Логотип Идель
Мөмкинлекләр

"ТАЛАНТЛАР УНИВЕРСИТЕТЫ" ГАРИЗАЛАР КАБУЛ ИТӘ

«Талантлар ачылышы-2017» җәйге яшьләр мәктәбе гаризалар кабул итүен дәвам итә. Сәләтле яшьләр һәм остазларның потенциалын ачучы төп проектка эләкми калма!

Ел саен уздырылучы «Талантлар ачылышы» җәйге яшьләр мәктәбе Казанда 18-24 августта үтәчәк. Анда олимпиадалар һәм бәйгеләрнең 400 җиңүче һәм призерлары, республиканың 100 остазы һәм ата-анасы, шулай ук кеше капиталы үсеше өлкәсендә 100 республика, федераль һәм халыкара экспертлары, Татарстанның министрлыклары һәм әйдәп баручы оешмаларыннан вәкилләр җыелачак.



Мәктәпнең төп максаты – үз идеяләрең һәм «Я - проект» белән идарә итү буенча күнекмәләргә өйрәтү. Мәктәп укучылары, студентлар, яшь галимнәр өчен үз проектларының идеяләренә краш-тест уздыру, ил күләмендә билгеле экспертлардан киңәшләр алу, проектларын потенциаль партнерларга тәкъдим итү, аны алга чыгару өчен чыганак һәм ярдәм алу мөмкинлегенә ия була. Преакселераторда (стартапларны гамәлгә кую алдыннан әзерләргә ярдәм итүче проект) катнашучы остазлар талантлы яшьләр белән эшләү буенча иң яхшы Россия һәм халыкара тәҗрибәләре белән танышачак, үз проектларын алга этәрү өчен чыганаклар һәм ярдәм оту өчен көч сынашачак.

Әлеге белем бирү программасы 3 бүлектән тора:

  • Techno & business start up белән идарә итү: «Идеядән гамәлгә ашыруга кадәр»;

  • «Я-проект» белән идарә итү» курсы;

  • Остазларга «Талантлар продюсерлыгы белән идарә итү» курсы буенча һөнәри уку программасы.


Шулай ук монда Product management күнекмәләрен үзләштерү дә керә. Чарада үз стратегияңне билгеләргә, төрле файдалы элемтәләр булдырырга мөмкин.

Чараны Татарстан Хакимияте ярдәмендә Казан талантлар ачык университеты 2.0 оештыра.



"Талантлар ачылышы» җәйге яшьләр мәктәбенә гаризаны кемнәр җибәрә ала?

  • 12 яшьтән алып 30 яшькә кадәр халыкара, бөтенроссия һәм республикакүләм олимпиадалар һәм бәйгеләр җиңүчеләре һәм призерлары;

  • Талантлар Университетының "Генераль конструктор», «Эшмәкәрләр уены» проект олимпиадалары, «Талантлар кооперациясе», «Фәнни ярышлар чемпионаты» бәйгеләрендә сайлап алу этапларының лидерлары;

  • Җәйге яшьләр мәктәбендә остазлар булып Талантлар Университетының «Остазлар олимпиадасы» проекты һәм Оештыруда катнашучыларның ачык бәйгесендә сайлап алу этабының лидерлары килә ала.


Чарада катнашу өчен гаризаны 25 июньгә кадәр Талантлар Университеты порталында (www.utalents.ru) калдырырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев