
«БИЕГӘНДӘ ҮЗЕМНЕ ШУНДЫЙ ҖИҢЕЛ ИТЕП ХИС ИТӘМ!»
Телевизордан биергә өйрәтә торган тапшырулар карап үскәнгәме, бию сәнгатенә мөкиббән кеше мин! Зәвыклы, нәфис итеп бии торганнарга һәрвакыт сокланам, шул исәптән, бүгенге язмамның героена да! «Арт-Авеню», «Идел буе кубогы», «Щелкунчик» сыман бәйгеләрдә беренчелекне яулаган, «Идел» ансамбле биючесе – Ралия Дәүләтшина – сәхнәдә биеп кенә калмый, ул анда гүя йөзә. Залдан йөзләгән күз карап торганда сәхнәдә бию ничегрәк икән ул? Әйдә, үзеннән сорыйк! -
ПЕСИКӘЙЛӘР ТУРЫНДАГЫ КЫЗЫК РОЛИКЛАРДАН ФИЛЬМ ЯСАГАННАР
Уилл Брейден исемле ир-ат кино институтын тәмамлаган һәм хәзер үзенчәлекле эш белән шөгыльләнә. Ел саен Уилл мәчеләр турында 15000 тирәсе ролик карый икән. -
«НИЧЕК ЯЗАРГА КИРӘКМӘГӘНЛЕГЕН ӘЙТҮЧЕ БУЛДЫ, Ә МЕНӘ НИЧЕК КИРӘКЛЕГЕ ХАКЫНДА...»
Бүген сине күпсанлы иҗади бәйгеләрдә җиңүче булган шәхес, зур сәләт иясе – Азалия Сабитова белән таныштырасым килә! Аның хикәяләре «Ялкын»да да басылды инде. Азалиянең иҗаты белән тәүге тапкыр күзгә-күз очрашуга ук аңладым: киләчәктә ул әдәби өлкәдә бик зур уңышларга ирешәчәк. Әйдә, үзе белән якыннанрак танышыйк! -
УЛ ГЫНА БЕЛГӘН ТУФАН МИҢНУЛЛИН: «АПУШ» ШӘКЕРТЛӘРЕ ӘЛФИЯ МИҢНУЛЛИНА БЕЛӘН ОЧРАШТЫ
«Апуш» татар балалар театр студиясе шәкертләре Татарстанның атказанган матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр хезмәткәре, Туфан Миңнуллинның кызы Әлфия Миңнуллина белән очрашты. Балалар белән әңгәмә Туфан Миңнуллин исемендәге «Күзлек» лабораториясе кысаларында уздырылды.
Белми калма
-
9 января 2025 - 14:57
ГЫЙНВАР АЕНДА КАЗАНДА TEN SPIRIT БРЕЙКИНГЫ БУЕНЧА БАЛАЛАР-ЯШҮСМЕРЛӘР ТУРНИРЫ УЗАЧАК
-
27 декабря 2024 - 16:35
Кәрим Тинчурин театрына барабызмы?
-
27 декабря 2024 - 10:50
«ТУГАН БАТЫР» МУЛЬТСЕРИАЛЫ: НӘРСӘ ТУРЫНДА, КАЙЧАН ҺӘМ КАЙДАН КАРАП БУЛАЧАК?
-
23 декабря 2024 - 13:46
КАЗАНДА ПИЛОТСЫЗ АВИАЦИЯ СИСТЕМАЛАРЫ ФЕДЕРАЛЬ ПРОЕКТЫНА ЙОМГАК ЯСАЛДЫ