КЕМ УЛ?

Кая бара ул? Кем көтеп тора аны? Нишләптер картны мондый сораулар бимазаламады. Ул, үз гомерендә беренче тапкыр күргәндәй, әледән-әле автобус эченә һәм битараф чырай белән утыргычларга сеңгән кешеләргә күз төшерде. Беркемнең беркемдә эше юк. Беркем дә, картның сәер сөенеч белән балкыган йөзенә текәлеп, аның хәл-әхвәлен сорашырга ашыкмый. Битараф дөнья диген. Ә бит аның менә бу тынчу, кысан, иске автобуска эләгүе дә, әнә, арткы почмакка көч-хәл белән урнаштырган өряңа вилсәпиткә ия булуы да бәхет кошы тоту белән бер. Моның өчен Закир картка ничәмә-ничә айлар буе шактый тир түгәргә туры килде. Атналар буе тәгам ризык капмаса капмады, тапкан бер акчасын тиенләп җыйды. О-о, ул актарган чүп савытларында сырадан, аракыдан бушаган шешәләр! Кичке якта тынып калган базар аны әле тегендә, әле монда аунап яткан кәгазь каплар белән сөендерде. Һәр табыш – акча, акча, акча... Кесәдәге тиеннәр арткан саен, күңелендәге нияте дә көннән-көн ныгый барды. Юынуның һәм кырынуның ни икәнен күптән оныткан йөзендә торып-торып сәер, хәтта илаһи бер елмаю барлыкка килә иде аның. Ниһаять, теләге тормышка ашты. Ул, кесәсендәге тиеннәрне учлап-учлап кечкенә тәрәзә алдына ташлады. Озын тырнаклы, тутырган тавыктай тулы гәүдәле билет сатучы хатын, аның һәр хәрәкәтенә, аркасына аскан йөгенә җирәнүле караш ташлап, шундый ук җирәнүле кыланмышлар белән чыраен сытып, алдындагы тиеннәрне санарга тотынды.

– Кая кадәр?

Хатынның сүзләре теш арасыннан сыгылып чыкты. Картның кинәт тез буыннары йомшарып китте. Ул туган авылының исемен онытты. Әйе, әйе, кеше ышанмаслык хәл. Соңгы араларда уеннан, үзалдына көйсезнисез шыңшып йөргән җырыннан төшмәгән кадерле исембер мизгелдә онытылып китте.

– Синең кебек бомжларны барысын җыеп бер генә җиргә озатасы... – Кассир хатын түземсезләнеп бармакларын биетеп алды.

«Бомж» диме? Әйе шул, дөрес әйтә. Ә, юк, дөрес түгел. Бар аның торыр җире, бар. Менә бит ул шунда кайта, шунда ашыга. Мизгел эчендә картның күз алдыннан әрәмәләр буенда назланып аккан Ык елгасы, авылның тигезле-тигезсез урамнары, юл читендәге серле таш тавы йөгереп үтте. Тау?

– Ташлытауга! – Картның тавышы бөердән чыкты.

Уч төбеннән дә кечкенә билет кисәген бик кадерләп кенә куен кесәсенә салганнан соң, Закир карт вокзал алдындагы мәйданчыкка юнәлде. Тәмәке тартып, сыра эчеп торган яшь-җилкенчәк, борынын җыерып, читкә китте. «Бомж» диләр, һе. Туган нигезе, үз куллары белән җиткергән йорты булган кешене «бомж» диләр. Беләсегез килсә, аның йорты авылда бер... иде. Картның күз алдында курчак өе кебек бизәлгән гүрнәчәдәй йорт калыкты. Гаҗәп, аннан чыгып киткәненә ничә дистә ел үтсә дә, тәрәзә кашагасындагы, кәрниздәге һәр бизәкнең һәр бормасы аермачык булып күзаллана. Бигрәкләр дә бар күңел җылысын биреп, яратып эшләгән иде шул аларны. Бер бизәген Тәнзиләсенең кыйгач кашына охшатып төшерсә, икенчесен аның чәч бөдрәсенә тиңләр иде... Каргап калдымы аны шушы йорты? Шулайдыр. Шулай булмаса, Сак-Сок язмышы язылмас иде Закир өлешенә. Менә инде ничәмә-ничә ел бусагасы төбенә кайтып егыла алмый йөри. Акчасы да, ара ераклыгы да төп сәбәп түгел икәнне үзе үк ачык аңлый. Чакрым арты чакрымны үрмәләп үтсә дә, бер кайтып җитәр иде анысы. Илдә чыпчык үлми, диләр. Ул да исән әле менә. Тик кайта алмый. Ни тота, ни җибәрми – шуны аңласаң икән ул...

* * *

– Әткәй, син миңа вилсәпит ал әле. Түлке ике тәгәрмәчлене, җәме?

– Әзрәк үс инде, улым, алырбыз.

– Әткәй, аның руле янында теге ни, пипләткеч тә булыр әле, җәме?

– Булыр, улым, булыр...

Малай, чәче кырып алынган йомры башын әтисенең тезләренә терәп, бәхетле елмая. Дөнья түгәрәк, дөнья матур. Әнә мич алдында әнисе тәбикмәк пешерә. Тәрәзә пыяласында ялкын телләренең биешкәне күренә.

– Сиңа әйтәм, Закир, дим, әллә соң кубарылмыйсыңмы? Монда эшләп тапканыбызны ничек тә җиткерер идек әле.

– Син нәрсә инде, Тәнзилә?! Бөтен авылның «завод төзелеше, шәһәр төзелеше» дип шаулаганын ишетеп торасың лабаса. Җитезләре җыенып китеп тә барды.

– Китсә, аларга ни – алар яшьләр, бер башларына кайда да урын табылыр. Синең бит болын кебек өең, алма кебек малаең бар.

– Соң, шул өй суырды бит инде бөтен маяны. Барып кайтыйм төзелеш дигәннәренә, кем белә, мужыт, акча эшләп булыр. Адәм рәтлерәк яшисе килә бит, әнисе.

– Яшь-җилкенчәк түгелсең, үзең беләсеңдер. Хәерлегә булсын.

Малай аларның сөйләшүеннән әтисенең каядыр китәргә җыенганын аңлый. Аңа рәхәт. Димәк, әтисе акча эшләп, аңа вилсәпит тә алачак. Ике тәгәрмәчле, ялтырап торган, урамнан узганда, «пи-и-ип» дип сузып кычкырта торган. Әнисе генә нигәдер сөенми. Күзләренә мич йөзеннән күләгә төшкән...

 * * *

Баштарак барысы да әйбәт иде. Төзелештә эш авыр булса да, акчасы зарланырлык түгел. Аннан яшьләр дә күп, ә алар булган җирдә уен-көлке, җыр-бию... Зарлануны үзеннән-үзе оныттыралар. Тәүге айларда, ял эләксә, авылга ашкынды Закир. Яраткан хатынын, улын, Салкын чишмәнең тешне камаштырырлык суын сагынып кайта иде. Улының башыннан сыйпар иде дә:

– Эшләр болай барса, тормышлар да рәтләнер, әниең дә колхозга бил бөгүдән туктар. Менә берәр ел эшләсәм... – дип, әллә аларны, әллә үзен юатыр иде.

Без дигәнчә барса икән дөнья! Үзен ирмен дип йөргәннәр дә еш кына тормыш дәрьясындагы йомычка булып чыга шул. Үзеннән күпкә яшь кибетче кыз Рәхилә белән ара-тирә шаярып сөйләшүләре әллә кая барып җитәр дип кем уйлаган?!

Ул көнне бригадалары белән тулай торакка – Рәхиләнең унсигез яшен бәйрәм итәргә җыелдылар. Ни хикмәттер, кыз, үз яшьтәшләреннән битәр, гел Закир тирәсендә кайнашты.

– Ну, Закир абый, мулла булып утырма инде. Неужели, минем белән чәкештереп, бер рюмка җибәрергә дә куркасың? – Рәхилә, утлы күмердәй күзләрен өстәлнең бер читендә оялыбрак утырган Закирга төбәп, назланып елмайды. Чибәр иде, чәчкә аткан гөл иде кыз. Буй-сынының зифалыгын һәр күзәнәгенә кадәр күрсәтеп торган әфлисун төсендәге күлмәге дә, иңбашларына сибелгән кара бөдрәләре дә; әле томраеп карап, әле оялчан кыяфәттә аска баккан күз карашы да, вакыт-вакыт тел очын гына чыгарып күперенке ирен читләрен ялмап алулары да теләсә кайсы ир затын акылдан яздырырлык иде. Кыз, ачык изүле күлмәгеннән ымсындырып күренеп торган ярым ялангач күкрәкләре белән Закирга сарыласарыла биегәндә, «Синең кулларың шундый көчле! Син чып-чын ир-егет!» дип, моңарчы колак ишетмәгән сүзләр белән ирне аяктан ега язды.

Яшь булса да, кыз шактый тәҗрибәле иде. Ул Закирның теләсә кайсы эшкә кулы ятуын да, акчаны эшли һәм саклый белүен дә, бераз беркатлырак булуын да, төскәбиткә нәкъ менә ирләрчә кырыс матурлыгын да тиз бәяләп өлгерде. Закир яшь кызның кайнар кочагына елан авызына кергәндәй суырылып керүен сизми дә калды. Рәхиләнең нәкъ менә яшьлеге, чибәрлеге, татлы теле, назлары тәмам әсир итте аны. Төшләргә кереп йөдәткән авыл, «әти» дип тилмереп көткән газиз улы, гаилә дип бар җылысын түгеп яшәгән хатыны әкренләп күңел түреннән ераклаша барды. Анда кайтулар сирәгәйгәннән-сирәгәеп, соңгысында бар җепләрне өзеп килде Закир. Өзеп килде дип әйтү генә җиңел. Ул көн соңыннан бик күп йокысыз төннәрнең сәбәпчесе булды, әледән-әле кабатланучы үзәк өзгеч төшкә әверелеп, ирнең җелегенә үтте. Моны Закир үзе генә белде. Аһ, ул көн!

...Авыл башында калтырча автобустан төшеп калып өч-дүрт адым атлауга, иске генә вилсәпиттә үзенә таба җилдергән улын күргәч, Закирның тез буыннары йомшарып киткәндәй булды. Улы сораган вилсәпит турында бөтенләй баштан чыккан бит.

– Әткәй! Әткәй! Кара, мин ике тәгәрмәчледә йөрергә өйрәндем! Күрше Рамил абый миңа үзенең искесен бирде! Мин синең бүген авылга кайтасыңны белдем, мин сине төшемдә күрдем! Әткәй, әткәй, ә син миңа вилсәпит алдыңмы? Теле телгә йокмыйча, бар сагынуын, бар өметен, бар хыялын шушы сүзләргә салып такылдаган улы әтисенең ике ут арасында калуын күз алдына да китерми иде. Малай, аның сүзсез генә башыннан сыйпавына рәхәт изрәп, бер мизгелгә күзләрен йомды. Янәшәдә әти булганда дөнья янә матур, янә түгәрәк иде. Ул, бер кулы белән – әтисен, икенчесе белән вилсәпитен җитәкләп, һаман нидер тәтелдәп, өйләренә ашыкты...

– Тәнзилә, син, ни... ачуланып калма. Мин... бөтенләйгә шәһәрдә калырга булдым инде.

Фермадан кайтып кына кереп, мунча миченә ут элдерергә йөргән Тәнзилә ишек төбендә катып калды. Кочагындагы утын түмәрләре аяк астына тәгәрәде. Хатын яргаланып, кытыршыланып беткән куллары белән төсе уңган халатыннан утын чүбен коеп маташты. Димәк, колагына килеп ирешкән хәбәрләр дөрес булган.

– Бөтенләй дигәч тә... Ташламам, анысы... Малайны үстерәсе бар... Мин кием-салымнарны алыйм инде.

– Ярар.

– Түлке син, ни, үпкәләп, тавыш-гауга чыгарып...

– Ярар.

– Мал асрап интекмәсәң дә...

– Ярар.

Ир бирмәк – җан бирмәк, дигән булалар. Чәчләрен йолкып еласын иде ул, талашсын, ямьсез сүзләр белән тетеп атсын иде. «Ярар», имеш. Күзләрен каплаган яшь пәрдәсен тибрәтергә дә кыймыйча, мөлдерәп басып торуын белә. Малайны әйтер идем, аякка сарылып, үкерәсе, үксисе урында, калтырчасын кочаклап, катып калган... Ир, бу шомлы тынлыктан үзенең сәер бер куркуын аңлап, тизрәк китәргә ашыкты.

...Газизләренең күңеленә бөялгән күз яшен йөрәгенә төяп, әлегә аның ни дәрәҗәдә авыр икәнен дә аңламыйча, Закир яшь хатыны янына урнашты. Баштарак Закир, улын әледән-әле искә төшереп, төннәрен шабыр тиргә батып уяна иде. Шулай да үткәннәр белән бүгенге арасы әкренләп ерагайды. Тормышлары көйсез барды дип булмый: иркен фатирга тиенделәр, кешедән ким яшәмәделәр. Закир эшләп тапкан акчаны Рәхилә шулкадәр оста тота һәм җиткерә белә иде. Ирнең алтын кулын бер генә минутка да эшсез калдырмады ул: кемгәдер өстәл ясарга кирәк, кемдер кухня гарнитурына заказ биргән, берәүләр дача йорты салырга чакырганнар... Күндәм иде ир, заводтан арып-талып кайтса да, «юк» димәде. Эшләп-эшләп, көзгегә күтәрелеп карарга да вакыты булмады аның.

Ә еллар сиздерми генә үзенекен итте: кайчандыр ике ягына ике Рәхиләне утыртырлык киң җилкәләр салынганнан-салына барды, чем-кара чәчләргә ипләп кенә бәс кунды, күз төпләрендә тирән буразналар пәйда булды. Баһадирдай гәүдә дә әкренләп җиргә чүгә барган күк тоела иде. Рәхилә исә, киресенчә, гомеренең җәй уртасына гына кереп бара: гәүдәсе килешле тулыланып түгәрәкләнде, бизәнеп-төзәнеп, үзен генә кайгыртып яшәгәч, картаерга ашыкмады. Ходай аны бала табу бәхетеннән мәхрүм иткән иде, үз язмышы белән тыныч кына ризалашкан хатын бар ямьне акчадан, байлыктан, күңел ачулардан табарга тырышты, иреннән көннән-көн ераклаша барды. Янәшәсендә Закирга караганда яшьрәк, акчалырак, игътибарлырак башка берәү дә пәйда булгач, тәмам башын югалтты ул. Беркөнне Рәхилә, өстәл артында чәй эчеп утырган җиреннән:

– Яши белгән кешеләр рәхәтләнеп дөнья гизеп, чит илләрдә генә ял итеп йөри, – дип, тиктомалдан сүз кузгалтты. – Без генә монда ятабыз, тиеннәр санап.

– Алтыннарыңны сат, сумнар булыр. – Закир, хатынының һәр бармагында диярлек ялтыраган катлы-катлы йөзекләренә ымлап, бизәкле чынаягыннан чәй чөмерүен дәвам итте.

Рәхилә, кашларын куша язып, беренче тапкыр күргәндәй, иренә текәлде. Авызына китергән чәкчәк кисәген тәлинкәсенә куеп, бармакларын салфеткага сөрткәләгәннән соң гына җавап сүзе яңгырады:

– Нәрсә, әллә шуларны күпсенәсеңме?

– Сиңа җитми бит һаман.

Рәхилә чәчрәп китте:

– Сөйләп тә утырган була инде. «Җитми», имеш. Җитәрлек алып кайтканы бар диярсең.

– Заводта күпме алганны беләсең, шабашканы да тиененә кадәр апкайтып тоттырам. Әндри казнасы юк бит миндә.

– Миңа димәгәе, ике түгел, биш эштә эшлә. Бүтән ирләр, әнә, хатыннарына ай саен яңа күлмәк, ел саен затлы тунын апкайтып кына тора, әледән-әле курортына, чит иленә йөриләр, коттедж салып керәләр. Безнең фатирга кара – кеше чакырырлык түгел, адәм ыстрамы.

– Ике башка ниемә ул коттедж? Чатыр чабып йөргән балаларың булса икән.

Рәхилә, авырткан сөяленә басканга, берара сүзсез калды.

Закир, бик мөһим эш белән шөгыльләнгән сыман, өстәл җәймәсендәге ипи валчыкларын сыпыргалады, сүз юктан сүз булсынга гына өстәп куйгандай:

– Акчалы «таныш»ларың да бар бит хәзер, шуларны савасың инде, – диде. «Мүкләк диген, бөтенесен белеп тора түгелме соң бу?» – Рәхилә, өстенә кайнар су койдылар диярсең, пырылдап, өстәл артыннан кузгалды да, мышык-мышык килеп, ванна бүлмәсенә кереп китте. Ишекне кире ачып:

– Нәрсә уйлап чыгарасың тагын? Сиңа дәшеп тел әрәм иткән мин җүләр, – дигән сүзләр ыргытырга да онытмады.

Бер-ике минут үтүгә, Рәхиләне алыштырып куйганнар диярсең – ике арада әле генә булып узган «аңлашу»ның әсәре дә калмаган иде үз-үзен тотышында. Алай гына да түгел, ире янына килеп утырып, аның куенына ук сыенды.

– Закир, әйдә, чынлап та, фатирны алмаштырыйк әле, ә? Бераз җыйган акча да бар бит. Шуңа өстәп, фатирны сатып җибәрсәк... Мәшәкатеннән курыкма, бөтен эше артыннан үзем йөрермен. Агентлыкта танышларым да бар, мин бераз белешкәләдем инде. Ирнең күңелен нидер тырнап узды. «Ни туя, ни тула белми торган нәфес булды бу, билләһи!» Уен кычкырып әйтмәде.

– Кара инде шунда, – диде дә, бөтенләй битараф кыяфәт белән, телевизор каршысына барып утырды. Авыр уйлардан башы болай да тубал кебек булган ир артык сүз куертып тормады.

Фатирны агентлык аша саткач, авырлыгы «кулга да тимәде». Шул көнне үк акча Рәхилә исеменә кассага кереп ятты. Хатынының чыбык очы туганнарында берәр атна яшәделәр микән, «иркен почмак» эзләп йөргән җиреннән Рәхилә юкка чыкты. Аның яшь ире янына сыенганын белгәч, Закирга аяз көнне яшен яшьнәгәндәй тоелды. Ялган һәм хыянәт ачысыннан сыгылып төшкән ирне «туганнар» да артык үзләрендә тотарга теләмәде.

...Көрәшергә, кирәк булса, сугышырга, тырмашырга кирәк булгандыр, бәлки. Закир, уйлар белән тулган башын иеп, урамга атлады...

Ничә ел үтте икән урамда? Бер, ике, биш?.. Гаҗәп, кеше бар нәрсәгә дә шулкадәр тиз күнегә икән. Тукталышларда, канализация капкачы өсләрендә, куып чыгарганчы, подъезд төпләрендә көннәр, көннәргә ялганып, айлар үтте. Кайчагында шәһәр читендәге чүплеккә дә барып-барып кайткалады Закир, тик анда да һәр почмак бүленгән иде. Соңгы араларда аңа әллә нәрсә булды. Ашыйсы да, эчәсе дә, җылы урын эзлисе дә килми. Болай да ул, бар дөньясына битараф булып, җан асрар өчен генә яши иде. Һәрхәлдә, үзе шулай уйлады. Хәзер генә нәрсә булды соң? Ни кимерә, ни ашый җанны? Күңел түренә бер йомарлам таш кереп оялаган диярсең. Болай ни тере, ни үле кыяфәттә тагын күпме яшәп азапланырга була? Җитмәсә, әллә төшендә, әллә өнендә улы белән саташа башлады. Черем итәм дип керфекләрен йомуы була, сабый, түп-түгәрәк күзләрен томрайтып, мөлдерәп аңа төбәлә дә, «син миңа вилсәпит алдыңмы?» дип, кабатлапкабатлап сорарга тотына. Андый чакларда Закирның өзелеп-өзелеп улын күрәсе, аның белән сөйләшәсе, эчен бушатасы килә. Бу тарту көченең, мондый җирсүнең авырлыгы берни белән тиңләшерлек түгел. Картның җәенкышын колакчынлы бүрек төшмәгән башында очы-кырые булмаган уйлар бөтерелә дип кем кызыксынсын? Аның да җаны, тегеннән-моннан табылган алама киеме астында йөрәге бар, ул йөрәк үкенә дә, сагына да, елый да ала дип кемнәр уйласын?.. Сакал баскан йөзен улының какча тезләренә терәп, үксеп-үксеп бер елыйсы килә аның. Таш булып каткан бәгырь әз булса да йомшарып китәр иде кебек. Әнә бит, тиеннәрне бөртекләп җыеп, нәкъ менә улы теләгән – өр-яңа, ялтырап торган, ике тәгәрмәчле, пипләткечле вилсәпит тә алды. Аны күргәч, сөенми калмас, эх, ничек кенә сөенер әле улы... Авыл башында автобустан төшеп калгач, Закир карт, үзен каршы алган Ташлытауның итәгенә утырып, күзләре талганчы авыл ягына карап торды. Үзгәрсә дә үзгәрер икән дөнья! Тау булып тау чүккән. Ә менә аның итәгендәге Салкын чишмә элеккечә, суы тешләрне камаштырырлык. Карт, чүлдә йөреп сусаган кешедәй, йотлыгайотлыга эчте аның суын. Битен, кулын чылатты, тагын эчте, тагын... Аяклары авыл ягына атларга ашыкмады. Күңел түренә ниндидер курку кереп оялады. Кемнән, нидән, ни өчен – монысы аңлаешсыз иде. Әллә соң кире генә борылсынмы? Кем көтә аны? Кемгә кирәк ул? Гомумән, бүтәннәр өчен кем ул?.. Кояш офык артына тәгәрәп, бөтен дөнья караңгылык куенына сыенгач кына, Закир, үз-үзе белән көрәшеп, кирегә сукалаган теләкләрен җиңеп, вилсәпитен аркасына асты, бакча артлары буйлап кына үз йортына таба атлады. Йөрәге дуамалланып тибә, аяклары хуҗасын тыңламый иде. Тыкрык яныннан борылып, үз йортының капкасы янына килеп җиткәч, тәмам хәле китте. Өйдә ут алынган, ишегалдыннан, үзәкләрне өзәрдәй, җанга якын ис килә. Яңа сауган сөт исе, печән исе, авыл исе... Закир, капка биген ипләп кенә ачып, эчкә үтте. Үз өеңә карак шикелле кер, имеш. Ул, батыраеп, тагын берике адым атлады. Баскыч буенда ут янмаса да, ишегалдындагы каралты-кураның төзеклеге, яңа мунча, гараж кебек корылмаларның бик оста кул белән эшләнгәне күренә иде. Йөрәк түрен нидер сызып үтте... Закир карт аркасына аскан вилсәпитен җиргә төшерде, беренче тапкыр күргәндәй, бик игътибар белән шуңа текәлде. Һәм шул мизгелдә корт чаккандай сискәнеп китте: аның улы, аның сабые... инде ир уртасы кеше ләбаса! Баксаң, инде үзе бала атасыдыр. Менә ара шулкадәр якын. Ике атлап бер генә сикерәсе. Кер дә күр үзләрен. Бер генә, бары тик бер генә. Ике арага Сак-Сок кыялары үсмәгән ләбаса... Карт, учлары белән йөзен каплап, тәрәзә буена сыгылып төште. Аннан егетләр җитезлеге белән сикереп торды да, дөньядагы иң кадерле, иң изге бер нәрсәне кочагына алгандай, ике тәгәрмәчле вилсәпитен куенына кысып, баскыч буена юнәлде. Аны саклык белән генә йорт ишеге янына сөяп куйды да ниндидер әйтеп бетергесез җиңел сулыш алып урамга атлады.

Айгөл Әхмәтгалиева

Нравится
Комментарии (0)
Осталось символов:
Шәп укыла
  • 29 октябрь 2019 - 12:48
    ХУШЫГЫЗ, КЕШЕЛӘР! Исәнмесез, кешеләр? Көндәлегемне мондый сүзләр белән башлавыма аптырамагыз. Ни өчен икәнен аңлатып тормыйм. Кызыксынып укый калсагыз, барысына да үзегез төшенерсез. Көндәлегемә «Хушыгыз, кешеләр!» дип исем биргәнем өчен ачуланмагыз, зинһар! Башка исем уйлап таба алмадым.
    7728
    3
    72
  • 23 октябрь 2019 - 19:52
    ТАШЛАНДЫК БАЛА Фәнис беркөн сменалап эшләгән эшеннән чыккач, кибеткә кереп, хатыны кушкан әйберләрне сатып алды да, ашыга-ашыга өенә атлады. Яшәгән йортына җитәрәк, аңа урам аша кемдер исеме белән дәште. Борылып караса, Фәнискә кулын болгый-болгый, ике еллап элек бергә эшләгән Фәһим басып тора.
    6253
    3
    125
  • 24 октябрь 2019 - 15:03
    ЙОЛДЫЗКАЙ ...Мал-туарга кышкылыкка печән әзерләп, утын әзерләп, бакча үстереп, җәй үткәне сизелми дә калды. Ярый, үсеп килүче ике уллары бар ярдәмгә. Әнә беренче кар да төшкәли җиргә... Рифаты, аллабирса, киләсе елга мәктәпне бетерә. Илфатның тагын ике ел укыйсы бар. Заманында гөрләп торган колхоз хуҗалыгы соңгы елларда таркалады.
    4269
    0
    58

Блоглар
  • РУБИН–ДИНАМО 0:1 (ФОТОРЕПОРТАЖ)
  • TAT CULT FEST 2019
  • ПИТРАУ-2019: КАРЕНДӘШЛӘР, АРУМЫ СЕЗ?
  • ПЕЧӘН БАЗАРЫ – 2019