Логотип Идель
Бу – сер!..

«ӘТИ-ӘНИЕМ БЕЛӘН МӘКТӘПТӘГЕ БИЛГЕЛӘР АРКАСЫНДА ГЕЛ ТАЛАШАМ...»

«Әти-әнием белән мәктәптәге билгеләр аркасында гел талашам. Аларга һәрвакыт “5”ле генә кирәк, ә миңа “4”ле дә әйбәт шикелле, баш бәрә-бәрә укыйсым килми. Быел чыгарылыш елы. Әти-әнинең укуга мөнәсәбәте шундый булгач, имтиханнардан тагын да катырак куркам...»

Аноним, 16 яшь

Вәсилә Шәмсевәлиева, психолог:

– Инде чыгарылыш сыйныфына җиткәнсең икән, димәк, белемең, билгеләрең, имтиханнардагы уңышларың өчен үзең җавап бирәсең. Алай гына да түгел, кая укырга керәсен дә үзең билгели аласың, чөнки син – җитлеккән шәхес! Шушы чорга туры килә торган итеп карар кабул итү синең мәнфәгатьләреңә керә. Әлбәттә, әти-әни борчыла, хәтта балаларыннан да күбрәк уйлана, хафалана, үзләренең таләпләрен куя.

Беренче эш итеп, әти-әниең белән сөйләшергә тәкъдим итәм. Шәхсән үзеңә булган таләпләрең, теләкләрең нинди, белемеңне, имтиханга әзерлегеңне ничек бәялисең, аңа әзерләнү өчен ниләр эшлисең – боларның барысын да әти-әниеңә сөйләргә кирәк.  Еш кына ата-ана баланың башында нинди уйлар икәнен, аның нинди планнар белән яшәвен белеп бетермәскә мөмкин. Алар белән уртаклашырга кирәк. Уртак фикергә килеп, эш-гамәлләрегез, тормышка карата планнарыгыз белән дәлилләү дә комачауламас. Шул вакытта инде әти-әни борчуларын читкә куеп, тынычланыр, дип уйлыйм, чөнки алар безгә һәрвакыт яхшы булуын гына тели.

«Бары тик “5”легә генә укырга кирәк» – дигән сүзләр артында нәрсә ята икәнен ачыкларга да киңәш итәм. “4”легә укып, хыялланган уку йортына керергә мөмкин, шулай ук “5”легә укып та кирәкле уку йортына үтми калырга була... Монда бик күп төрле вариантлар бар, шуңа күрә имтиханнардан нәрсә алырга телисез, кайсы уку йортына керәчәксез, хәл итеп куегыз, көн режимын тәртипкә китерегез.

Ләйсән Гыймаева, җырчы:

– Мәктәптәге билгеләр белем дәрәҗәсен күрсәтми. Укытучы да кеше һәм ул да субъектив фикер иясе, һәр укучыга тиешле билгене үзе уйлаганча куя. Алган белемең ни дәрәҗәдә икәнлеге имтихан вакытында беленә, дип уйлыйм. Борчылма, әти-әниеңә синнән югары билгеләр кирәк икән, бу инде аларның проблемалары. Үзебезнең гаиләдә, мәсәлән, һәрвакыт балаларыбыз белән әңгәмәләр уздырып торабыз. “3” аласыңмы, “5”ме – мөһим түгел, белемең булсын! Имтихан, зачет, контроль эшләрдән югары билгеләр алу-алмау сезгә карата фикеребезне үзгәртми, сау-сәламәт булыгыз», – дип кабатлап торабыз.

Рамил Әгъдиев, «Әйдә, ШаяРТ» татар лигасы җитәкчесе:

– Сиңа әти-әниең белән өстәл янына утырып, тәмле чәй эчеп, җитди сөйләшеп алырга кирәк. «Әти-әни, имтиханнар мине борчылырга мәҗбүр итә. Бу нинди катлаулы чор икәнен беләсез, шуңа күрә, зинһар, югары таләпләр куймагыз... “5”кә тапшырырга кирәк икәнен үзем дә аңлыйм, тик сезнең басым яхшы билге алуыма берничек тә ярдәм итми, киресенчә, тагын да катырак борчылырга мәҗбүр итә. Барысын да Аллаһка тапшырыйк», – диген.

Айнур Гәрәев, вокалист, алып баручы:

– Әлбәттә, һәр ата-ана үз баласын алдынгылар рәтендә күрергә тели. Бу горурлык хисе уята. Башны бәрә-бәрә гел “5”ле алу исә бик күп вакыт һәм хезмәт таләп итә. Өстәвенә, бала әти-әнисе теләгән дәрәҗәдә уңышка ирешә алмаска мөмкин. Миңа калса, аның “4”лесе дә, “3”лесе дә – билге, бала тырыша икән, бу инде бик яхшы. Күпләр имтиханнарда югары баллар җыя алмаудан куркып көчле стресска бирелә. Без мәктәптә укыган чорда әти-әни алай гел “5”ле генә ал дип әйткәннәрен хәтерләмим. Укуны да тәмамладым, ике югары белем дә алдым. Тормышта иң мөһиме кешелеклелек сыйфатларын җуймаска кирәк. Бар да яхшы булачак!

Зәйнәп Хөснуллина, мәктәп укучысы:

– Уйлап карасаң, әти-әниең сиңа начарлык теләми. Алар бары тик укуың өчен борчыла. Һәр проблеманың чишү юлы – сөйләшү. Бу очракта да әти-әниең белән сөйләшергә, аларга “4”ле дә начар билге түгел икәнен аңлатырга кирәк. Минемчә, алар сине тыңлар һәм аңлар. Тырышып уку беркайчан да начарга илтми, кешене бозмый, шуңа, икенче елга, чыгарылыш булгач, үзеңне баштан-аяк укуга биреп кара, минемчә син “5”легә укый аласың, бары тик тырышырга, мотивацияңне арттырырга кирәк. Уңышлар телим, син барысын да булдырырсың!

Рәсем: «Freepik.com»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев