Логотип Идель
Мөмкинлекләр

СӘЛӘТ "БОЛГАР - ТУГАН ТЕЛ" АЛАНЫН ЯПТЫ

Сәләтнең "Болгар-Туган тел" аланы сменасы ябылды инде. Изге Болгар музей-тыюлыгы җирендә җыелган сәләтле балалар һәм яшьләрне быел нинди яңалык көткән? Уку-укыту программасында үзгәрешләр булганмы? Туган телгә мәхәббәтне ничек уятып була? Әнә шул сорауларга җавап табарга тырыштык.

IV Төбәкара “Болгар-Туган тел аланы” быел үзенә Россиянең 45 төбәгеннән килгән ике сменада да 400дән артык баланы җыйган. Аланның программасы татар телен, татар мәдәниятен, сәнгатен, тарихын өйрәнүгә, гомумән алганда, ана теленә мәхәббәт, аны камилләштерергә омтылуга юнәлтелгән. Бирегә фән олимпиадалары җиңүчеләре, призерлары, активистлар һәм сәләтле татар яшьләре килгән. Смена ике вакытта үткәрелә: 8-14 июнь һәм 17-23нче июнь. Беренче сменада катнашучылар Татарстан, Башкортостан, Марий-Эл Республикалары, Киров, Курган, Самара, Свердлау, Төмән өлкәләреннән килсәләр, ә инде икенче сменада Ханты-Мансийск автономияле округының Нефтеюганск шәһәре активистлары да кушыла! Әлеге аланның алыштыргысыз оештыручылары булып “Сәләт” Фонды белән берлектә Татарстан Республикасының Мәгариф һәм Фән Министрлыгы тора.

Ләйсән Шәрәфетдинова (“Болгар-Туган тел” әйдаманы):

“Болгар-Туган тел”гә мин беренче тапкыр 2014нче елда бардым. Өлкән әйдаман – Илһам абый Ибраһимов, былтыр Алсу апа Салаватова, ә быел Зөһрә апа Насыйбуллина иде. Билгеле, форум югары дәрәҗәдә узсын өчен оештыручылар бик күп көч түккән, директорыбыз – Регина апа Нуруллина шәп төркем җыйган, көчле әйдаманнарны туплаган. Мин үзем Фән аланында булдым. Яңа килгән әйдаманнар белән аралашу кулай булды, әллә кайчан белгән кеше кебек тоелды.

Ел саен "Болгар-Туган тел"не искә алырлык зур мизгел-кичерешләр була. Елдан-ел "Болгар-Туган тел" форумы үсә, алга таба атлый, программалар да тулыландырылып килә, балаларны кызыксындыру өчен барлык шартлар бар. Яшәү буенча да быел яхшырак: чатырларда йокларга җылы, рәхәт. Ашау ягына килгәндә, бик тәмле итеп ашаталар. Иң истә калган әйбер – ул безнең "Болгар-Туган тел" 2017 җыры! Аның бер кызыклы “фишка”сы бар, курайда уйнаган сыман хәтердә сакланды ул. Шунысы да куандырды – атынгычлар урнаштырганнар иде. Рәхәтләнеп күңел ачтык, яшьләргә тик кенә утырып, күңелсезләнергә вакыт юк. Бер атна дәвамында телефоннар, планшетлар турында онытырга туры килде. Беренче көннән үк балалар белән җылы мөнәсәбәттә булдык. Кайбер яшьләр баштагы мәлне үзләрен авыррак хис итте, ә инде соңгы көннәрдә бер-беребезгә җайлашып, тәмам дуслашып беттек. Әйтергә кирәк, 2014нче елда катнашкан сәлкешләр быелгылардан аерылып тора, чөнки балалар хәзер үз-үзләрен тиешенчә тота белмиләр, берникадәр кыенлык туа, ләкин алар белән аралаша-аралаша булса да, барыбер җаен табабыз. Гомумән әйткәндә, смена бик ошады, төрледән-төрле мавыктыргыч дәресләр, мастер-класслар, конкурслар, иртәнге зарядкалар, дискотекалар – барысы да югары дәрәҗәдә башкарылды. Болгар-Туган тел сменасына бик зур рәхмәт, кояшлы-болытлы һава торышы булуына карамастан, форум үзе турында фәкать уңай фикерләр калдырды.



Алсу Салаватова (сменаның программа директоры):

Программа өч өлештән торды:

1) Татар теле лабораториясе. Татар телен белү дәрәҗәсен ачыклар өчен, беренче көнне үк тестирование уздырдык. Тест нигезендә балалар башлангыч, урта һәм югары катламдагы төркемнәргә бүленеп, һәркөнне дәресләргә йөрде.

2) Остаханәләр – күн эшләре, курай, гитара, бию, вокал, театр сәнгате, ораторлык осталыгы, лингвистика, каллиграфия, рәсем. Төшке ашка кадәр татар теле дәресләре һәм остаханәләр үткәрелде.

3) Очрашулар төшке аштан соң булды. Татарстан Республикасының күренекле спикерлары, кунаклары килде. Өч төрле юнәлешкә, тематик көннәргә бүленде: беренче көн – массакүләм матбугат чараларына, блогингка; икенче көн – тарихка, ә өченче көн – иҗатка багышланды. Дүртенче көнне Болгар музей-тыюлыгына, Ак мәчет янына төрле экскурсияләр оештырылды.

Бу елны без татар теле дәресләрен, остаханәләрне тәртипкә китердек. Балалар барлык смена дәверендә үзләре сайлап алган остаханәләргә йөрде һәм соңгы дәресләрдә билгеле бер нәтиҗәгә иреште, мәсәлән, йомгаклау концертына биючеләребез бию өйрәнде, җырчыларыбыз җыр башкарды, гитарада, курайда уйнаучылар осталыкларын күрсәтте. Шулай ук, соңгы көнне зур күргәзмә эшләде, балалар башкарып чыккан кул эшләре тәкъдим ителде, мисал өчен, күннән беләзек, бизәнү әйберләре, уенчыклар бар иде. “Стринг-арт” дип аталган остаханә милли кул эшләре форматында узды, катнашучылар такталарга кадаклар кагып, мулине җепләре белән милли юнәлешкә караган бизәкләр ясады.

Укыту программасыннан тыш, иҗади һәм спорт-сәламәтләндерү чаралары үткәрелде. “Квест-тайм” командасы килеп, интеллектуаль викторина уздырды, иҗади концертлар, Шаяннар һәм Тапкырлар Клубы уеннары булды, ШТК кунаклары килеп, редактура һәм кичке уенны алып барды, жюри әгъзалары булып та катнаштылар, балаларны ШТК нигезләренә өйрәттеләр. Шулай ук, балалар өчен зур “Аулак Өй” уены һәм икенче сменада “Dance-battle” үткәрелде.

Гомумән, бу елны “Болгар-Туган тел” аланында үзгәрешләр кичердем. Миңа калса, бу файдага гына, чөнки елдан-ел кешеме ул, әллә проектмы, һәрчак үзгәрергә, үсәргә, үзе өчен ниндидер яңалыклар ачарга тиеш. Без дә программаны әзерләгәндә яхшылыкка таба омтылдык. Барлык командабызга, әйдаманнарга, катнашучыларга рәхмәт әйтәсем килә.

Дилә Гарипова: (“Болгар-Туган тел” әйдаманы) :

Әйдаман буларак икенче тапкыр катнашам. Мин үзем 2014нче елда әлеге форумда бала булып ял иткән идем. Билгеле, тематикасы үзгәреп тора, бу бигрәк тә форумны аланнарга бүлгәндә сизелә, мәсәлән, быел Рухи, Фәнни һәм Әдәби мирас аланнары иде. Ә мин ял иткәндә татар халкының күренекле мәдәният эшлеклеләре белән аталган аланнар булды: Рудольф Нуриев, Һади Такташ, Сара Садыйкова. Кыскасы, сәлкешләр күңелендә милләт төшенчәсен торгызу өчен барысы да эшләнә. Иң истә калганы, әлбәттә, балалар булды! Һәммәсе шулкадәр ихлас, ягымлы, хәтта алардан аерылу да кыенга туры килде. “Дилә апа!” дип йөгереп килеп, муенга сарылуларыннан да ләззәтрәк хис башка юктыр! Сәлкешләрне чыннан да бик яраттым, форум тәмамлангач та көн дә элемтәдә торабыз. Мондагы мохит нык ошады. Балалар гына түгел, әйдаманнар, оештыручылар – һәммәсе сәләтле һәм милләтпәрвәр иде. Шунлыктан смена да искитмәле булды. Кызыклы очрашулар, остаханәләр эшчәнлеге – барысы да миллилек белән сугарылган. Өстәмә татар теле дәресләре, спорт чаралары, төркем эчендә төрле уеннар булды. Аланның эченә күз салсаң, анда эшсез боегып йөргән баланы да, әйдаманны да күрмәссең, һәркем хәрәкәттә. Чыннан да, яшь буын өчен Болгар-Туган тел кебек аланнар бер зур яңалык, балаларның шәхсән үз авызлары белән: “Монда шундый рәхәт, барысы да татарча сөйләшә” яки “ Әйдәгез татарча гына сөйләшик” диюләрен ишеткәнем булды. Әлбәттә, бу сүзләр йөрәккә сары май булып ята. Димәк, без башкарган бу күмәк эш нәтиҗәсез түгел, татар теле кемгәдер кирәк, шунысы сөендерә!

Дамир Хөснетдинов (КФУның Татаристика һәм Тюркология югары мәктәбенең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары, фән кандидаты, “Болгар-Туган тел” укытучысы):

Икенче ел рәттән "Болгар-Туган тел аланы"на КФУ укытучылары бергәләп җыелып барабыз. Безнең быел 14 укытучы барды. Узган елдан аермалы буларак, быел лагерь ике смена форматында эшләде, аның каравы, чит регионнар саны азрак булды. Шунысы шатландырды: ерак җирләрдән – Самарадан, Марий-Элдан, Башкортостаннан, Пензадан, Тобольсктан килүчеләр байтак иде. Аерым ачык әйтәсем килә: татар мохите бу юлы күбрәк хөкем сөрде. Укытучыларыбызның барысы да фән кандидатлары, докторлар. Әлбәттә, катгый таләпләр куелмый, дәресләр гади генә, сөйләшү-әңгәмә форматында узды. Балалар татарча аралашырга тырыштылар.

– Сезнең фикерегезчә, туган телгә мәхәббәтне кайдан, ничек уятып була?

Төрле яктан карарга кирәк, иң баштан, моның өчен нәрсәдер оештырырга кирәк. Мәсәлән, татар теленә бәйле булган дәресләр, очрашулар. Игътибар иттем, быелгы форумда татар теле дәресләрен “Сәләт” әйдаманнары да биреп карады, шул исәптән, укытучылар да. Татар телен үстерү буенча мөгаллимнәребез нәтиҗәгә ирешә алды. Дәрес ахырында укучыларның шәхси уйларын сораштым, дәресләрне бик тә ошаттылар, татар теленә карата үзгә фикерләре барлыкка килде. Югары сыйныф укучылары Казан Федераль Университетына килергә теләк белдерделәр, кызыксынулары артты.

Мастер-класслар шатландырды, бик күңелле итеп эшләгәннәр. Балалар үзләре теләп татар телендә сөйләшкәч, миңа калса, татар мохите үзеннән-үзе барлыкка килә. Бөтен Татарстаннан, чит регионнардан татарлар җыелып Сабантуй кебек чараларда катнашты, мондый күренеш, минемчә, татар теленә карата мәхәббәт уята. Казан шәһәрендә, бигрәк тә чит илләрдә элеккедән килгән гореф-гадәтләр онытыла бара, ә "Болгар-Туган тел аланы"нда татар рухы уянды.



Рәмзия Болгарова (“Болгар-Туган тел” сменасы укытучысы, фән кандидаты):

Минемчә, былтыргы программа уңайлырак кебек иде, чөнки дәресләр саны да күбрәк, төркемнәргә дә дөресрәк бүлү булды. Беренче көнне килгәч тә, һава торышы салкын торды , балаларны кызгандык. Быелны уку-укыту материалын алдан әзерләп кую ягыннан әзерлексезрәк булды дип саныйм. Узган елны 45 минутлык өчешәр дәрес уздырсак, быел көненә бер сәгатьлек бер генә дәрес бирдек. Икенче сменада аеруча рус балалары еш йөрде, мин аларга теләк-тәкъдимнәрне хат рәвешендә язып калдырырга куштым. Шулай итеп, сәлкешләрдән шактый гына хатлар җыелды. Гомумән алганда, смена сизелмичә бер мизгел эчендә үтеп китте, шулай ук балалар белән дә эшләү күңелле булды. “Болгар-Туган тел”дә икенче төрле мохит, университет эшеннән беразга гына булса да арынып торасың. Теләп йөргән балаларның китәсе килмәде, дөрес, кайтырга теләүчеләр дә берән-сәрән күренгәләде, ләкин күпчелеге сменаны ошатты. Катнашучылар арасында чит өлкәләрдән килгән татарлардан сөйләм телен иркен кулланып, грамматиканы белмәүчеләр очрады. Кайбер мәктәпләрдә татар теле дәресен укытуның түбән дәрәҗәдә куелганын шуннан карап беләсең инде. Һәрбер укытучы билгеле бер тема әзерләп барды. Мәсәлән, гаилә темасы. Анда без мәдәни, рухи кыйммәтләр, гаиләдә аралашу ничек барырга тиеш, тел ничек итеп сакланырга тиешлеге хакында сөйләштек. Балалар үзләре турында, гаилә турында сөйләшергә өйрәнеп кайтып киттеләр.

Рүзәл Әхмәдиев (сменаның мәдәни юнәлеш директоры):

Минем уйлавымча, сменаның мәдәни программасы балаларга кызыклы һәм файдалы булырга тиеш. Быелгы үзенчәлек шунда: күбрәк милли уеннар кертергә тырыштык. Нинди генә чара үткәрелмәсен, барчасы да татар телендә генә барды. Уку-укыту программасыннан тыш, төрле уеннар аркылы сәлкешләргә татар телен, бигрәк тә гореф-гадәтләрне якынайту булды. Мәсәлән, бер көн тулысынча Аулак өйгә, андагы яңа уеннарга багышланды, ике сменада да Сабантуй булып узды. Кичтән үк әйдаманнар катнашында гармуннар белән җырлар җырлап, биюләр биеп, балалардан бүләкләр җыйдык. Төп үзгәрешләр дә, мөгаен, шунда кергәндер. “Болгар-Туган тел” сменасы зур, глобаль проект. Аның ике сменада булуы, 400дән артык бала катнашуы – үзе бер күрсәткеч. Өстәвенә балалар белән университет укытучылары, көчле әйдаманнар эшли. Татар телен камил белгән, татар дөньясына үз өлешләрен керткән кешеләр алар. Үземә әлеге смена зур тәҗрибә булды, әле мәдәни юнәлеш буенча директор булып мондый зур проектта катнашканым юк иде. Балалар яңа дуслар тапты, оештыручылар, әйдаманнар да яңа гаилә булып оешты дип әйтә алам.

Зилә Мөбарәкшина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев