Логотип Идель
Иҗат

БОРЫНГЫ КАЗАН: ТАТАР БИСТӘСЕ

Яңа елда моңарчы беркайчан да эшләп карамаган яңа эшләргә тартыла күңел. Ачышлар ясау, яңа илләр, җирләр гизү, үзеңне ачу теләге көчәя. Синдә дә шундый чор икән хәзер, ачышларны башкалабыз Казаннан башларга тәкъдим итәм. Рәхим ит безнең белән Казан үзәгендәге шәһәр читенә. Иске Татар Бистәсе дип аталыр бу урын. 

Бу экскурсия "Татар бистәсе шәхесләрдә" дип атала. Мәшһүр татар галимнәре белән бәйле беренче шундый маршрут ул. Аның авторы - Надия Галиева. Маршрутны "Ялкын" битләрендә узу гына канәгатьләндермәсә, Вконтактедан Надиянең сәхифәсен эзләп табып, чын экскурсиягә кушыл.

 

 

 

БЕРЕНЧЕ ТУКТАЛЫШ. Кабан күле буеның Камал театрына якын өлеше

Бу тукталыш кәефеңне иске Казан чорына көйләү өчен кирәк чынлыкта. Синең каршында җәйрәп яткан сулык ханнарның хәзинәсе яшерелгән дип даны чыккан Кабан күле булыр ул. Хәзинәне кулга төшерергә хыялланучылар күп булса да, ул әле дә су төбендә ята дигән сүзләр йөри. Бу эштә аеруча хәйләкәрләре Күл буе мәдрәсәсе шәкертләре булган. Тукай абыегыз язып калдырганча, алар күлнең кибүенә өметләнеп йөргән.

Сиңа алай итәргә киңәш итмибез. Чөнки Тукайның вафатына да 130 ел, ә күлнең һаман сулы булуын искә алсак, шәкертләр ысулының эшкә яраксыз булуы көн кебек ачык. Карашыңны күлдән уңгарак яр буена, зәңгәр-кызыл-сары агач йортларга, алар арасыннан калкып торган мәчет манарасына төбә. Безнең юлыбыз шул якка юнәлер дә. Бу урында 16 гасырның икенче яртысына кадәр беркем дә яшәмәгән. Ул шәһәр чите булып саналган. Казанны Иван Грозный яулап алгач, аның мәнфәгатьләрен якламаучы татарларга шәһәр эчендә урын калмый. Шуңа алар бирегә күченә һәм аерым бер шәһәр булып яши башлый.



ИКЕНЧЕ ТУКТАЛЫШ. Шиһабетдин Мәрҗани мәчете һәм йорты

Ләкин барысы да алай җиңел генә булмый. Казан ханлыгы яуланганнан соң, татарларга мәчет салрга рөхсәт бирмиләр. Ә элек төзелгәннәрен җимерәләр. Дин милләтне саклау юлы да булып тора бит. Шулай да, баш күтәрүдән куркып, 1744 елда мәчетләр төзергә рөхсәт бирелә. Шулай итеп, Иван Грозный явыннан соң 197 ел узгач кына Казанда беренче мәчет салына.

Аны төзү дә шау-шусыз узмаган. Кайберәүләргә аның манарасы артык биек булып күренә. Бу хакта Екатерина II гә хат язалар. Әләкчеләр Әби патшадан: "Мин мәчет төзү өчен аларга җирдә урын билгеләдем, ә күктә түгел. Күк минем биләмәләремә керми. Ничек телиләр, шулкадәр биек итеп төзесеннән", - дигән җавап килгәч кенә тынычланалар.

Татар бистәсенең күпчелек фотоларында барлык йортлар өстеннән иң биеге бууып күренеп торган яшел түбәле ак манара шул мәчетнеке инде.

Ә җәмәгать эшлеклесе, тарихчы, педагог һәм вәгазьче Шиһабетдин Мәрҗани монда 39 ел буе (1850-1889) имам булып эшли. Шуңа мәчетне дә аның исеме белән йөртә башлыйлар. Мәчетне узып, юл аркылы чыгуга галим яшәгән йорт та күренер. Менә кемгә эшкә йөрергә рәхәт булган!



ӨЧЕНЧЕ ТУКТАЛЫШ. Газиз Гобәйдуллин йорты

Унга да җитмәгән өйдән торган Зәйни Солтан урамы ахырындагы ап-ак бина ул. Бу йорт тарихчы, җәмәгать эшлеклесе, профессор Газиз Гобәйдуллинныкы.

Бу кеше белән бәйле берничә кызык факт бар. Беренчесе - Газиз Гобәйдуллин татарлар арасында беренче профессор була. Мәскәү университетында да лекцияләр укуы мәгълүм аның. Икенчесе, профессор башы белән юмористик хикәләр язып йөргән ул. Аның бер хикәясе безнең көннәр өчен дә актуаль - ул тар чалбарларга багышланган була. Ул вакытта ук инде дин әһелләре һәм өлкән буын тар чалбарларны, йомшак итеп әйткәндә, өнәмәгән.
Татар бистәсен гизүне дәвам итсәң, тагын игътибар ит:

- Сара Садыйкова урамындагы Зәңгәр мәчеткә. Бу мәчет каршында "Халидия" дип аталган мәдрсә эшли. Ул кадимчеләр уку йорты була. Шуңа да карамастан, , СССРның халык артисты Фуад Халитов, без әле генә сөйләгән Газз Гобәйдуллин һәм драматурглар Фатыйх Халиди белән Гәлиасгәр Камал да укыган анда.



- Юныс мәйданына һәм атаклы Юнусовлар йортына. Бу йортта Карл Фукс та була. Китабындада шул йортны сурәтли. Г.Тукайны соңгы юлга озату өчен шул мәйданга җыелганнар.

- Касыймия мәдрәсәсе бинасына. Гаяз Исхакый, Муса Бигиев, Садрый Максудиларның уку йорты шушы була.

Ләйсән Фәйзуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев