Логотип Идель
Белми калма

ЗАМАНЧА СПОРТ – КАБАТ КАЗАНДА

5 сентябрьдән 9 сентябрьгә кадәр Казанда экстремаль спорт төрләренә багышланган «Winline Urban Games» бөтенроссия ярышлары узачак. Чара башкаланың Урам экстрим паркында уздырылачак. Биредә яшьләр спортка гашыйк кешеләр өчен чын бәйрәм булыр дип көтелә!

Әлеге уеннар Казанда инде 5 ел рәттән уздырыла. Ярышларда теләгән һәр кеше катнаша ала, моның өчен махсус сайтта теркәлергә кирәк. «Winline Urban Games» фестиваленең бүләк фонды 1,5 миллион сум тәшкил итәчәк.

Ярышлар баскетбол (3х3 форматында), BMX велосипеды, роликлар, брейкинг, скейтборд, флорбол, текбол, атлетика кебек спорт төрләрендә уздырылачак. Өстәвенә, фестивальдә концерт программасы да каралган. Оештыручылар фикеренчә «музыка һәм экстрим бер-берсе белән тыгыз бәйләнгән әйберләр». Быелгы фестивальнең хедлайнеры – ЛСП төркеме

Фестивальгә керү ирекле. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев