Логотип Идель
Иҗат

ВЛАДИВОСТОККА КАДӘР ВЕЛОСИПЕДТА

Владивостокка велосипедта ничә көндә барып җитеп була, дип уйлыйсың? Профессиональ спортчылар 20 көндә, дип уйлый.

Бүген “Казан” гаилә үзәге янын велосипедчылар басып алды. Алар барысы да – Red Bull Trans-Siberian Extreme иң озын дистанциягә сузылган велоузыш катнашучылары. Алар бары тик 10 гына булсалар да, озатырга җыелучылар тагын да күбрәк иде. Бүген Казанда шушы марафон велоузышының 3нче этабы – Казан – Пермь этабына старт бирелде. Сәпиттә йөрергә яратучы татарстанлылар да спортчыларга көч бирергә нәкъ менә ике тәгәрмәчле транспортта килергә теләгән.

Шундыйларның берсе – Казанның иң текә велосипедчысы Артур Кудряшов. Әлегә ул бу марафонда катнашмый. Тик шулай да “аркадаш”ларына хәерле юл теләргә килгән. Артур триатлон буенча Татарстан җыелмасына кергән. Велоспорт аның өчен хобби генә. Ләкин шулай да Бөтенроссия ярышларында җиңүләр яулаганы булган аның. Татарстан һәм Мари Иле республикаларында ачык чемпионатларында беренче урыннарны башкаларга бирмәгән ул.

– Мин сәпиткә 3 яшьтә утырдым. Шуннан бирле төшкәнем дә юк. Шушы вакыт эчендә инде 5 велосипед алыштырып өлгердем. Монысы – алтынчысы, иң яхшысы. Ул карбон рамасы, тизлекне алмаштыра торган җайланмаларның яхшы булуы, җиңеллеге белән аерылып тора, – ди 13 яшьлек Артур. Казанның 52нче гимназиясендә укый торган егет россиялеләр өчен җан атарга җыена.




“Нәрсә ашасаң да ярый”


Санкт-Петербург шәһәреннән булган Алексей Щебелин былтыр бу велоузышта катнашкан булган. Быел тагын да яхшырак нәтиҗә күрсәтергә аның исәбе. Ул 20 ел дәвамында профессиональ велоспорт белән шөгыльләнә. Хәзер ул үзе дә профессионал һәм һәвәскәр спортчыларны өйрәтә. Параллель рәвештә ярышларда да катнаша.

– Юл гына авыр. Без, ким дигәндә, көнебезнең 10 сәгатен юлда уздырабыз. Иң озын дистанцияләрне узу өчен кайвакыт 7 сәгать кирәк була. Алга таба тагын да катлаулырак булачак. Бүген генә дә без 700 чакрым араны узачакбыз, – ди ул.

Ул марафонга үзен психологик яктан әзерләгән. Иң авыр участокның кайсысы булачагын Алексей әлегә белми. Чөнки барысы да синең темпыңнан тора. Спортчыларның һәрберсен махсус машиналар да озатып бара. Анда аларга спорт ризыклары, су, алмаш киемнәр әзерләнеп куелган. Спорт ризыклары гына ошап бетмәсә, гадәти ризыкны да чикләмиләр биредә. Алары оештыручыларда бар.

– Ашау буенча чикләүләр юк. Һәркемгә үзе нәрсә тели, шуны ашарга кирәк. Иң мөһиме – вакытында туклану. Чөнки бер тапкыр ашамыйча калсаң, энергия булмаячак, – ди ул.




Киләсе елга планнар зурдан


Велоузышның оештыру комитеты директоры Пауль Брук узыш вакытында махсус Казанга килә икән. Чөнки Татарстан башкаласын яратып өлгергән ул. Киләсе елга да велоузышның бер этабы Казан аша узачагын сер итеп кенә әйтеп куйды Пауль Брук.

Бу веломарафон Мәскәүдә 18 июльдә башланып китте. Дөньядагы иң озын велоузыш 14 этаптан тора. Катнашучылар Транссебер магистраленнән барачак. Марафон Россиянең 14 шәһәре аша узып, 10 авгутта Владивостокта тәмамлана. Узышта катнашучылар күп түгел – 10ау. Араларында АКШ һәм Филлипиннан булган ике хатын-кыз да бар. Катнашучы ир-атлар – Алмания, Бразилия, Ирландия, Даниядән (3 кеше). Россия катнашучылары икәү – Алексей Щебелиннан кала, Томск шәһәре егете Егор Ковальчук та бар.


Без дә катнашучыларга бу озын маршрутны исән-имин,
хәвеф-хәтәрсез кенә узуларын телибез!



Алинә МИННЕВӘЛИЕВА


Фотолар - https://realnoevremya.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев