ЗӘЛИЯ ГЫЙНИЯТОВА: БӘХЕТ ЙОЛДЫЗЫ
Инде төнге урам ямьле җәйнең соңгы көннәре белән саубуллаша. Ә Зиләнең күзенә һаман йокы керми. Әлбәттә, ничек йоклый алсын инде ул. Иртәгә бит аның инде ничәнче айлар буе көткән бәхетле көне Беренче сентябрь таңында, беренче тапкыр мәктәп бусагасын атлап керәсе бар.
Иртәгә буласы көнне күз алдына китерә-китерә тәрәзә төбенә килеп басты. Зәп-зәңгәр күккә карап иге-чиге булмаган, җем-җем килеп ялтыраган йолдызларга күз салды. Шушы гүзәллекне карап тору Зиләнең күңеленә шундый күп рәхәтлек бирә, аны борчулы уйларыннан арындырып җибәрә. Йолдызлар Зилә өчен бик күп нәрсәне аңлата. Хәтта берничәсенең исемнәрен дә белә ул. Ә иң яратканы – Җидегән йолдыз. Ул аның Бәхет йолдызы. Ләкин бер мизгелдә нәрсәдер булды. Зиләнең йолдызы юкка чыкты. Ул аны күктән таба алмады. Ә бәлки ул бөтенләйгә утын сүндергәндер? Ә бәлки ул җиргә төшеп ватылгандыр? Зиләнең башында нинди генә уйлар тумасын, ул Җидегән йолдызын югалтты. Яшь тулы күзләре белән, кире караватына барып ятты һәм арыган кызчык шул арада тәмле йокыга талды.
Иртә белән ул бик күңелсез йөз белән, матур киемнәрен киеп, аллы-гөлле чәчәк бәйләмен тотып, мәктәпкә, Белем иленә сәяхәткә чыгып китте. Әмма Җидегән йолдызы юкка чыкты дип уйласа да, шушы начар уйларны ул мәктәптә дуслары арасында онытып торды. Шатлык тулы күзләре, көләч йөзе белән өйгә кайтып керде ул. Нәкъ күктәге Җидегән йолдыз кебек. Зилә кайтып кергәч, өйләре балкып, яктырып китте.
Кич җитеп килә. Сап-сары кояш, үзенең нурларын әкрен-әкрен генә яшерә башлады. Кояш зәп-зәңгәр күкне алсу төскә буяп, күз явын алырлык итеп сокландыргыч матурлыкка әйләндерде. Ә Зилә һаман шул күккә карый. Ул анда үзенең Бәхет йолдызы килеп чыгар дип уйлый. Ул бит бары тик Зиләнеке генә, башка кешенеке түгел!
- Нәрсә, кызым, бик уйга батып, моңаеп утырасың әле? - дигән, ягымлы тавыш ишетелде аның колагына. Зиләнең әнисе икән бит ул.
- Әнием, мин Җидегән йолдызымны югалттым. Ул күктән җиргә төшеп, пыяла кебек ватылгандыр инде. Күпме генә эзләсәм дә, мин аны таба алмам.
- Кызым, ник андый фикергә килдең әле? Алай боекма син. Ул бит синең Бәхет йолдызың. Бәхет йолдызы икәү дә, өчәү дә булмый. Ул бердәнбер була. Ә андый йолдызлар тик торганнан гына югалмыйлар, Зилә. Син тирә-ягыңа каран. Аны эзлисе юк. Бәхет йолдызын һәрбер кеше күктән алып түгел, ә үзе табып кабыза.
Зилә тагын бер кат күк йөзенә карады. Ул шундый чип-чиста. Ә бер-ике минуттан шул күктә йолдызлар кабына башладылар. Нәкъ уртасында ук түп-түгәрәк, сап-сары ай калкып чыкты. Зилә күзен дә алмый шунда карап тора. Озак та үтмәде, ниһаять, Зиләнең бердәнбер Бәхет йолдызы – Җидегән йолдызы да янды. Ул бүген тагын матуррак булып, күкнең уртасында ук балкып тора. Монда икән бит, монда икән Зиләнең йолдызы! Ул аңа нәкъ кечкенә сабый бала кебек, зур күзләре белән елмаеп, бик озак карап торды. Ә чиксез сандагы йолдызлар һаман ялтыр-ялтыр килә-килә яналар да яналар...
Зәлия Гыйниятова
Саба районы Түбән Шытсу мәктәбенең
8 сыйныф укучысы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев