Логотип Идель
Иҗат

"ШИГЪРИ СЛЭМ": РИФМАЛЫ СҮЗ КӨРӘШТЕРҮ

Ә син слэмның нәрсә икәнен беләсеңме? Слэм (slam) – инглиз теленнән тәрҗемә иткәндә нинди дә булса чарада этешү, кешеләрнең бер-берсенә бәрелешүе дигәнне аңлата. Ә шигъри слэм? Юк-юк, язучылар союзы бакчасында узган бу чарада беркем дә шигырь укый-укый бәрелешеп йөрмәде. Киресенчә, яшь шагыйрьләрнең бәрелеше аларның шигырьләре арасында булды.

Бәйгедә катнашырга теләүче 22 кеше арасынннан 8 яшь шагыйрь генә батырчылык иткән. Шулар чыгыш ясарга килгән дә иде инде. Иң кызыгы – катнашучыларның барысы да кызлар. Әмма беренче этап ахырында, картлык турында шаян шигырен сөйләп, кызлар арасына "сүз көрәштерергә" Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы Хәнәфи Бәдигый да кереп китте.


Ә бәйгенең кагыйдәләре мондый иде:

1. Һәр шагыйрь бер минут эчендә үз әсәрләрен укый.

2. Һәр артып киткән биш секунд өчен баллары бергә кими.

3. Балларны (бердән бишкә кадәр) шигырь өчен һәм уку остылыгы өчен тамашачыдан сайланган биш кеше бирә. Иң кечесе һәм иң зурысы алып ташлана, калганнары кушыла. Алып баручылар теләге буенча җюри әгъзалары алышына ала.

4. Баллары бер үк булган кешеләр тагын бер турда катнаша, анда бер генә шигырь укыла.

5. Иң күп баллар җыйган 10 кеше икенче турга уза. Ул тур август башында «Печән базарында» узачак.

Жюри булып карарга миңа да татыды, җиңел эшләрдән түгел икән. Ә менә шундый ук вазифа үтәгән Идел Кыямовны иң саран жюри дип атадылар.

Балларны санаган арада Oscar c7c5 төркеменең солисты Оскар Юнысов үзенең яңа җырларын башкарды. Шулай ук тамашачыларга Тәбрис Яруллин, Йолдыз Миңнуллина һәм Рәдиф Кашаповның импровизацион бүләкләре бик ошады. Тәбрис абый уйлап чыгарган прозаик сүзләрнең эчтәлегенә туры китереп Йолдыз апа шигырьләр тудырды, ә Рәдиф абый бу искиткеч күренешне тагы да баетып гитарада уйнады.



“Шигъри слэм”да иң тәҗрибәле катнашучының берсе, Карлыгач псевдонимы астында иҗат итүче Ләйлә Хәбибуллина үзенең нигә карлыгач икәнен һәм слэмга карата мөнәсәбәте белән уртаклашты:

“Бу исем инде мәктәп елларынан бирле минем белән бергә. Дусларым белән бер әсәрне укыгач, алар андагы төп героиняны миңа охшаттылар, ә әсәрдә автор ул кызны гел карлыгач белән чагыштыра иде, шулай мин дә карлыгач булып калдым.

Слэмга килгәндә, мин беренче слэмда ук катнаштым. Быел күпчелек кеше килә алмаган, әмма мин яңа авторлар күрәм, бу бик шатландыра. Мин аларның күпчелеген белмим. Монда танышларым бик күп, ләкин бүген минем өчен яңа авторлар ачылды.

Безгә һәрвакытта милләт турында язарга кирәк дип әйтеп киләләр. Әмма минемчә, гел милләт турында гына язып булмый, беренче чиратта, әлбәттә, шагыйрь үзенең хис-кичерешләре, әрнүләре турында яза, гади итеп әйтә алмаган фикерләрен шигырь аша әйтә. Минемчә, бер теманы гына атап булмый, төрле темага да язарга кирәк”.



Тугыз катнашучының алтысы икенче турга узды. Димәк, “Печән базары”нда узачак икенче турда сез Гүзәл Закирова, Айзәдә Бәйрамова, Карлыгач (Ләйлә Хәбибуллина), Рәзинә Сабирова, Алсу Сәләхова һәм Хәнәфи Бәдигыйның көч сынашканнарын күрә һәм җиңүченең кем икәнен белә алачаксыз!

Айсылу Хафизова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев