Логотип Идель
Иҗат

ЙОЛДЫЗЛЫ ОЧРАШУ

Сиңа ничә яшь, дустым? Унбиш? Ун? Дүрт? Ә син китап укырга яратасыңмы? Ниндине? Фэнтези? Детектив? Драма? Ничә яшь кенә булса да, балачакта әти-әниләребез бездә китап укуга мәхәббәт уятарга тели. Аларга ярдәмгә балалар шагыйрьләре килә. Безнең очракта гади генә шагыйрь түгел, ә шагыйрә, журналист һәм быел юбиляр да. Ул - Шәрәпова Йолдыз Әдип кызы.

Сүз башым китаплар турында булу очраклы гына түгел. Чөнки икенче апрель - Халыкара балалар китабы көне. Нәкъ менә шул уңайдан Арча районы Түбән Мәтәскә авылы китапханәсендә зур бәйрәм узды. Чакырылган кунагыбыз да бар иде. Ул - Абдулла Алиш исемендәге премия, Бәллүр каләм бүләге иясе, язучылар берлеге әгъзасы - Йолдыз апа. Мондый истәлекле бәйрәм белән берьюлы кунагыбызның апрель аенда булчак юбилее белән котлау-ике куянны бергә тотудыр инде.

- 21 нче гасыр балалары интеллектуаль яктан ничек үскәнен барыбыз да яхшы беләбез. Шуңа күрә алар белән, заман белән бергә атлау өчен очрашуны да заманча һәм кызыклы итеп үткәрергә тырыштык,- диде китапханәче Рәмзия Фәһим кызы, минем әнием.

Катнашучылар 1-5 сыйныф укучылары булды. Алар, 2 командага бүленеп, викторина аша Йолдыз апаның биографиясе һәм иҗаты турында булган белемнәрен тикшерделәр. Командалар исеме дә гади генә түгел- кунагыбызның “Колаклы коймаклар” һәм “Башлы суган” шигырьләре исеме белән аталган иде.



Йолдыз Шәрәпова өчен балалар аның шигырьләрен сөйләп, җырларын җырлап, бүләкләр тапшырып кичә матур үрелеп барды. Ә кунакның үзенә сүз бирелгәч, ул болай диде:

- Шулай җылы кабул иткәнегез өчен бик зур рәхмәт сезгә, балалар. Мин кечкенәдән журналист булырга хыялландым һәм бишенче сыйныфтан ук “Сабантуй” журналында (ул вакытта “Яшь ленинчы” газетасы) эшләү хыялы белән яндым. Аллага шокер, Илдар Юзеев, Шәүкәт Галиев, Роберт Миңнуллин кебек зур шәхесләрнең фатихасын алып иҗат итә башларга насыйп булды.

Бәйрәмнең атмосферасы җылы булганга, катнашучылар да иркенәеп, үзләрен кызыксындырган сорауларын бирергә оялмадылар. Без футбол белән хоккей, Йолдыз апаның балалары нәрсә белән шөгыльләнгәннәре, аның мәктәп, университет еллары, туган авылы турында да сөйләштек. 5нче сыйныф укучысы “Сез кечкенә вакытта кем булырга хыяланган идегез?”, - дигән сорау бирде. “Журналист булу - балачак хыялым. Кешенең алдан ук максаты булса, аңа яшәү рәхәтрәк була”,- дип җавап бирде Йолдыз Шәрәпова. Әле ул сораулар белән генә бетмәде кечкенә пресс-конференциябез, бер бик зур серне белдек бит: кунагыбызның шигырьләрендә үзенең балалары образлары да сурәтләнгәне бар икән. Хәттә кайберләренә “Әни, монысын китапка кертмик инде”, - дигәннәре дә булган. Миңа калса,нәкъ менә сюжетлары тормыштан алынганга күрә, Йолдыз апаның шигырьләре шул хәтле кызыклы, гади һәм мөһим әйберләрне балалар өчен дөрес итеп аңлата ала торгандыр.

Иң кызыклы сорау “Сез мәктәптә укыганда укытучылар усал идеме?” соравы булгандыр. Кунагыбызның балалар белән гади итеп сөйләшә белүенә тагын бер тапкыр инандык: “Балалар, укытучылар усал булмыйлар. Алар таләпчән, гадел булалар. Укытучылар сезгә күбрәк белем бирү өчен тырышалар,ә сез ялкауланасыз, шуңа күрә сезгә усал булып күренәләр”, - дип йомшак кына аңлатты ул.



Бүгенге очрашу күпме генә якты мизгелләр, кызыклы хатирәләр китермәсен, иң зур бүләк безнең өчен кунагыбыз бер китапта да, интернет киңлекләрдә дә табып булмаган өр-яңа иҗат җимешләре белән таныштыру булды. Чөнки аларны беренче булып тыңлау-җаваплы эш дип әйтсәм дә, ялгыш булмас.

Кечкенә дусларыбыз Йолдыз апага аның иҗатына багышланган шигырь бүләк иттеләр һәм тәҗрибәсе булган шагыйрә аларга матур сүзләр белән рәхмәтен җиткерде:

- Татар халкы белеп әйткән бит: каләм тоткан хур булмас. Дөрестән дә шулай, чөнки каләмне һәркем кулына алмый. Аны әйтер сүзе булганнар гына тотарга лаеклы дип саныйм, ә әйтер сүз буш күңелдә булмый. Сезнең дә мин киләчәктә иҗади күңелле булуыгызны телим. Киләчәктә шагыйрь булырга теләгегез булса, язудан туктамагыз. Иҗат белән яшәгән кеше әз генә җирдән биегрәк күтәрелә һәм аңа дөньяның офыклары киңәя, матурлыклары күбрәк күренә.

Безнең заман интернет белән тыгыз бәйләнештә, шуңа күрә күрешеп сөйләшүләр әзәя бара. Китапларга, иҗатка, сәнгатькә карата булган мәхәббәт һәм кызыксынулар кимемәсен өчен, шундый җанлы очрашулар күбрәк булсын иде дигән теләктә калабыз.


Хөрмәтле кунагыбыз Йолдыз апа! 55 яшьлек юбилеегыз белән чын күңелдән котлыйбыз. Алга таба да безгә шундый матур шигырьләр бүләк итеп торыгыз. Иҗат чишмәгез саекмасын, бәхетегез кимемәсен, якын кешеләрегез яныгызда булсын!


P.S. Бәйрәмебез чәй артында дәвам иткән чакта, күрше авылдан килгән беренче сыйныф укучысы Гүзәл киләчәктә шагыйрә булырга теләвен һәм инде хәзер беренче шигырьләре бар икәнен белгәч, Йолдыз апа, элегрәк үзенә Роберт Миңнуллин фатихасын биргән төсле, аңа да бирде. Ул - яңа китап формасында булды.

Хәсәнова Зөлфия,
Арча районы Түбән Мәтәскә урта мәктәбенең 10 нчы сыйныф укучысы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев