Логотип Идель
Иҗат

КИСЕЛГӘН ЮЛ

 

Пермь ягының таулы-үзәнле, йомшак бәс бизәгән купшы нарат урманлы, әкияттәгедәй гүзәл табигатен соклана-соклана машина тәрәзәсеннән күзәтеп бара торгач, Инзилә, башын кыек салындырып, изрәп киткәнен сизми дә калды. Йокысы да тирән түгел түгеллеген, черем итү генә. Ярым йокымсырап барган зиһене кышкы юлда машинаны җай гына алып барган абыйсы Фәритнең һәр хәрәкәтен тоемлап-сиземләп бара. Аңының йокыга талган бер өлеше, талгын бер дулкынга салып, хатынны икенче чынбарлыкка күчерә. Инзилә җәйге кояш нурларына күмелгән яшел болында җиләк җыя. Уң кулы белән өзә, ә сул кулына тәлкәшле җиләк бәйләме инде сыймый да башлый. Инзилә тәлкәшләрне сыйдырыр өчен бармакларын торган саен ныграк аера. Ул белә – бу тәлкәшле хуш исле җиләкне ул әнкәенә алып кайтачак. Уртасына зәңгәр кыңгыраулар да куячак... Бер үк мизгелдә юлда икәнлеген аңлап-тоеп барган, икенче халәте яшел болынга күчкән, аңы-зиһене “икегә аерылган” Инзилә, абыйсының кинәт кенә машина тормозына басуына сискәнеп, тартылып куйды, өркеп уянып китте дә бер тын ни булганын аңламый торды. Алдагы зур йөк машинасы белән кыска гына арага көтмәгәндә читтән куып барган җиңел машина кереп кысылган иде. Ерак юлларга еш йөргән тәҗрибәле Фәрит тормозга басып өлгермәсә, ул машинага арттан килеп бәрелү куркынычы янады. Боз сарган тигезле-тигезсез юлда кинәт тормозга басудан аларның машинасы чалулап китте. Артын-алдын уйната-уйната барган тимер атны Фәрит көчкә-көчкә генә буйсындыра, тигезли алды. Юлда йөргәндә үзен ничек кенә тыныч тотарга тырышса да, Фәрит көтмәгәндә башкалар белән хисаплашмыйча, читтән килеп кысылып куркыныч тудырган машина кешесенең башбаштаклыгына ишетелер-ишетелмәс кенә тозлы-борычлы сүгенеп куйды. Инзилә, кычкырып җибәрмәс өчен авызын учы белән каплады да, күзләрен зур ачып тынып калды. Ничәмә еллар буена бергә кайтып-килеп йөри торгач, туганының юл тәҗрибәсенә ышанса да, бу юлы ул да шөрләп куйды. Машина тигезләнеп җай гына бара башлагач, ул җиңел сулады һәм рәхмәт йөзеннән абыйсына хөрмәтле караш ташлады. Абыкай, ярый әле йөри беләсең, янәсе. Ярый әле үзеңне генә түгел, башкаларны да күрә беләсең. Алдыңа-артына, читкә күз саласың. Бүтән машиналарның ни кылганын алдан ук аңлыйсың, чамалыйсың, кисәтәсең. Кышкы юл җәйге юл белән чагыштырмалы түгел. Кышкы юл күпкә катлаулы, күпкә мәкерле. Кар астында сузылып яткан еландай боз катламы күренми. Кар астында тәгәрмәчеңне суырып алып калырдай тирән чокыр-чакыр күренми. Саклык! Тагын бер кат саклык! Аларга алты йөз чакрымнан артык араны үтеп, ничек тә кайтып җитәргә кирәк. Алда, еракта тәрәзә яныннан китмичә, көнен-сәгатен санап, догаларын укый-укый, ана кеше сөекле балаларын зарыгып көтә. Хәер, Инзилә әнисе Мәшүдә карчыкны алдан борчымас өчен кайсы көнне кайтып төшәсен төгәл генә әйтми. Кайтуларына бер-ике көн кала, шушы арада юлга чыгарбыз, бәлки, дип икеле генә хәбәр итүне тынычрак күрә. Болай иткәндә, балаларым ничек кайтырлар икән, кайдалар икән, дип әни кеше минут саен борчылмый кебек. Әйе, әниләре олы яшьтә, хәзер бер күрешү – үзе бер гомер. Тик ничә кайтсалар да, аналары янында балалары вакытлы кунак кына шул. Өч-дүрт көн кунып, хәл-әхвәлен белгәннән соң, туганнар белән очрашып күрешкәннән соң кире китәргә, тагын тормыш мәшәкатьләренә баштанаяк чумарга кирәк. Дөнья көтәбез, ләкин көтүчеләре без түгел шул. Шулай да, туган ояга җыелышып күрешә алу бәхет түгелме соң? Яши-яши, үрчи-үрчи биш туганнан инде егерме биш туган булды. Нәсел арта бара, тамырлар тирәнәя бара. Тормыш алга бара.

Инзилә, үзалдына уйлана-уйлана, тәрәзәдән күзен алмады. Фәкыйрьлеге күзгә бәрелеп, күңелдә кызганыч тойгысы уяткан урыс авыллары аша үттеләр. Терәү салмасаң аварга торган, кыйшаеп беткән күп кенә йортлар. Утынга кисеп ягарлыгы да калмаган черек ихаталар, коймалар. Ялкаулыкмы бу ярлылыкның сәбәбе, битарафлыкмы, башка нәрсәме, аңламассың. Инзилә, күңелендә бераз горурланып, татар авылларын күз алдына китерде. Ачык буяуларга буялган, балкып торган, тәрәз төпләрендә аллы-гөлле чәчәк үскән, берсеннән-берсе матур, тәрбияле йортлар. Көлеп торган нык ихаталар. Татарның юньле дигәне хәллесе дә, хәлсезе дә иң башлап йортын карый. Йорт ул − синең йөзең, синең битең, синең авторитетың. Халык алдында синең көзгең. Һәр халыкның гасырлардан килгән үз яшәү рәвеше, үз менталитеты бар шул, ни дисәң дә. Кызганычка, соңгы елларда ике халык арасындагы бу аерма бигрәк тә ныграк күзгә ташлана. Бер авылны үткәндә аларның юлын кара мәче кисеп үтте. Хорафатка ышанмаган Инзилә моңа игътибар итмәсә дә, Фәриткә бу ошамады. Әллә туктап алыргамы, дип икеләнсә дә, Инзилә абыйсыннан көлде: “Хан заманындагы хорафатка ышанып утырма инде, мин сиңәйтим...”

Барасы юл шактый гына ерак. Читкә борылып, бер тын туктап, ашап-эчеп, оеган кул-аякларын язгалап, сикергәләп алдылар. Машина эчендә салкын булмаса да, кайнар чәйдән эчкә җылы йөгергәч күңеллерәк булып китте. Рульдә барганда абыйсының игътибарын читкә юнәлтмәс өчен Инзилә артык күп тәтелдәми. Туктаган арада бераз күңелле генә сөйләшеп-көлешеп алдылар. Юл авыр булса да, туган авылга, газиз әнкәйләре янына кайтып килү күңелгә күтәренкелек, бәйрәм төсе бирә. Кышкы көн кыска. Шуңа күрә озак тоткарланмыйча, тагын кузгалдылар.

Кышкы көннең иң көйсез, иләс-миләс чагы. Декабрь уртасы булуына карамастан, кыш һаман үз хокугын яулый алмый, көз белән көрәшә. Бер җылыта, бер суыта. Юллар бер эри, бер туңа. Каршы искән җил җепшек карны тәрәзәгә китереп сылый тора. Машинаның “дворнигы”, бахыркай, кар ябышкан пыяланы чистартып өлгерә дә алмый. Инзилә, түземсезләнеп, каршы йөгергән юл баганаларындагы чакрымнарны саный.

Кинәт кенә тун кесәсендәге кәрәзле телефоны шалтырагач, Инзилә аны тиз генә кулына ала алмый азапланды. Аны алыр өчен күкрәге аша үткәргән ремень бавын беразга бушатып, ычкындырып торырга туры килде. Абыйсының кисәтүле карашын тоеп, Инзилә бауны тиз генә эләктерде дә, телефонга басты. Казанда яшәп ятучы балачак дусты Нәзифә икән. Бергә уйнап үскән авылларына кайтып баруларын ишеткәч, ахирәте туган якларга сагынычлы сәламнәрен юллады. Әнисе Галия карчык олыгайгач, Нәзифә аны үз янына алды. Авылга кайтыр кешеләре калмады. Шулай да авыл авыл инде. Сагындыра авыл дигәнең. Оясыз сандугач сайрамый, димәсләр иде. Нәзифә ахирәтенә Галия карчыкның аларны төштә күрүен әйтте дә, сак булырга кушып, әнисенең изге юл догасын җиткерде. Ерактагы дусты белән сөйләшеп, аның тавышын ишеткәч, Инзиләнең күңелен җылы тойгылар биләде. Ике якын ахирәтнең өч-дүрт яшьтән башланган дуслыгын озын-озак еллар сынады. Кайда гына яшәсәләр дә алар хәбәрләшеп, аралашып яшәделәр. Бер-берсеннән берни яшермәделәр. Бер-берсе өчен сер сандыгы була белделәр. Гомер дәвамында тормыш яңадан яңа дуслар-танышлар белән очраштыра, таныштыра. Тик балачактан килгән дуслык аеруча кадерле, аеруча газиз шул. Чөнки алар ялан тәпиләре белән бер эзгә басып үскәннәр. Ике җиләкнең берсен бер-берсенә каптырып үскәннәр. Алар икесенә бер курчак белән уйнап үскән кызлар. Балачак дустың ул – синең гомереңнең бер өлеше. Инзилә, юлдан күзен алмый гына, үзалдына елмаеп, татлы хәтирәләргә бирелде. Балачак истәлекләре иң татлы хәтирәләрнең берсе шул.

Кышкы көннең әлеге көйсез чагын аеруча ярата иде Инзилә. Мондый көндә алар Нәзифә белән куыша-көлешә кар йомарлап бәрешәләр. Җепшек карны тәгәрәтеп, зур-зур шарлар әвәлиләр дә, урам якка Кар бабай ясап куялар. Кар бабай, башындагы тишек чиләктән дә оялмыйча, чыбыклардан тезелгән “сирәк тешләре” белән кәнагать “елмая”, кызыл кишерле борынын очлайта һәм кап-кара күмерле күзләрен кызларга “төби”. Янында чыр-чу килгән кызларны күзәтүе аңа да күңелле, ахрысы... Онытылып уйнаган кызын югалтып, Мәшүдә урамга чыга һәм кулын изи: “Инзилә балам, өшегәнсеңдер. Кайт инде. Ашарга да пеште". Ә кызчыкның уеннан һич тә аерыласы килми. Ул, ахирәтенә карап, әнисенә ялына: “Әнкәй, бераз гына уйныйм инде?” Шулай да, аның орышуыннан куркып, карышмый, Нәзифәгә кул болгый да, карга баткан өс-башын кага-кага әнисе артыннан иярә. Уйный-уйный ачыккан кызый, әнисе артыннан йөгерә-атлый сорый: “Әнкәй, ни пешердең ашарга?” Мәшүдә, кызын җиңелчә шелтәләп, аның өстен кага-кага елмая: “Лычма су булгансың бит. Аякларың туңгандыр. Син яратканча каз мае белән майлап коймак пешердем...”

Машинаның тигез генә гөрелдәвенә изрәп, балачакның җылы истәлекләренә бирелеп барган Инзиләнең иреннәренә сизелер-сизелмәс кенә елмаю кунды. Тиздән, бик тиздән ул газиз кешесен кочагына алачак. Ә туксанны куган карчык инде үзе сабый бала кебек. Нәкъ алты-җиде яшьлек бала сыман кечкенә генә, ябык, җиңел гәүдәле. Садә күңеле нәкъ шулай ук юктан да үпкәләргә тора. Балалары өчен бер сәбәпсез үлеп кайгырырга тора. Инзилә алда көткән кадерле очрашуны күз алдына китереп ләззәтләнә: “Әнкәй, без кайттык. Исән-саумы, әнкәем?” Хәбәрсез кайткан балаларын күреп, Мәшүдә карчыкның йөзенә гаҗәпсенү катыш бәхет нуры сибелә: "И балакайларым, кайттыгызмы? Ә мин кайчан кайтырыгызны да белми ятам... Аш-чәем дә әзер түгел...” Инзилә күрешергә дип әнисенә кулларын суза: “Кайттык, әнкәй...” Тик шул минутта әнисе белән аларның арасына кайдандыр каршыдан җиңел машина очып чыга. Инзилә күз ачып йомарлык арада бары тик каршыга очып килгән аксыл-күксел төсле машинаның бер-яктан икенче якка чалулап киткәнен генә исли ала һәм куркудан чытырдатып күзләрен йома. Күзләреңне йомган килеш бәрелүне көтүнең нинди куркыныч халәт икәнлеген Инзилә моңа хәтле белми иде әле. Моңа хәтле язмышы аны мондый бәлаләрдән саклый килде. Күзләрен йомган шушы кыска гына ара аңа искиткеч озак, шундый озын күренде. Аңлатып булмаган рәвештә кеше вакыт кысаларын суза ала диләр. Шулай булмаса, күз ачып йомган ара шулай озак күренмәс иде. Бәлки, кинәт туган һәлакәтне чигерер өчен, булдырмас өчен вакыт шулай сузыладыр. Тик, вакытны артка “чорнап”, нидер үзгәртергә гади кешенең кулыннан килми шул. Ни Инзилә, ни рульне тоткан тәҗрибәле Фәрит берни дә эшли алмады. Бозлы колеядан атылып чыгып каршыга очып килүче машина, юлның Фәрит барган ягына чыгып, маңгайга маңгай аларга килеп бәрелде. Нидер дөбердәде, нидер шак-шок шатырдады, нидер сынды, нидер өзелде, җимерелде, ватылды... Дөбер-шатыр килгән тавышлар кинәт кенә тынды. Моңарчы аларны саклап, яклап килгән машина гына уфылдап соңгы сулышын алды. Инзиләнең күкрәген кинәт кенә утлы кыршау кысып алды. Ул ялкынлы кыршау хатынга бер тын да сулыш алырга ирек бирмәде. Хатын күпме көчәнсә дә, күкрәкне күзгә күренмәгән ниндидер елан буып алган һәм һич тә җибәрергә теләми иде. Инзилә күзләрен ачты. Керфек кыймылдатуның да бу хәтле авырта алуын ул моңа хәтле белми иде әле. Тын ала алмыйча буыла башлаган хатын авыртудан ыңгырашты. Шунда гына ул беренче сулышын алды. Тик бу элекке кебек күкрәк киереп сулау түгел, ә бары тик өстән-өстән генә алган беренче сулыш иде. Хатынга һава җитмәде. Күкрәген буган авыртуданмы, башына кинәт бәргән кысуданмы, үләсе килмичәме, хатын кыргый тавыш белән акыра башлады. Башында бу минутта бер уй да юк иде кебек. Булгандыр, кеше заты бер мизгел дә уйсыз тормый. Тик алар бу минутта зиһен өчен танырлык түгел, рәтсез иделәр. Кычкырган саен авызына аз булса да һава эләкте. Ни кычкырганын Инзилә бераздан гына ишетте: “Әнкәәәәй... әәә... әнкәй... әәә әнкәй...” Шундый назлы, мәхәббәтле “әнкәй” сүзен дә шулай кыргый тавыш белән кычкырып була икән: “Әнкәй... әнкәй...әнкәй...” Кычкырган саен авызына бераз һава эләкте. “Әнкәй” сүзе белән бергә аның күкрәгенә һава керде.

Бу һәлакәтне күреп, үтеп баручы машиналарның нигәдер тукталуын Инзилә күрде дә күрмәде дә. Аның аңы юк белән бар арасында иде. Ул һаман акырды да акырды. Ул шулай сулыш алды. “Әнкәй” сүзе аша әз-әзләп булса да сулыш алды. Янында кемдер ыңгырашкач кына ул абыйсы Фәритне исенә төшерде. Борылып карарга теләсә дә, ни муены, ни башы аны тыңламады. Шулай да күз кырые белән генә абыйсының ыңгыраша-ыңгыраша кыймылдаганын күрде. Исән абыйсы. Димәк, исән... Юлда туктаган кешеләргә пыяласыз тәрәзә аша Инзилә күпме тилмереп караса да, аларның янына атлыгып килүче булмады. Мондый минутта нинди кыю ир-егетләр дә югалып кала, булса кирәк. Фәрит ыңгыраша-ыңгыраша ишекне этте. Тик кысылган ишекнең ватылган йозагы ачылмады. Фәрит ухылдый-ухылдый ватык тәрәзә аша чыга алды һәм машинадан бер читкә егылды. Шунда гына ул читтә телефоннарын тотып йөгерешкән егетләрне ярдәмгә чакырды: “Сеңлемә чыгарга ярдәм итегез, зинһар...” Кемдер килеп Инзилә ягыннан ишекне ачты. Чыгарга булышучы булмады. Инзилә аякларын кыймылдатты. Алар, бәрелсә дә, тыңлыйлар иде. Инзилә, ишеккә таянып, көч-хәл белән күтәрелде дә тездән бата-бата, шуышып диярлек юл читендәге карга чыгып утырды. Сулыш алуы әйтеп бетергесез кыен иде. Күкрәкне нидер кыса, һава алырга ирек бирми. Әйтерсең дә, кемдер аңа һаваны да үлчәп кенә бирә. Һәр хәрәкәт, һәр кузгалу коточкыч әрнү белән бирелә. Инзилә, кычкырудан туктап, ыңгырашуга күчте. Шунда гына ул ни булганын аңлый башлады. Тирә-якта ниндидер кешеләр йөгерешә. Кемдер каядыр шалтырата. Аларга бәрелгән машинадан ике егетне тартып чыгардылар. Тик өченчесенә генә, руль артында башын салындырып утырганына, тиюче булмады. Кемдер аңа якын килеп карады да, беткән бу, дип куйды. Беткән бу? Димәк, үлгән?! Ә абыйсы? Инзилә абыйсын югалтты. Кая аның абыйсы?! Исәнме? Ул чак-чак аякларына басты да, исерек кешедәй чайкала-чайкала, машинаның теге ягына чыкты. Юл читендәге карда тезен учлары белән тотып абыйсы утыра иде. Инзилә бары тик ике сүз әйтә алды: “Абыкаем, исәнсең...” Изелгән, карарлыгы калмаган машинасына терәлеп диярлек утырган Фәритне күреп, Инзилә аны читкә сөйрәргә маташты: “Абыкаем, әйдә читкәрәк... Йә машина шартлар...” Фәрит кузгала алмады. Шулай да сеңлесен тынычландыруны кирәк санады: “Шартламас...” Фәрит үз хәле хәл димәде, сеңлесенең хәлен сорашты: “Кай җиреңне бәрдең, апаем?” Инзилә күкрәгенә төртеп күрсәтергә теләсә дә, кулларын күтәрә алмады, бары тик ымлады гына. Кемдер, машинадан суырып алып, аларның астына кресло китереп салды. Кемдер чакырган буенча ашыгыч ярдәм машинасы шомлы авазын кабызып килеп туктады. ГАИ машинасы килеп җитте. Инзилә белән Фәриттән нидер сорадылар. Алар нидер җавап бирделәр. Нидер карадылар, нидер үлчәделәр. Ниндидер уколлар куйдылар. Инзилә боларның барысына да ниндидер күзгә күренмәгән томан аша карады. Ул бу минутта бар дөньядан ваз кичкән, бар нәрсәгә битараф иде. Аңа барыбер иде. Фәритне каталкага салып, Инзиләне чак күтәреп утыртып, ашыгыч ярдәм машинасында аларны хастаханәгә алып киттеләр. Кычкырмаска тырышып тешләрен кысып барса да, Инзилә һәр чокыр-чакырда күкрәгендә кузгалган хәнҗәр чәнчүеннән юл буена акырып барды. 

Хастаханәгә килеп җитү белән табиблар, шәфкать туташлары, тиешле анализларын алып, рентгенга төшергәннән соң Фәритне операциягә әзерли башладылар. Аның сул аягының тез капкачы чарпакланып сынган иде. Калган сөякләрен җыештырып, Кишнер энәсе үткәреп, тәҗрибәле табиб авыруның аягын яңадан җыйды. Аңардан тыш алтмыш яшьлек ирнең кабыргалары, башы, танавы, ияге бәрелгән иде. Аны үлемнән куркынычсызлык мендәре саклап калган иде.Ә каталкада утырган Инзилә бу минутта аңын югалтырга өметләнде. Нигәдер ул аңын югалтмады. Бераз гына онытылып торса да җиңелрәк булыр иде, бәлки. Рентген хатынның күкрәк сөяге сынганын күрсәтте. Ике яктан да сулкылдап авырткан кабыргалары, ике күкрәге, тезе, аяклары бәрелгәнен сиздерде. Алар зәп-зәңгәр булып икенче көнне генә шешеп чктылар. Гәүдәсе буенча машинаның ремень бавы үткән һәр җир кызарып-зәңгәрләнеп чыкты. Аның бөтен тәненә кан сауды. Машиналар бәрелгәндә Инзиләнең бауга тартылуы шул хәтле көчле булды ки, аның күкрәк сөяге бау тартылудан сынды. Бау тартылудан сөяк хәтле сөяк сынды. Һәр сулыш өчен көрәш башланды. Һәр сулыш, һәрбер тын алу түзеп булмаслык әрнү, авырту аша бирелә. Инзиләне караватның бер очын күтәртеп, ярым утыртып, ярым яткызып куйдылар. Ул еш-еш, җиңелчә, өстән-өстән генә тын алырга өйрәнде. Болай иткәндә күкрәк ул хәтле авыртмый, түзәрлек иде. Чалкан ятып арыган, гәүдәсе оеган Инзилә бер минутка гына булса да, үзе яратканча уң ягына ятып алырга хыялланды. Урыныннан торырга кушмасалар да, ул карават башына җеп бәйләп, тотына-тотына, кычкыра-ыңгыраша торып, үз йомышына үзе йөрде. Аксый-аксый атлап, дивар аша гына яткан абыйсының хәлен кереп белде. Аңа ашарга китерде. Фәритнең сынган аягын гипска салганнар иде инде.

Беренче көн бик озак үтте. Инзилә минутларны, сәгатьләрне санады. Кыйнап ташлагандай бар тән сулкылдап сызлый. Күкрәгенә казалган хәнҗәр тын алырга ирек бирми. Һәр кузгалу, һәр хәрәкәт авыр. Инзиләнең бер як күкрәге зәп-зәңгәр булып шешеп чыкты. Температурасы күтәрелде. Күкрәген ярдырырга Инзилә ризалашмады. Бөтенләй аяктан язарга курыкты. Туктаусыз ниндидер дарулар, уколлар бирделәр.

Ярым йокылы, ярым уяу чиксез озын төннәр башланды. Беразга гына оеп китсә дә, Инзилә саташа-саташа кычкырып уянды. Һәр төнне диярлек ул бер үк төшне күрде: әнкәсе белән күрешергә кулын сузганда гына аларны аксыл-күксел җиңел машина бәрдереп үтә... Шыбыр тиргә баткан Инзилә, әнкәй, әнкәй, дип кычкыра-кычкыра уянып китә...

Болай гына авыртуы җитмәде, Инзилә хастаханәдә томау чире эләктерде. Һәр төчкерү, йөткерү аның өчен зур газапка әверелде. Һәр төчкергән саен күкрәк сөяге ярылырдай булып әрнеде.

Хастаханәгә эләгүнең беренче көнендә үк нидер сизенгән кебек аларның икесенә дә әниләре Мәшүдә карчык шалтыратты. Инзилә олыгайган әнисенә дөреслекне ачуны кирәк санамады. Күтәрә алмавы бар. Сакларга кирәк әнкәйне. Ничек булса да сакларга кирәк. Инзилә әнисенә, абыйны эшеннән җибәрмәделәр, шуңа кайта алмадык, дип ялганлады. Кызының телефоннан чак-чак сөйләшкән тавышын ишетеп, Мәшүдә карчык борчуга төште, ышанасы килмәде. Инзилә тагын алдашты, йокыдан яңа уяндым, янәсе. Шуңа тавышым шундый тын. Барысы да яхшы, борчылма, әнкәй, зинһар. Ничек ышанырга белмәгән әнисенә Фәрит шул ук сүзләрне ныклырак тавыш белән кабатлагач кына әни кеше бераз тынычланды кебек.

Инзилә төннәр буена уйланып чыкты. Ни өчен җибәрде аңа язмышы бу сынауны? Белеп-белмәс кылган ялгышлары, гөнаһлары өчен җәзамы бу? Кисәтүме? Нигә бу хәлгә төшерде? Уйлансын, нидер аңласын, төшенсен өченме? Ничек җавап табарга бу мең сорауга? Терелә алырмы? Терелсә ничек яшәргә? Нәрсәне үзгәртергә? Кайда ялгышты ул болай? Сау-сәламәт чакларында тормышыннан риза булмаган минутлары булмады түгел. Шундый шул кешенең табигате – аңа һаман да нидер җитеп бетми. Әлеге хәленнән чыгып караганда, Инзиләгә үткән тормышы бәхетле күренде. Тик юкка-барга борчылып, үз тынычлыгын алып, ул тигез, талгын аккан тормышының кадерен белмәгән, бәяли алмаган. Тазалык – иң зур байлык, димәсләр иде. Бәлки, бу вакыйгалар аңа чагыштырыр өчен бирелгәндер, кем белә... Аннары, иң мөһиме – юл фаҗигасында кеше үлде. Егерме бер яшьлек егет үлде. Унҗиде көн элек кенә алган машинасында бозлы юлга чыгып, яши дә башламаган яшь удмурт малае вафат булды. Бу фаҗигада Фәрит белән Инзиләнең бер гаебен дә тапмадылар. Киресенчә, тайгалак юлда машинасын тота алмаган егет үзе гаепле иде. Шулай да, Инзилә дә бу һәлакәттә катнашты. Син чынлыкта гаеплеме-түгелме − бердәнбер улларын югалткан ата-анага барыбер. Чөнки ул син утырган машинага килеп бәрелгән. Аның вакытсыз үлемендә бер гаебең булмаса да, йөрәк түрендә алар сине гаепле тоялар. Чөнки син исән калгансың, ә аларның газиз баласы юк. Чөнки син күпләр күралмаган “иномаркада” баргансың, ә ул малай һәлакәттән бер яктан да саклый алмаган “Җигули” тартмасында. Абыеңның алтмыш яшькә якынлашкач кына, ничәмә еллар буена акча җыеп кына сатып алуы да алар өчен барыбер. Син алар өчен барыбер начар, чөнки син “иномаркада”. Чөнки син исән калгансың... Инзилә төннәр буена Ходайга ялварды. Сакла, ходаем, ата-ананың хаксыз рәнҗешеннән, күз яшеннән сакла. Алда аларга җиңеллек бир. Салма аларга башкача мондый бәла-каза. Йолып кал бәлаләрдән мине дә, туганнарымны да. Юлларда йөргәннәргә имнлек-исәнлек бир, Ходаем?

Төптәнрәк уйлап карасаң, карлы, чистартылмаган, бозлавыклы, күптән ремонт күрмәгән юлда машинасын тотып кала алмаган егет тә гаепле түгел. Кышның мондый иләс-миләс чагында юл чистартучылар көне-төне тазартырга тиеш тә бит. Кая соң алар? Анда бер, монда бер, сирәк кенә күренә шул алар, кызганычка. Кышларын кеше гомерен бозлы юллар киссә, җәйләрен бетмәс-төкәнмәс чокыр-чакыр һәлакәт тудыра. Юлларда йөргән өчен һәр машина хуҗасы налог түли. Юлларны төзәтергә дәүләт миллиардлаган акча бүлеп бирә. Тик ул акчаның тамчысы гына тама шул юлларга. Ләйсән яңгыр кебек тамчысы гына төшә. Юл түрәләренең бай-бай йортлары кеше сөягеннән төзелә сыман. Юл начарлыгы сәбәпле туган фаҗига өчен судлашып җиңеп чыгучы кеше бик сирәк. Чөнки кеше гомере берни тормый. Һәр елны Рәсәй юлларында утыз меңнән артык кеше вафат була. Башка яктан артта калса да, Рәсәй юл фаҗигалары саны буенча дөньяда беренче урыннны тота диярлек. Моның сәбәпләре бер генә түгел. Юлларның начарлыгын кем генә белми икән? Яхшы юллар да төзелә кебек. Тик алар түләүлегә әйләнә. Димәк, яхшы, тигез юлларда йөреп исән калыйм дисәң, икеләтә, өчләтә түлә: юл налогын да, юл хакын да. Һәр көн саен арта барган бензин хакы турында сөйлисе бармы икән? Фаҗигага китергән сәбәпләрнең икенчесе – машина йөртүчеләр юл кагыйдәләрен бозып, башкаларның гомере белән санлашмый. Әдәп базарда сатылмый шул. “Текәрәк” машинага утырган саен, кеше ныграк ашыга. Акыл булмаса, алтын ни эшкә? Текәрәк машинада утыручы – хан, патша. Тик ул “патшаның” да гомер җебе шундый ук нәзек. Үзең кабалансаң, атың да абына, дигәннәр борынгылар. Юлларда сак, әкрен йөрүне кемдер куркаклык саный. Башбаштак “батырлар” күбәя. Илдә төзелгән “Жигули”, “Лада”ларның куркынычсызлык ягыннан ышанычлы булмавы беркем өчен дә сер түгел. Машина хәтле машинага хәмер капкан килеш утыручы хайваннар да күп.

Әйе, юллар безне кавыштыра, очраштыра. Ерак араларны якынайта. Тик хәефсезлек белән исәпләшмәгәндә юллар кеше гомерен дә кисәләр. Юл газабы – гүр газабы. Өеннән бер сәгатькә генә чыгып киткән кеше кире әйләнеп кайта алуын беркайчан да төгәл белми.

Үз башыңнан үтмәсә бу хакта һәркем сирәк уйлана. Егерме ел буена Инзилә дә моңа хәтле үз машинасында тыныч кына, ваемсыз гына йөрде кебек. Мөмкин хәтле сак йөрергә тырышса да, аның да җәйге юлларда җилдәй җилеп, канында адреналин тойган чаклары булмады түгел. Аварияләрне күрмәде түгел, күрде. Тик бу хәл бервакытта да үзенә кагылмас сыман тоелды. Беренче тапкыр Инзилә үлемне якыннан күрде. Күз ачып йомган арада кеше юк булды. Кеше нинди генә көчле күренмәсен, нинди генә бөек төзелешләр төземәсен, нинди зур җиһан яуламасын, ә үлем каршысында ул көчсез. Гомер җебе кылдай нәзек. Бу юлы үлем Инзилә өстенә карап торды да, тырнакларыннан җибәрде. Нигәдер Ходай аны алып калды. Кем саклаганы, кем яклаганы Инзиләгә күптән сер түгел. Әлбәттә, балаларын әнкәй догасы саклап йөртә.

Бер көнне Инзиләгә тагын дусты Нәзифә шалтыратты. Ахирәтенең имгәнеп хастаханәдә ятканын белгәч, ачылды: “Теге вакытны әнкәй сезне төштә күрде, сак булыгыз, дип кисәтергә тырышкан идем дә бит. Куркыныч, шомлы, нигә юрарга белмәслек, сәер төш. Әниегез кайсыдыр баласын кинәт кенә тәрәзәдән алып ыргыткач, минем әнкәй чак тотып калган...” Менә сиңа төш! Догалары белән әнкәйләрнең балаларын бәладән коткарып калуы шул түгелме соң?!

Абыйсы Фәрит белән алар бу аянычлы вакыйга турында күп сөйләштеләр. Фәрит Инзилә күрмәгәнне дә күргән булып чыкты. Алар бәрелешкән җирдә бәхеткә каршы юл баганасы, агач-мазар очрамады. Юл читеннән сузылган тимер киртәне алар берничә метрга гына узган булып чыкты. Әлбәттә бер яктан машина бәрелеп, икенче яктан тимер киртәгә сылансалар, исән калулары икеле булыр иде. Инзилә абыйсының сабырлыгына гаҗәпләнде. Ике ел да йөрмәгән, төзәтерлеге калмаган машинасын югалткан ир акыллы сүзләр әйтте: “Баш исән булса, тимер табыла ул, сеңлем...”

Ерак араларны якын итеп, алар янына туганнары туктаусыз агылды. Бер туган, ике туган, өч туганнры... Аларның ирләре, хатыннары, балалары... Һәркем өеп-өеп күчтәнәч, җиләк-җимеш, яшелчә, өйдә әзерләнгән ашамлык, дару китерүне үзенең бурычы санады. Күңелләргә үтәрлек юатырлык сүзләр әйттеләр. Инзилә белән Фәритнең исән калуына сөенделәр. Икенче көнне үк хастаханәгә бер нәрсәсез килеп кергән Инзилә белән Фәритне туганнары баштан-аяк киендерделәр – чүәге, халаты дисеңме, эчке күлмәге, алмаш киеме дисеңме... Тастымал, табак-савыт турында сөйлисе дә юк. Килә алмаганнары телефоннан хәлләрен сорашты. Менә кайда беленә туганлыкның көче! Уртак бәйрәмнәр генә түгел, авырлык та туганнарны берләштерә, кемнең кем икәнлеген күрсәтә шул. Инзилә күңеленнән генә гаҗәпсенеп тә, горурланып та ятты: туганнарының бу хәтле ярдәмчел, мәрхәмәтле икәнлеген ныклап белмәгән икән бит ул...

Моңа хәтле Инзиләнең чирләгәне булмады түгел. Моңа хәтле ул табибларның төрлесен күрде. Авыруда бары тик баю чыганагы гына күргән табибларны да күрергә туры килде. Халык тазалыгы өчен бар көчен салып фидакарь хезмәт иткән табибларны да очратты. Алар яткан Тәтешле район хастаханәсендә андый “динозаврлар” калган иде, бәхеткә каршы. Гади генә шартларда ике атна эчендә тәҗрибәле хирург Ришат Максютович рәхимле шәфкать туташлары белән бергәләп аларны аякка бастырды. Биш-алты мең сумга эшләгән санитарлар шул түбән хезмәт хакы өчен авырулардан үч алмадылар. Аларның уртак тырышлыгы белән, унике көн ятып чыкканда терелеп җитмәсәләр дә, Инзилә белән Фәриткә бераз гына булса да кеше төсе кергән иде инде. Инзиләне, абыйсын алырга машинасында ерактан улы Роберт килде.

Полициядә, ГАИда аңлатма язулар, тикшерүләр ике көнгә сузылды. Тәртипсезлеккә шак ката-ката, бер төн алар юл буе кунакханәсендә кундылар. Тәтешленең страховка агентлары аларга, футбол тубы урынына куудан башка, ватылган машина буенча юньләп берни дә аңлата алмадылар. Ниһаять(!!!), арыган, талчыккан, авырган икәүне Инзиләнең улы Роберт җайлап-көйләп кенә утыртып, яткызып өйләренә кайтырга ерак юлга чыкты. Аларга алда сызлану-авыртыну аша тагын тормышка кайтырга, яшәү өчен көрәшергә, терелергә, җан яраларын төзәтергә кирәк. Кузгалыр алдыннан Инзилә туган авылы ягына озак кына карап торды. Ирексездән керфекләрен яшь сарды. Өзелеп сагынып сиңа кайтып килгәндә юлларым киселде, әнкәем. Бер генә күрим дип ераклардан кайтып та күрә алмый китәм инде сине... Кайтып җитеп, ишек алдына керә алмыйча капка төбендә басып торган кебек мәхрүм булып кире китәм. Сине күрми дә китәм, газиз әнкәем. Тәрәзә аша үрелеп карагандай өметләнеп карадым, сине күрмәдем... Сине көттереп тә, очраша, күрешә алмадым. Хәлләреңне сорый алмадым. Кичер мине, әнкәем. Алган бүләкләрем, күчтәнәләрем сиңа насыйп булмады. Күрергә, кочагыма кочарга язсын сине, әнкәем, алда. Киселмәсен башкача юлларыбыз...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    БИК эчтэлекле сын йорэктэн чыгып язвлган хикэя,рэхмэт!