Логотип Идель
Иҗат

ДИСК

Үзбәк егете Бәхтияр, Үзбәкстаннан Рәсәйгә килеп, озак кына эш эзләде. Чит илдә белер-белмәс теле белән озак интекте ул, юньле эш таба алмыйча. Кара тиргә батып эшләп тә, эш хакы алам дигәндә генә, түләмичә куып чыгарган кешеләр булды. Кайсы бер җирдә эшләп-эшләп карады, тапкан акчасы тамагына да җитмичә, аннан китәргә мәҗбүр булды. Ә бит Ферганада аның ярдәмен зарыгып көткән, картайган әнисе бар, аякка ныклап басмаган өч сеңлесе бар. Бәхтияр – алар өчен бердәнбер туйдыручы да, кайгыртучы да, яклаучы да. Ул акча эшләп җибәреп тормаса, алар ничек яшәр анда? Аннан, Бәхтиярне анда вәгъдә бирешкән, яраткан кызы көтә. Туйга, калымга акча җыярга кирәк.

Әнисенең иманлы тәрбиясен күреп үскән Бәхтияр, ярдәм сорап, ихлас күңелдән Ходайга ялварды. Һәм, әлбәттә, Аллаһ үз баласын ташламады. Алла ярдәме белән Бәхтияргә беркөн бәхет елмайды. Инде эш табудан өметне өздем, дигәндә генә ул теләгән эш тапты. Рәсәйдә күптән яшәгән туганы Касыйм Бәхтиярне бур рус авылында авыл хуҗалыгы, терлек үрчетү белән шөгыльләнгән рус фермерына йорт караучы булып урнашырды. Хуҗа – Борис Андреевич – бизнесы белән мәш килеп, өйдә сирәк күренә. Шуңа күрә Бәхтиярне булачак вазифалары белән хуҗабикә Зоя Михайловна таныштырды. Эшләп үскән Бәхтияргә терлекләр артыннан йөрү, бакча карау, хуҗабикәнең башка йомышын үтәү бер дә авыр күренмәде. Зоя Михайловна, үзе кайчандыр гади крәстиән баласы, Бәхтияргә хезмәтче итеп кимсетеп карамады. Киресенчә, яшәү урыннары аерым булса да, бергә ашап-эчтеләр, күп эшне бергә башкардылар, бер-берсен тиң күреп сөйләштеләр. Бәхтияр үзен кызганмыйча, иренмичә тырышып эшләде. Ят илдә, чит кешеләр янында башкача мөмкин дә булу түгеллеген ул яхшы белә иде. Яңа ярдәмчесеннән бик риза булган Зоя Михайловна тиешле эш хакын Бәхтияргә вакытында түли барды һәм Бәхтияр әнисе белән сеңелләренә бик кирәкле ярдәм күрсәтә барды.

Эшеннән, тормышыннан бик канәгать булса да, үзбәк малае чит җирдә үз илен үлеп сагынды. Менә ул әнисе белән Ферганада мамык җыя... Менә өйләре артындагы татлы виноград җимеше үзеннән үзе кулларына үрелә... Якташлары белән күрешеп-аралашып тордылар. Сирәк булса да күрше татар авылындагы мәчеткә барып, хәер-дога кылдылар. Моңлы күңелле Бәхтияр үзбәк җырларын җырлап, аларны тыңлап юанды.

Менә гает кичәсе дә җитте. Үзен мөсельман санаган һәр мөслим өчен бу бик тә зур бәйрәм. Бәхтияр бөтен дус-туганнары, якыннары белән җыелышып мәчеткә гает намазына барганнарын сагынып искә алды. Эх, шунда бер генә минутка кайтып килергә! Кояшлы, гөлчәчәкле Ферганадан тагын бер генә үтәргә! Газиз әнисен, сеңелләрен кочарга! Сөйгәненең озын чәчләреннән сыйпарга!

...Бәхтияр үзе белән йөрткән намазның дискка язылган язмасын тавыш көчәйткечкә куйды да, шул иманлы авазга ияреп, сәҗдә кылды, дога укыды... Догасында исән туганнарына, әнисенә иминлек теләде. Ахирәттәгеләргә оҗмах теләде. Әлеге ходай биргән бәхете өчен Аллага рәхмәт укыды. Зоя Михайловна, Борис Андреевичка тазалык-саулык сорады.

Намазын бетерәм, дип кенә торганда, ишектән кызарынган-бүртенгән Зоя Михайловна килеп керде.

Бәхтияр, аны мондый кыяфәттә беркайчан да күргәне булмыйча, әзрәк гаҗәпләнсә дә, намазын бүлмичә төгәлләде. Берни аңламаган Зоя Михайловна:” Ни кыласың син минем йортымда? Бөтен урамга йорттан әллә нинди авазлар яңгыратасың! Әнә күршеләр кереп җиткәннәр!”. – дип Бәхтияргә кычкырырга тотынды. Бәхтияр, минем бернинди дә гаебем юк, бу дога гына, дип акланып маташса да, Зоя Михайловна аны тыңламады. “Күршеләр сине моннан соң шахитка санаячак. Миңа кирәкми мондый кеше”, - дип Бәхтиярга расчет бирде. Бәхтияргә, башын иеп, Касыйм агасы янына кайтудан башка чара калмады.

Икенче көнне, тагын кайда барып сугылырга, дип торганда, Бәхтиярнең телефоны шалтырады. Зоя Михайловна дулкынланып: “Бәхтияр, зинһар, гафу ит карт тилене. Мин хаклы түгелмен. Мин синең онытып калдырган дискыңны татар мулласына алып барып күрсәттем. Ул аны тыңлап, миңа эчтәлеген аңлатты. “Бу дискны тыңлаган бала яман юлда йөрмәс. Бу дога яңгыраган йорт - изге йорт” диде. Бәхтияр, зинһар, кичерә күр безне. Урыныңа кайт. Миңа синнән башка бернинди ярдәмче дә кирәк түгел”, - диде. Бәхтияр, бераз уйланып торды да, әйберләрен җыя башлады...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    бик кызганыч еламыйча укый алмадым