Логотип Идель
Иҗат

АВЫЛ ЧИТЕНДӘГЕ ЙОРТ

Баш очыннан очып үткән кыр казларына ияреп диярлек, көзге эшләрне бетергәч тә Алмалының дачалы халкы, машиналарына бакча уңышын төи-төи, шәһәргә кайтып китә башлый. Авылда кыш чыгарга төп халык кына кала. Хәер, утыз-кырык кешене халык дип атау да бик дөрес түгел кебек. Шау-шулы, ыгы-зыгылы дачалылар киткәч авыл тынып кала, кешеләр дә җиңел сулап куя. Җирле халык “шәһәр ялкауларын” бик сөеп бетермәсә дә, алар юк чакта йортларын ут-күздән, намусын югалткан яман куллардан сакларга тырыша. 

Вәзирәнең йорты авыл башында гына. Кешеле йорт белән ара шактый гына. Дачалыларның буш өйләре, бәс сарган күзләре-тәрәзәләре белән хуҗаларын көткәндәй урамга төбәлеп, язга хәтле моңаеп утыралар. Җәй көне тыз-быз чапкан машиналар хәзер сирәк йөри. Вәзирә үзе дә иске генә машинасның аккумуляторын алып, базга куйды – әйдә “акчарлагы” кышын булса да ял итсен бераз. Кыш көннәрендә җәяүлеләр дә бу якка сирәк килә. Халыкның бердәнбер аралашу үзәге – кибет авыл уртасында урнашкан. Вәзирә кыш көннәрендә үзен утрауда яшәгән сыман хис итә. Авыл читеннән ак дала башлана. Күршедә беркем дә юк. Иң якын дигән күршесе Габиткә хәтле сигез буш йорт. Хәер Габит белән Тәмиләне күршеләр дип атавы да кыен. Хуҗа кеше чыкканда ничек ябадыр, билгесез, урам яктан аның капкасында тоткыч-мазар юк. Керәм дә димә, чыгам да димә. Габит белән Тәмиләнең кеше яратмавы, үз эчләренә йомылып яшәүләре беркемгә дә сер түгел. Капкасын кем генә шакымасын, Габит бервакытта да ачмый. Шуңа күрә авыл халкы аңа йомышка йөрми. Габит үзе дә кешегә әлләни ялынып бармый. Шулай ир белән хатын үз казаннарында гына кайныйлар. Алардан өч йорт аша Фатыма карчык гомеренең соңгы елларын озайтырга маташып яшәп ята. Кеше чыраен сагынса, кышларын Вәзирә Фатыма карчыктан урап килә. Чирләп китсә утынын, суын кертә, кибеткә барганда аның өлешенә дә азык-түлек сатып ала. 

Кыш үзенең күәтен ныклап күрсәткән салкын көннәрнең берсендә Вәзирәнең тәрәзәсен шакыдылар. Өстенә киенгән арада Вәзирә капка янында басып торган ир белән хатынны шәйләде. Бүреген күзләренә хәтле төшергән ирне Вәзирә танымады, ә каш-керфеген бәс сарган урта яшьләрдәге хатын аңа таныш күренде. Сәлам биргәч, көтелмәгән кунаклар хәлләрен аңлаттылар: ике авыл арасында машиналары сүнгән дә кабыза алмый интегәләр икән. Вәзирә дә кеше затыннан, ул да кеше хәленә керә белә. Дер-дер калтырап торган ир белән хатынны җылынып, чәй эчеп чыгарга чакырды. Рәхмәтләр укый-укый ир белән хатын хуҗабикә артыннан атладылар. Кунаклар чишенгән арада Вәзирә җәһәт кенә чәй куйды. Борынны татлы кытыклап, өй эченә мәтрүшкә, җәйге болын исе таралды. Чәй эчкән арада ир кеше машинасының аккумуляторының иске булуына зарланды. Аның тел төбен аңлап алган Вәзирә баздан үз аккумуляторын чыгарып бирде: “Мәгез, минеке белән кабызып карагыз”. Хәерсез юлга чыккан ир белән хатын ярдәм итүче табылуга сөенә-сөенә урамга атладылар. Юл газабы – гүр газабы. Моны яхшы белгән Вәзирә кыен хәлгә очраган кешеләргә әз булса да булыша алуына куанып калды. 

Алар китүгә бер сәгать тә үтте, ике сәгать, өч сәгать тә... Вәзирә өеннән чыгып буш далага да карап торды. Анда кеше заты күренмәде. Кышкы кыска көн тиз үтә, караңгы да төшә башлады. Кәефе кырылган хатын, әллә китерерләрме, дип капкасын япмыйча, ишегенә келә генә элде дә эч пошканнан әлеге дә баягы Фатыма әбигә китте. Чит-ят кешеләргә үз кулы белән кирәкле әйберен тоттырып чыгарган авылдашын әбекәй җиңелчә шелтәләп алды. Инде Вәзирә аларга ярдәм күрсәтүенә үзе дә шат түгел иде. Тормыш аны, ышанма, ышанма, дип өйрәтә, ә ул һаман ачык авызлана. Үз гомерендә бервакытта да кеше малына кызыкмагач, башкалар да шундый дип уйлый. Алладан курыкмаганнан курык, диләр дә бит. Кыл изгелек – көт явызлык. 

Төн йокламады бүген Вәзирә. Кызганып, кыен хәлдә калган кешеләргә ярдәм кулы сузды, аны тагын алдадылар. Болай да аз гына пенсияңнән тагын берничә меңне чыгарып сал инде яңа аккумуляторга. Кайчан кеше кебек тыныч яшәргә өйрәнерсең инде син, ә? Вәзирә төне буена үзен тиргәде. Әнә Габит белән Тәмиләгә кеше кайгысы бармы да юкмы. Яхшы булырга тырышып, синең кебек үз башларына маҗара эзләмиләр. Бу хәтле дә юләр булгач ни! Кешегә ярыйм, дип ярылып үлеп булмый! Алдау золымлык, алдану ахмаклык – нәкъ Вәзирә хакында әйтелгән. 

Йокысы качкан Вәзирәнең хәтере җәй көне булган вакыйганы яңартты. Нәкъ шулай ук көтмәгәндә капка шакыдылар. Кыярларына су сибеп йөргән Вәзирә ашыгып капкасын ачты. Юлда бензины бетеп машинасы туктаган яшь егетнең бер литр гына бензин соравы. Заправкага хәтле генә барып җитәргә ярдәм итегез инде, апа, зинһар. Бер литр күпмени инде ул, Вәзирә аны ничек жәлләсен? Машинасының багажнигыннан алып, запас бензинын егеткә тоттырды: “Энекәш, бензинның кыйбат чагы. Калган дүрт литрын кайтар инде, яме”. Егет кайтарырга вәгъдәләр бирә-бирә ашыгып чыгып китте. Шуннан соң син күр дә мин күр, шома телле егет тә, бензинлы канистра да юкка чыктылар. Шул хәлдән соң кем ышанып барыр иде үткән-сүткәнгә? Ышанса шул ачык авыз Вәзирә генә ышаныр. Кешегә ышанма, бозга таянма, дигәннәр. Рәхмәт уку урынына аякларын сөртеп китсеннәр әле! Карга чумган машина хуҗасы сорап алган көрәк тә, трос та “аякланды”. Бурычка акча сорап алып кайтармаучы эчкечеләр дә булды. Сатарга дип чыгарып куйган бәрәңгесен алып китүчеләр дә булмады түгел. Тормыш йөген ялгызы аяк терәп тарткан Вәзирә дә бөртекләп җыйган малын таратып бетерә алмый. Ул да гади пенсионер. Тиененә хәтле санаулы. Кеше малы кемгәдер килешә, кемгәдер юк. Вәзирә юлда биш тиен тапса да, биш сумын югалта. Кемнеңдер кеше хакы ашап та бугазы тыгылмый. Биш литр бензин белән байеп булмый, кеше көрәген алып байеп булмый. Файдасы өч тиен, ә гөнаһы зур. Рәхмәт урынына юньсезлек белән җавап бирүче аны аңлыймы икән? Ай-һай! Дуңгызны табынга утыртсаң, өстәлгә аягын куяр. Аз-азлап алдап алдакчы булырсың, аз-азлап урлап угры булырсың. Ни әйтсәң дә намуссызларга яшәве җиңел. Күпме яшәсәң дә, аңлыйм димә бу дөньяны! Тормыш өйрәтә, өйрәтә Вәзирәне, һаман өйрәтеп бетерә алмый. Ябылып яшәгән Габитны да аңлап та була. Бер яктан бик дөрес итә. Әнә аны беркем дә алдый алмый. Габиттән башка да, аһ, килдеңмени, нинди ярдәм кирәк? дип өзелеп торучы юк авылда. Һәркем үз тормышы, үз мәшәкатьләре белән мәшгуль. Байрагының капкасына да якын барам димә – аю хәтле эт бәйләгәннәр. Кем кайгысы кемгә кирәк ата улны, аны кызны белмәгән, изгелекнең кадере беткән бу заманда. Кеше булу кыен түгел, кешелекле булу кыен, дигәннәр. Иманны маяк иткән ата-баба кебек, савап булыр, дип изге гамәл хакына тырышканнар да хәзер юк санында. Изгелек дигән нәрсә тормыштан читкә кысрыклап чыгарылды. Юкка гына авылның иң читендә яшәмидер бу беркатлы исәр Вәзирә дә.

Үзен күпме генә ышандырырга тырышмасын, алдануы өчен үз-үзен күпме генә битәрләмәсен, ярдәм сораган кешегә башкача борылып та карамаска күпме ант итмәсен, Вәзирә белә – кирәк чакта ул барыбер кулыннан килгәнчә шәфкать итәчәк. Күпләр санаганча тилелектән, ачык авызлыктан да түгел, ә бик тирән сәбәбе бар бу миһербанлыкның. Кайчандыр кешеләр аңа күрсәткән зур ярдәмне Вәзирә беркайчан да онытмаячак. Кышкы бозлавык юлда Ризван абыйсы белән китеп барганда аларга каршы килеп яткан машина бәрелде. Гаепле егет шунда ук җан бирде. Ә күкрәк сөяге сынган Вәзирә һәм аягы изелгән Ризван тимер ломга әверелгән машинадан чыга алмый азапландылар. Ризван кычкырмады, тешен кысып түзде. Ә Вәзирә тавышы беткәнче кыргый тавыш белән акырды да акырды. Юлда китеп баручылар туктап аларны машинадан сөйрәп чыгардылар. Ашыгыч ярдәм машинасы чакырдылар. Шунда Вәзирә шәфкатьнең бәһасын аңлады. Авыр чакта, бигрәк тә кышкы юлларда кеше кеше булып калырга тиеш. Кем генә төшмәс бу хәлгә? Бүген мин, ә иртәгә син. Дөнья хәлен белеп булмый. Без барыбыз да мосафир бу дөньяда. Адәм адәмгә сыенмыйча, ташка, агачка сыенмый. Үз башына төшмичә, бәлки Вәзирә дә ваемсыз яшәгәндер. Бәлагә очрагач чит-ят кешеләрдән күргән шәфкать аны уйланырга мәҗбүр итте, бу мәсьәләгә карашын үзгәртте. Җимерелгән-сынган, карарлыгы калмаган машина шартлаудан курыкмыйча, үз янында, хәлең ничек, апа? дип өтәләнеп йөргән юлчы егетнең йөзен карда кычкырып яткан Вәзирә беркайчан да онытмаячак. Бу сиңа күз алдыңда биш литр бензиныңны чәлдереп тайган мескен карак малай түгел, ә көчле яшь бөркет, ил ышанычы. Андыйлар юл һәләкатенә очраганнарны гына коткарып калмый, ә үз гомерләрен аямыйча ил чиген дә саклый. Кирәк булса корал тотып халкы өчен дә көрәшә. Кыюлык – адәмнең канаты, дигәннәр. Ә Вәзирәнең авызы пешә-пешә булса да ярдәм итәргә әзер торуы, нәкъ шул изгелекне онытмавы, кешеләргә яхшылык белән җавап бирергә маташуы иде. Бер рәхмәт мең бәладән коткара. Бәлки ул ялгышадыр да, кем белә. Бүген күргән яхшылыкны иртәгә онытып тыныч кына яшәгәннәр дә күп. Нишлисең, Вәзирә бик күпләргә охшамаган шул. Шуңа да аның йорты авыл читендә. 

...Төн уртасында гына йокыга талган хатынның тәрәзәсен тагын сак кына шакыдылар. Көндезге юлчы, өй эчендә ут янганын күреп, йөзе белән тәрәзәгә капланды һәм Алмалының йокыга талган этләрен уята-уята дәште: “Машинаны чак кабыздык. Аккумуляторны менә монда куям. Рәхмәт яусын сезгә, апа!” 

Радик ИШМӨХӘММӘТОВ картинасы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев