Логотип Идель
Иҗат

ТОРМЫШ ИМТИХАНЫ

(тормыштан алынды)

Камил укыган унынчы сыйныфта география дәресе бүген дүртенче дәрес. Атна башыннан көтә башлый бу дәресне Камил. Нигә атнасына ике тапкыр гына, шулай сирәк керәдер ул? География – ул бит укучылар өчен генә түгел, барлык кеше өчен кирәкле, әһәмиятле фән. Мәсәлән, берәр кая барырга җыенасың икән, географияне яхшы белергә кирәк. Кайда нинди авыллар, шәһәрләр... Кайда нинди халык яши... Кайда нинди үсемлекләр үсә, җәнлекләр ... Кеше барсын да белергә тиеш. Тарих дәресләрен дә ярата Камил. Дәресләр ошаганнан бигрәк, Камилгә аларны алып баручы Сәкинә Фатыховна ошый. Югары уку йортын яңа гына бетереп аларның урта мәктәбенә эшкә килгән зифа буй-сынлы, тирән уйчан карашлы Сәкинә беренче караштан егетнең күңелен яулады. Аның озын, бөгелеп торган дугалы керфекләр уратып алган куе зәңгәр күзләрендә үзе картада күрсәткән диңгезләр тирәнлеге бар... Чылтыратып көлүендә Камилләрнең бакча артындагы чишмә җыры ишетелә... Ә тавышы... Шундый чиста, саф тавыш! Бу тавыш белән сандугач булып сайрарга гына кирәк....

Менә түземсезлек белән көтеп алган география дәресе дә башланды. Бер кулына сыйныф җурналы, икенче кулына озын указка тоткан, озын кара чәчләрен артка төеп бәйләгән, буй-сынына килешеп кенә торган күксел күлмәк кигән Сәкинә Фатыховна сыйныф бүлмәсенә керде дә, укучылар белән исәнләшеп, өйгә бирелгән мисалларны тикшерә башлады. Укытучысыннан күзләрен дә аермаган Камил, мин җавап бирәм, мин, мин! дип күпме генә кулын сузса да, бу юлы мөгаллимә егеттән сорамады. Камилдән бер парта аша гына утырган Флүзә белер-белмәс кенә җавап бирде. Укуга бик һәвәслеге булмаган кызга тиешле күрсәтмәләрен биреп, Сәкинә апалары “өчле” билгесе куеп, урынына утыртты Флүзәне. Аңлый инде укытучысын Камил. Ул баштан ук Камил кебек яхшы өлгәшүчеләргә түгел, укуда артта калганнарга күбрәк игътибар бирә. Алардан күбрәк сорый. Шулай да, бу тигезсезлек Камилгә бик ошап бетми. Такта янына чыгып, укытучылары янына басып, бирелгән теманы менә дигән итеп ачып, шарт итеп сөйләп бирәсе килә аның. “Утыр, Сабиров, “бишле” сиңа”, - дигәнен тагын бер кат ишетәсе килә. Тезелеп торган парталар арасыннан үткәндә Сәкинә апасының җиле кагылып китсә дә, егет эсселе-суыклы булып китә. Йөрәге дерт-дерт тибә башлый... Әллә Сәкинә апасы да сизә инде Камилнең халәтен? Күзләреннән карашын аера алмаган егеткә башта әзрәк гаҗәпләнү, сәерсенү аша караган Сәкинә соңгы арада аның карашы белән бик очрашмаска тырыша. Егетне такта янына чакырып сорау биргәндә дә, җылы, йомшак тавышына ясалма кырыслык керә... Ялгыш кына күз карашлары очрашканда укытучы апаның җиңелчә кызаруын да күрә кебек Камил... Унҗидесе тулып килгән егет шулай тәүге мәхәббәт ятмәсенә эләккәнен сизми дә калды. Ул торган йорттан ерак та түгел ялгыз карчык Оркыя әбидә яшәп яткан укытучысын күрер өчен, ничә уза ул бу өй яныннан көненә... Карчыкның ир заты кулы тимәгән йорт-курасында үзе өчен берәр йомыш чыкса, рәхәтләнеп ярдәмләшә егет.

Хәер, бик чакырмаска, йомышка йөртмәскә тырыша аны Сәкинә. Бик ияләштерергә дә теләми үзенә. Үзеннән күзләрен алмаган егетне аңлады Сәкинә. Кызга якын килеп ачылырга кыюлыгы җитмәгән егетнең карашы сөйли барысын да... Ярата бит ул аны! Үзеннән алты яшькә кече укучысы аңа гашыйк булган! Бу бит башка сыймаслык! Һич тә ярамый торган күренеш! Укытучы укучысына белем бирергә тиеш! Һәм шуның белән бетте! Башка нинди мөнәсәбәтләр булуы мөмкин?! Менә тиздән мәктәптә чыгарылыш кичәсе булачак. Унынчы сыйныф укучылары, шул исәптән Камил дә урта мәктәп бетерү турындагы таныклыгын алып, укытучылар белән, бергә укыган иптәшләре белән саубуллашыр да, тормыш киңлегенә очар... Үсмер чакның тилелеге кемдә булмый? Онытыр Сәкинәне. Үтәр барысы да. Үз тиңен очратыр... Гашыйк булыр... Әллә үзе дә шушы саф карашлы, авыл баласында гына була торган ныкчыл гәүдәле егет белән мавыга башлады инде Сәкинә? Магнит кебек тартып торган серле күзләренә карыйсы килеп кенә тора... Юууук! Юк, юк! Мөмкинме соң?! Куарга кирәк күңелдән аның турындагы уйларны! Ул бит укытучы! Башкаларга үрнәк булырга тиеш! Ни уйларлар аның турында укытучылар? Укучылар? Авыл халкы?

Аллы-гөлле чәчәкләрне хәтерләткән, матур-матур бәйрәмчә ачык төстәге күлмәкләр кигән кызлар, ир-егетләрчә үсеп, ныгып, җитдиләнеп киткән егетләр чыгарылыш кичәсенә җыелды. Мәктәп директоры Клара Сәлимовна күзләрдән яшьләр чыгарырлык итеп чыгыш ясады. Соңгы кыңгырау яңгырады... Бер яктан дулкынлангыч та, икенче яктан моңсу да, шатлыклы да мизгелләр... Мәктәп сезгә белем бирде, балалар. Фәһем бирде. Канатларыгыз үсте. Очыгыз күз күрмәслек офыкларга. Яулагыз яңа биеклекләрне, киңлекләрне... Кешеләргә хезмәт итегез... Бәхетегезне табыгыз...

Мәктәпнең спортзалында оештырылган кичәдә җыр-бию башланды. Инде җиткән, үскән, берсеннән берсе чибәр кыз-егетләр, парлашып, яңгыраган җыр көенә әйләнә... Камил, яшьтәш кызлары янында тукталып тормыйча, зур гына зал буенча Сәкинә каршына барып басты да, кыер-кыймас кына аны биюгә чакырды. Иң курыкканы – укытучысының укучысы белән биергә риза булмавы иде... Юк! Чыкты Сәкинә Фатыховна аның белән. Аның кечкенә генә йомшак кулларын зур, көчле учларына алып, карашын укытучысының яңагына терәлеп торган күперенке кара чәчләреннән ала алмый, бүрәнәдәй авырайган аякларын сөйрәп, әллә биеде Камил, әллә бер урында таптанды... Сәкинәнең якынлыгы аны акылдан шаштырды. Әллә кыз да онытылып киттеме соң? Музыка тынгач та урында бераз таптандылар алар...

Чыгарылыш кичәсе дә үтте. Камилгә Сәкинәне укып йөргәндәге кебек көн дә күрү мөмкинчелеге бетте. Көзгә унсигезе туласы егет беркая да укырга кермәде. Яше тулгач та, хәрби хезмәткә китеп барды. Сәкинәнең, Камил аны әллә анда онытырмы, дигән өмете акланмады. Хат артыннан хат яудыра башлады егет. Башта хәрби хезмәтенең ничек баруы, авыл яңалыклары турында язышсалар, соңрак егет кызга яратуы турында ачылды. Җавап бирмәде аның бу хатына Сәкинә. Камилнең “Җавап язмасагыз, качып кайтам”, - дигән хатын алгач кына, үзен онытырга киңәш итеп хат язды. “Ярамый болай, -диде.- Син бик акыллы егет, Камил. Аңла”, - диде. Акыллыга акыллы инде Камил. Тик йөрәк акылга буйсынамы соң?! Егетне үз-үзеннән этәрергә, биздерергә тырышкан Сәкинә дә барлык барлыгын, яшәешен яулап алган хискә карата көчсез иде. Хәрби хезмәтеннән өенә кайтып төшкәч тә, әнисе белән исәнләшү белән, Камил, коштай очып, Оркыя карчык йортына кереп китте. Ике ел буена хәрби хезмәттә үскән, тазарган, чын ир-егет булып җитешкән Камилне күреп, Сәкинә югалып калды. Аяклары җирдән аерылып, егет кочагында оча башлагач кына аңына килде... “Мин сине шулай күтәреп кенә йөрергә әзермен, сөеклем... Алиһәм минем...”

Ике яшь йөрәк мәхәббәт утында янганда Камилнең әнисе Сәйдәнең йөрәге улы өчен кайгыда янды. Егермене яңа тутырган улы үзеннән алты яшькә зур кыз белән бәйләнә! Элекке укытучысы белән! Кеше ишетмәгән, күрмәгән хәл! Җаен туры китереп, улы белән ачыктан-ачык сөйләште ул. Нишлисең син, улым? Яшьлегеңнән тилердеңме әллә? Пар түгел ул кыз сиңа. Үзеңнең яшьтәш кызларың беткәнмени сиңа? Читтән килгән, нәсел-тамыры билгесез кыз белән йөрисең! Акылыңа кил, улым! Әнә урамга чыгып та булмый. Бар халык улына ябышкан карт кыз турында сөйли! Өйләнәм, ди бит әле шуңа! Кертмәячәк аны Сәйдә үз өенә! Андый карт кызлар өчен үстермәде ул улын! Яп-яшь баланың гомерен бозмакчы! Кавышсалар да, озакка бармас. Бала ясарлар да, аерылышырлар... Мәктәп директоры Клара Сәлимовна янына да барды Сәйдә. “Сездә эшләгән укытчуыларыгыз яшьләрне боза, ә сез берни күрмисез-белмисез! Нинди мәктәп бу сезнең? Үзегез балаларны әхлакка өйрәтер урында!“

Шушы сөйләшүдән соң директор Сәкинәне үз янына чакырып алды. Кабинетта икәүдән-икәү генә калгач: Сәкинә Фатыховна, сез мәктәбебезнең иң белемле, иң дәрәҗәле укытучыларыннан берсе идегез моңа хәтле. Тик соңгы вакыт дәрәҗәгезне төшерә башладыгыз. Сез ялгышасыз. Монда эшлисегез килсә, тиешле нәтиҗә ясагыз, - диде ул гаепле укучы сыман, кызарынып, сүзсез-өнсез басып торган Сәкинәгә.

Кыз, бер тын уйланып торды да, эштән китәргә гариза язып, документларын алып чыгып китте. Камилгә берни әйтмичә, тиз-тиз генә әйберләрен җыештырды да, күзе караган якка чыгып китте. Арыды ул тиңсез мәхәббәттән. Авыл халкының әче теленнән, хурлы карашлардан арыды. Гайбәтләрдән җиләде. Камилне күрми торса, бәлки, онытыр да... Пар түгел ул аңа! Эх, табасы иде картада берәр бәхетле утрау!..

Сәкинәнең юкка чыкканын белгәч тә, Камил сыер савып йөргән әнисе янына атылып барды да, ачынып: “Эх, әни!..”, - дип бер генә сүз әйтте дә, мотоциклына атланып чыгып китте. Шул китүдән әнисе улын күрмәде... Ике ай буена эзләгәч, Камил шәһәргә барып эшкә урнашкан Сәкинәсен тапты. Араларына кысылучы булмаган, күңелләрен гайбәт өтмәгән җирдә тиз кавышты бер-берсенә тартылган ике йөрәк. Камил, заводка эшкә урнашып, башта тулай торакта яшәделәр. Бер кызлары, бер уллары туды. Фатирлы булдылар. “Бер-ике ел яшәрләр дә, кайтыр”, - дигән өмете акланмады Сәйдә карчыкның. Сөеп үстергән улын үзе теләмәгән карт кызга бирәсе килмичә, аны көтә-көтә, дөнья куйды карчык. Әнисен җирләргә кайткан Камил, аның салкын кулларын тотып, күңеленнән генә анасыннан бәхиллек сорады... “Эх, әни! Үзеңне үзең улыңнан, оныкларыңнан мәхрүм иттең...”

Тормыш булгач төрле чаклары булса да, шактый гына сынаулар аша үткән тойгылары ныгый гына бара аларның. Тормыш мәктәбен, тормыш дәресләрен, сабагын үтте укытучы һәм укучы арасында кабынган сөю. Дөнья сынаулары алдында икесе дә тиешле имтихан тота алдылар алар. Йөзен бәхетле җыерчык нурлары бизәгән Сәкинә, яшь чакларын елмаеп искә алганда, чәчләренә кырау йөгергән Камилен һаман “минем яраткан укучым” дип атый... Хатынын бер караштан аңларга өйрәнгән Камилнең исә, аңа “минем алиһәм” дип дәшмәгән көне әздер, мөгаен...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Язучыга рэхмэт зур унышлар укырга бик яратам