Логотип Идель
Иҗат

"ӘПСӘЛӘМОВ УКУЛАРЫ" АКЛЫК-САФЛЫККА ӨНДИ


Ак гөлләрдән җан җылысы алып, йөрәкләргә саласы иде, ак чәчәкләр кебек ап-ак булып саф күңелле каласы иде! (А.Әхмәтгалиева)



17 февраль – Казан шәһәре 179 нчы мәктәпнең тарих битләрендә күңелле бер хатирә булып, аклык-сафлык көне булып истә калды. Әйе, хәтерләсәгез, ул көнне тыныч кына күбәләктәй ак кар явып торды, бар җиһан да сафлыкка төренгән иде. Тик әле моның белән генә чикләнми. 2017 елның 17 февралендә бу мәктәптә Әпсәләмов укулары исемендәге укучыларның шәһәр фәнни-гамәли конференциясе гөрләтеп узды. Ул көнне мәктәптә серле бер бәйрәм, дуслык атмосферасы хөкем сөрде. Чыннан да, бу көнне барыбыз да көттек бит. Ничә айлар дәвамында укучыларыбыз мәш килеп китапханәләрдә утырып, яңа фәнни эзләнүләр алып бардылар. Һәм, ниһаять, аларның зур эшләренә нәтиҗәләр ясалыр көн килеп җитте. Укытучыларыбыз исә, үз эшләренең чын профессионаллары буларак, бу көнне без – катнашучылар өчен озак елларга истә калырлык итеп, бик матур, һәрбер детален уйлап эшләделәр. Бер сүз белән әйткәндә, әлеге зур масштаблы конференция үткәрелешенә зур көч куелганлыгы сизелә иде.


Конференциядә катнашырга теләк белдерүче укучылар саны 250 дән артты. Әлеге эшләрдән иң әйбәтләре сайлап алынып, икенче турга үткәрелде. Шунысы куанычлы: әлеге чарада чыгыш ясарга дип Казан шәһәре укучылары гына түгел, ә барлык республикадан җыелдылар. Мисал өчен, Алабуга, Азнакай, Арча, Зәй, Яр Чаллы, Апас якларыннан яшьтәшләребез фәнни тәҗрибәләре белән уртаклашырга килделәр.


Әпсәләмов укулары исемендәге укучыларның шәһәр фәнни-гамәли конференциясенә эшләр түбәндәге юнәлешләр буенча кабул ителде:


1. Габдрахман Әпсәләмовның иҗади мирасы.

2. Татар әдәбияты мәдәни-тарихи аспектта.

3. Язучыларыбыз, рәссамнарыбыз, композиторларыбыз иҗатында сугыш темасы.

4. Яшь эзләнүче.

5. Туган як тарихы.

6. Әдәбиятта Казан медицина мәктәбе.

Барлык эшләр дә бик кызыклы, фәнни яктан тирәнтен ачылган, методологик яктан дөрес нигезләнгән иде.


Иң мөһиме, 179 нчы мәктәпнең диварларыннан ул көнне аклык-сафлык бәрелеп торды. Бар нәрсә дә Г.Әпсәләмовны һәм аның йөрәкләрдә мәңге җуелмас әдәби мирасын хәтерләтте. Укучылар легендар язучыбыз Г.Әпсәләмовның әсәрләрен әле дә яратып укуларын, аның геройларына сокланып, хәтта аларга тиңләшүләрен белдерделәр. Аның иҗатының гына түгел, чор әдәбиятының да гәүһәр ташы булган “Ак чәчәкләр” романы укучыларның да күңел кылларын тибрәтми калмаган икән. Укучылар әлеге романны бик яратып укыганнар, фильмын караганнар, Гөлшаһидә, Мансур, Әбүзәр Гиреевич кебек ак, саф күңелле кешеләргә карата чиксез хөрмәтләрен, соклану хисләрен яшермәделәр.


Бу көнне мәктәпкә килгән кунаклар кызыклы чыгышлар гына ясап калмыйча, рәхәтләнеп ял да итеп, вакытны файдалы үткәреп киттеләр. Экскурсоводлар катнашучыларны Г.Әпсәләмовның мәктәп музеенда легендар шәхесебезнең тормыш юлы, иҗаты белән тагын да якыннанрак таныштырдылар. Әпсәләмовның шәхси әйберләрен, аңа багышланган стендларны күргәч балаларның күзләре нур белән тулды, истәлеккә фотосурәтләр булдырылды.


Укытучылар өчен дә әлеге көн бик нәтиҗәле үткәндер дип ышанасы килә. Алар өчен түгәрәк өстәл эшләде, төрле мәктәпләрдән килгән укытучылар үзләренең шәхси тәҗрибәләре белән уртаклаштылар. Мөгаллимнәребез дәүләт имтиханнары, әдәбият дәреслекләре, укытуда булган яңа технологияләр, дәресләрдә шәхес тәрбияләү, мәктәпләрдә музей, буктрейлерлар ясау кебек бик актуаль проблемаларга тукталып үттеләр.


179 нчы мәктәп укучыларының әлеге тантаналы, мөһим чарага ныклы әзерлекләре концерт номерларыннан да сизелеп торды. Сәхнәдән матур җырлар, татар халык көйләре, тере оркестр тавышы ишетелеп торды. Әпсәләмов әсәрләреннән моңлы, күңелгә ятышлы фрагментлар, гармун тавышлары, спектакльдән үзәкләрне өздергеч моментлар, искиткеч биюләр – болар барысы да катнашучылар күңелен әле бик озак яңа үрләргә канатландырып торыр дип ышанабыз.


Укучыларның эшләрен югары бәяләгән жюри әгъзаларына да рәхмәтебез зур. Алар безгә кызганмыйча киңәшләрен бирделәр, фән юлыннан, әдәби эзләнүләрдән тайпылмаска өндәделәр, безнең дөрес юлда икәнлегебезгә сөенделәр. Барлык катнашучыларга да лауреат исеме бирелде, ә инде иң яхшы дип табылган эшләр I, II, III дәрәҗәле дипломнарга лаек булдылар. Укучыларның да, алар өчен җан атып утырган укытучыларның да күңелләрендә чиксез шатлык, горурлык хисләре балкый иде.


Әлеге чара ярдәмендә бик күп яңа дуслар барлыкка килде. Безнең хәзер Республикабызның төрле төбәкләрендә сибелеп яшәүче дусларыбыз бар. Без алар белән һәрчак аралашып торачакбыз, мәктәпләребездә буласы төрле чараларга да дусларыбызны чакырачакбыз. Ә бу инде төрле диплом дәрәҗәләрдән дә кыйбатрак һәм рәхәтрәк.


Шулай итеп 2017 елның 17 феврале күпләр күңелендә әле җылы хатирә булып озак сакланыр. Иң мөһиме, яраткан язучыбыз Г.Әпсәләмовның рухына дога булып барып ирешсен иде!


Мондый чаралар, конференцияләр - бик кирәкле, нәтиҗәле, зур, җаваплы эш. Әпсәләмов укулары исемендәге укучыларның шәһәр фәнни-гамәли конференциясенең киләчәге якты, өметле булыр дигән теләктә калабыз. Барыгызны да мәктәбебездә кунакка көтеп калабыз!


Казан шәһәре 179 нчы мәктәпнең 10 нчы В сыйныфы укучылары
Закирова Зөһрә, Яруллина Рузилә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев