Логотип Идель
Иҗат

ДИПЛОМ ТАПШЫРУ - ПРЕМИЯ АЛУГА ТИҢ!

Быел Казан (Идел буе) федераль университетының Лев Толстой исемендәге Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты бинасында чыгарылыш студентларына диплом тапшыру тантанасы башка елларныкыннан аерылып торды. Беренче тапкыр татфак студентларына диплом тапшыру премия форматында оештырылды!

Әйтергә кирәк, бу премиянең күп гасырлык тарихы булса да, быел аның исеме «Алканат» дип атаганнар. Ни өчен «Алканат» соң? Чыгарылыш кичәсендә хис-кичерешләр нинди була? Болар турында чыгарылыш студентларның үзләреннән сораштык.

Кызыл диплом иясе Назлыгөл Вәлиева бу көнне шатлыклы да, шул ук вакытта моңсу да дип саный. Түбән курс студентларына ул үзенең киңәшләрен бирде: «Тырышып укырга һәм шул ук вакытта актив тормыш алып барырга вакыт табарга онытмагыз, студент тормышы шуның белән истә кала. Ул якты, матур хатирәләр белән тулы булсын иде. Биш ел эчендә минем белән бергә булган төркемдәшләремә, безгә төпле белем биргән мөгаллимнәребезгә чиксез рәхмәтлемен. Аларның акыллы, мәгънәле сүзләре тормышта ярдәм итәр».



Тантанага махсус кунак – иң популяр татар видеоблогеры, “Татар-Малай” нигы белән танылган Ринат Галиәхмәтов чакырылган иде. Ул үзе укыган елларны искә төшереп, мондый тантаналы чыгарылыш кичәләре бөтенләй булмавын әйтте. «Югары уку йортын 2007 елны тәмамладым, курсташлар белән җыелышканны хәтерләмим. Шуңа карамастан, бергә укыган төркемдәшләр белән бүгенге көндә дә аралашабыз. Чыгарылыш студентларының диплом тапшыру кичәсен беренче тапкыр премия форматында оештырылуы, һичшиксез, күңелле бәйрәм буларак истә калачак. Мондый премияләрне фестиваль дәрәҗәсендә үткәрергә тәкъдим итәр идем. Элеккеге бетергән кешеләрне дә чакырып, аларны үрнәк итеп куярга кирәк», – диде ул.



Оештыручыларның берсе – Альбина Вәлиева «Алканат» премиясенең тарихы турында сөйләп үтте: «Әлеге премия кичә генә студент статусында йөргәннәргә профессиональ белгеч булу, эшкә урнашып акча эшләү мөмкинлеген бирә. Чыгарылыш кичәсенә исемне бик озак уйладык. «Алканат» – ул студентларны канатландыра, киләчәккә юл күрсәтә, канат бирә торган символ буларак күз алдыбызга килде. Безнең бәйрәмгә Татар Малае махсус кунак булып килгәнен ишеткәч,бик сөендек. Группадашларым арасында да аны даими күзәтеп баручылар барлыгын беләм. Бүгенге көндә мин бик бәхетле, чөнки биш ел сизелмичә дә үтеп китте, бигрәк тә бүгенге чыгарылыш кичәсе – көтеп алынган көн булды. Укыган вакытта без үзебезне төрле юнәлешләрдә ачарга тырыштык: иҗади, мәдәни, уку ягыннан». Ул Татар теле һәм татар әдәбияты юнәлеше буенча белем алгач, үзенең профессиясен татар теле белән бәйләргә уйлый.












Белешмә:

2017 елны көндезге бүлекне барлыгы 144 студент тәмамлаган, шуның 57се –кызыл диплом һәм 87се зәңгәр диплом алган. Ә читтән торып белем алучылар арасында 2 кеше – кызыл диплом, 16 кеше зәңгәр дипломга ия.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев