Логотип Идель
Иҗат

УКУЧЫЛАРЫБЫЗ ИҖАТЫ - АЛИНӘ ГАЛИЕВА

Миләшле сөю
Хикәя


Ул минем каршыма бер букет миләш күтәргән килеш килеп басты. Янып торган, кып-кызыл миләшләр! Аңламассың моны. Башка берәү булса сөю билгесе итеп кып-кызыл розаларны сайлаган булыр иде, ә бу юләре, әнә, миләш тотып басып тора. Үзе дә шундый төскә кереп беткән, җитмәсә. Бер аска, бер минем күзләргә карый.

Көзнең билгесе булган “энҗе”ләр миңа сөю кыйссасы сөйлиләр. Аларның бу сүзләре гади дә, шул ук вакытта искиткеч гүзәл дә булып тоела. Тәлгәш-тәлгәш миләш бөртекләренә никадәр ялкын, мәхәббәт кунган. Ул аларның эченә генә сыймыйча йөзләренә үк бәреп чыга. Әнә бит миңа күз кысышып, елмаеп торалар. “Ул сине сөя” янәсе. Эх, мин дә бит алар кебек утта янам һәм көям. Аның кулында булган һәр миләш бөртегенең йөрәктә очкын булып кабынганын сизсәләрме. Аны гына түгел, мине дә аңлап кызарырлар иде, мөгаен. Мәхәббәттән тилергән йөрәк, бернигә дә карамыйча, шашынып тибә. Шул ук минутта аның кулларыннан җитәкләп аласы да, алны-артны белмичә чабасы килә. Безне беркем дә тапмый торган, күрми торган берәр җир читенә. Чабасы да, очасы килә... Хәер, без күптән күктә очабыздыр инде ул. Мин аны уйлаган саен әллә нинди галәм киңлекләрен айкап чыгам, айга, йолдызларга күтәреләм, алар белән бергә серләшәм. Бу сөюнең сәбәпчеләре түгелмени?

Сары яфраклар белән үрелгән кызыл “энҗе”ләр безне шулай бөтенләй икенче дөньяга алып керәләр. Хәзерге кешеләр өчен, галәм өчен таныш булмаган хыял дөньясына. Ягез, күрегез, минем кулымдагы “сөю чәчкәләрен”. Аларның минем өчен никадәр кадерле булуларын аңлатырга сүзләр җитми. Ялкынга кертүче, төннәрен яктыртучы, сөюгә очкын өстәп торучы “энҗе”ләрем бит алар минем. Нәни бөртекләр янәшәсендә купшы розалары бер читтә торсын, чөнки аларга моның кадәр табигыйлек, чынбарлык, җанлы мәхәббәт хас түгел. Һәрбер кешегә шул ук “матур, тәмле” сөю сүзләрен пышылдаучыларга караганда, миләшләрем мең тапкыр артыграк. Минем кулыма шуларны тоттырган ул да башка. Безнең сөюбезнең тәме бүтәнчәрәк: ачы.

Никадәр матур булып күренгән, янып торган кызыл миләшләрнең тәме ачы. Аларга сокланып басып торасың да, авызга алу белән йөзеңне чытып, читкә төкерәсең. Менә нинди ул миләшле сөю! Ләкин кем сөюнең тәмле булганын күргән? Кем беркайчанда сөйгәнен сагынып күз яшен тамызмаган? Тозлы тамчы – менә нинди ул чын мәхәббәт, сөю. Бер-береңә әйткәләшкән сүзләр, үпкәләр, аерылу газаплары моны тулыландыра гына. Я, татлымы шушы хис?

Ә миңа менә шушы миләшләрнең ачылыгы да татлы. Сөю алардан башка яши алмыйдыр, минемчә. Шуңа күрә, чын, җанлы мәхәббәт тә аларга охшаш. Кызыл букет ни өчендер җанга, йөрәккә якын. Моның сәбәбе дә үзе шикелле үк бик гади: хакыйкать. Барлык кешеләргә дә таныш булган дөреслек ачысы. Битлек артына качкан купшы сүзләр генә түгел инде бу. Аларның мәгънәсе күпкә тирәнрәк, төпкәрәк яшеренгән. Аны бары тик йөрәк кенә аңлый ала. Чын-чынлап янып типкән йөрәк.

Шәһәрнең каядыр ашыккан кешеләре арасында ике җүләр басып тора. Көзге сөюнең тәме иреннәргә күчә, аларны яндыра, тик барыбер рәхәт. Шушы шәһәрдә сиңа миләш букеты тотып килерлек якын кеше бар икәнен аңлау рәхәт. Аның да синең кебек үк хыялыйрак, тилерәк икәнен белү рәхәт. Дөньясы да, галәме дә кирәк түгел, бары тик миләшләр сөю турында пышылдасын. Аның күңелендә булган хисләрен ачып бирсен. Йөрәгенең ялкынын үзенә сеңдереп, йолдыз булып янсын. Дөрләгән учак төсле яндырсын, көйдерсен, туктамасын гына.

Ачылыгына да, юләрлегенә дә карамыйм, яратам. Аның менә шулай миләш төсенә кереп басып торуын да, сөю сүзләрен читләтеп үтеп китүен дә

яратам. Миңа аның серләрен миләшләр чишә. Әкрен генә, ул сизмәгәндә, “ярата” дип пышылдыйлар. Ә мин аның саен ныграк елмаям. Беләм лә, сизәм, бөтен җаным-тәнем белән тоям мин аның яратуын. Моннан да артык нәрсә бар?

Синең миләшле сөюең булганда, бөтен дөньяга кычкырган мәхәббәт сүзләре бернигә дә тормый. Кычкырсыннар, яңгыратсыннар шунда, ә без үзебезнең миләшләр утында янарбыз. Гади генә, нәни кызыл “энҗе”ләр утында...

Алинә Галиева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев