Логотип Идель
Көн дә бәйрәм

142 ЕЛ РӘТТӘН ЯҢГЫРЫЙ ТОРГАН СҮЗ!

Нәкъ 142 ел элек, 1877 елның 15 августында Томас Эдисон телефоннан сөйләшкәндә «Hello» («Алло») сүзен кулланырга тәкъдим итә. 1876 елда Филадельфияның бөтендөнья күргәзмәсендә Александр Белл исемле галим халыкка беренче тапкыр үзенең « Күренмәле сүз » дигән аппаратын күрсәтә. Соңыннан әлеге сәер исемле аппарат «телефон» дип йөртелә башлый : грек теленнән « теле » (« ерак ») һәм « фоно » (« тавыш »). Беллның аппараты әлеге күргәзмәдә бик кызыклы очрак аркасында таныла. Бразилия короле дон Педро II телефонны алу белән бүлмәнең икенче ягында торган галимнең тавышын ишетә, гаҗәбеннән аппаратны төшереп җибәреп : « Йә Ходам, ул сөйләшә! » икән дип кычкырып җибәрә. Халыкны, телефонның тавышы бик начар итеп тапшырылуы һәм аның белән 250 метрдан артык сөйләшеп булмавы, артык борчымый. Шуңа күрә, бик озак вакыт үтми, аппарат белән кулланучылар бер-берсенә нинди сүз белән эндәшергә икән дип аптырашта калалар. Александр Белл « Ahoy », яисә « Эй » сүзен тәкъдим итә, әлеге кычкырышны инглиз телле диңгезчеләр корабларны күргәч кулланганнар. Шул вакытта аның хезмәттәше, телефонны камилләштерү өчен күп көч куйган галим, Томас Эдисон үз вариантын әйтә. 1877 елның 15 августа Питтсбург президенты белән телефонның киләчәге турында сөйләшкәндә, ул « Hello » (« Сәлам ») сүзен куллану тәкъдиме белән чыга. Россиядә әлеге сәламләшү « Алло » сүзенә әйләнә. Шулай итеп, хәзерге вакытта дөньяда миллионлап халык телефоннан сөйләшер алдыннан куллана торган « Алло » сүзе барлыкка килә. Ләкин барлык илләр дә « Hello » сүзен кулланмыйлар. Мәсәлән, Японияда аның урынына « Моси-моси » ( «сойләшәм-сөйләшәм »), Грецияда «Паракало» (« сорыйм »), ә Испанияда «Дига » (« сөйләшегез ») дип эндәшәләр икән.



Алсу ГЫЙЛЬМАНОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев

2
X